Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КОРЫЧ МАГИСТРАЛЬЛӘРНЕ САКЛАУЧЫЛАР

Тимер юллар өлкәсендә иң мөһим һөнәр нинди? Бу сорауга җавап биргәндә кемдер машинист дип әйтәчәк, икенчеләр бәлки поезд начальнигы, станция буенча дежурный дияр, өченчеләр электромонтер һәм проводник эшләренең мөһимлеге турында әйтер. Һәм аларның барысы да хаклы булачак, чөнки бу тармакта икенчел рольләр юк.

Тимер юллар өлкәсендә иң мөһим һөнәр нинди? Бу сорауга җавап биргәндә кемдер машинист дип әйтәчәк, икенчеләр бәлки поезд начальнигы, станция буенча дежурный дияр, өченчеләр электромонтер һәм проводник эшләренең мөһимлеге турында әйтер. Һәм аларның барысы да хаклы булачак, чөнки бу тармакта икенчел рольләр юк.

Татьяна Портнова Аллагуват тимер юл станциясендә йөкләрне һәм багажларны кабул итүче һәм тапшыручы булып эшли. Бу һөнәр белгеченең төп бурычы – йөкләр ташуны контрольдә тотуны тәэмин итү. Ул аларны транспортлауны җентекле күзәтә, контейнерларны тикшерә, вагоннар номерларын язып ала, һәр хәрефнең һәм санның дөреслеген тикшереп чыга. Һәм барысы да яхшы булса, йөкне озатуга кабул итә.

“Үз эшеңне белсәң, бу һөнәр авыр түгел. Мин рәхәтләнеп, шатланып эшлим”, - ди Татьяна Даниловна, үзе шул ук вакытта телефон аша җавап та кайтарырга, документларны да тикшерергә өлгерә.

Тимер юл станциясе хезмәт коллективында атмосфера җылы һәм уңайлы. Хезмәттәшләр бер-берсенә ярдәм итешеп, бердәм эшли.

“Татьяна Даниловна – җаваплы хезмәткәр һәм бик яхшы остаз. 18 ел эчендә ул практикада сигез белгечне өйрәтте. Һәр яңа хезмәткәрдә ул потенциал күрә һәм һәрвакыт тәҗрибәсе белән уртаклашырга, ярдәм итәргә һәм киңәш бирергә әзер”, - ди Т.Д.Портнова турында Аллагуват тимер юл станциясенең йөкләрне һәм багажларны өлкән кабул итүчесе Т.И.Савельева.

Станциягә шушы һөнәр буенча хезмәткәрләр кабул ителүе турында кайчандыр Татьяна Даниловнага нәкъ ул сөйләгән булган. Аның киңәше буенча Т.Д.Портнова бу эшкә килгән дә.

Татьянаның тормыш иптәше шулай ук тимер юл транспорты өлкәсендә эшли. Виктор Васильевич вагоннарны тикшерүче булып хезмәт сала. Гаилә бергәләп эшләгәндә нинди дә эш көйле бара, бигрәк тә күңелгә ошаган эш.

Тимер юллары – ул меңнәрчә белгечләрнең зур хезмәте, поездларның хәрәкәт итүен оештыру аларның эшеннән тора. Бу – очрашулар һәм аерылышулар романтикасы, күпьеллык тарих һәм югары перспектива.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: