Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КАЗАХ ХАЛКЫНЫҢ ТАРИХИ ТРАДИЦИЯЛӘРЕНДӘ

Куе кара чәй, хуҗабикәнең күңел җылысы белән тулы ап-ак, бизәкле касә кунакның күңелен һәм уйларын җылыта. Үләннәрнең хуш исе һәм куе сөт бер-берсе белән кушылып, борынгы казах җыры кебек яңгырый. Касәне яртылаш кына тутыру – кадерле кунакны хөрмәтләүне һәм аңа хәстәрлек күрсәтүне чагылдыручы гасырлар буе килгән халык традициясе.

Куе кара чәй, хуҗабикәнең күңел җылысы белән тулы ап-ак, бизәкле касә кунакның күңелен һәм уйларын җылыта. Үләннәрнең хуш исе һәм куе сөт бер-берсе белән кушылып, борынгы казах җыры кебек яңгырый. Касәне яртылаш кына тутыру – кадерле кунакны хөрмәтләүне һәм аңа хәстәрлек күрсәтүне чагылдыручы гасырлар буе килгән халык традициясе.

Северный авылында яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсендә милли йолаларга аерым игътибар бирелә. Бәйрәмнәрдә дә, көндәлек тормышта да күп гасырлык йолалар үтәлә, алар турында йорт хуҗалары сөйли. Беташар - казахларның туй йоласы, ул безнең көннәрдә дә саклана. Кияү йортында кунаклар җыела, җырчы-импровизатор думбра музыкасы астында шигырьләр укып туганнарны бер-берсе белән таныштыра. Өлкән киленнәр һәм кәләш туганнар алдында баш ия. Кызның йөзе яулык белән ябылган. Җырны тәмамлап, башкаручы аны думбра белән ала, ә каенанасы йөз япмасын күтәрә. Әлеге йоланың исеме – казак теленнән тәрҗемә иткәндә “бет” – йөз, “ашар” – ачу дигәнне аңлата.

Табын артында утыру да аерым гореф-гадәтләр буенча уза. Бөтен дөньяга танылган милли ашлары - бишбармакны катгый кагыйдәләр буенча бирәләр: итне кунаклар алдында турыйлар, һәркемгә аның билгеле бер өлеше тиеш.

“Гореф-гадәтләрне үтәү – өлкәннәрне хөрмәтләү билгесе”, - ди гаилә башлыгы Азамат Әхмәтшин.

Хатын белән ирнең бер-беренә, туганнарга һәм кунакларга карата аерым мөнәсәбәтләре милли менталитетны саклауда лаеклы күрсәткеч булып тора. Өстәл артында хатыны ирен чәй, сый-нигъмәтләр белән сыйлый. Хөрмәт һәм катгыйлык – игътибарлы һәм кунакчыл гаилә башлыгының аерылгысыз сыйфатлары.

“Безнең халыкта чәй эчүнең үз традицияләре бар. Хуҗа кеше беркайчан да аны беренче булып эчеп бетерми, кунакны кабаландырмый. Без йортыбызга килгән һәркемгә шат”, - ди Азамат.

Бавырсак – төрле милләтләрнең яраткан ризыгы. Һәр халыкның үз кабатланмас рецепты бар. Казах бавырсагы йомшаклыгы һәм артык баллы булмавы белән аерылып тора. Аны өстәлгә бал, каймак яки кайнатма белән бирергә мөмкин.

“Бавырсакны без еш әзерлибез, гаиләбез аны ашарга һәрвакыт шат. Камыр ризыкларын бигрәк тә балалар ярата”, - дип билгеләп үтте Салтанат, өстәл әзерләп.

Шул ук камырдан башка милли ризык – шелпек тә әзерлиләр. Хуҗабикә түгәрәк итеп юка гына җәймәләр җәя һәм аларны майда пешерә.

Шелпекны җиде яки башка так санда җомга көннәрендә-мөселманнар өчен изге көндә өстәлгә кую гадәткә кергән. Кунаклар һәм зур гаилә әгъзалары Коръән укый, мәрхүмнәрне искә ала, традицион камыр ризыкларын куллары белән сындырып ашыйлар.

“Безнең йортта тарихи гореф-гадәтләр саклана. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен билгелибез, милли ризыклар әзерлибез”, - ди Салтанат.

Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып тора, кунаклар ашыкмый гына аралаша, кунакчыл хуҗаларның кайгыртучанлыгы, яратуы кушылган тәмле чәй белән сыйлана.

Рецепт

Салтанат Әхмәтшина – хезмәт сөючән һәм ачык йөзле хуҗабикә, традицион казах ризыгы – бавырсак әзерләү серләре белән уртаклашты.

Бер литр сөткә берәр аш кашыгы чүпрә һәм шикәр салырга, кабарту өчен бераз он сибәргә һәм 15 минут тотарга кирәк. Аннары чеметеп кенә тоз һәм кирәгенчә он салып каты итеп камыр басарга. Ул кулга ябешергә тиеш түгел. Аннан инде камырны 30 минутка калдырып торырга.

Камыр кабаргач, аны җәяргә, ромб формасында кисәргә. Бавырсакларны көнбагыш маенда сүрән утта пешерергә.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: