Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

УРАК-2020 БАТЫРЛАРЫ АРАСЫНДА

“Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте механизаторы Виктор Николаевич Клюгин “Уңыш-2020” республика конкурсы йомгаклары буенча өр-яңа “Лада-Нива” автомобиленә ия булды.

“Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте механизаторы Виктор Николаевич Клюгин “Уңыш-2020” республика конкурсы йомгаклары буенча өр-яңа “Лада-Нива” автомобиленә ия булды. Быел “CASE” үзйөрешле чапкычында ул 4412 гектар бөртекле культураларны чапкан.

Вакыйгаларның мондый борылышы берәүгә дә көтелмәгән хәл булмады – хуҗалык коллективында Виктор турында ышанычлы, җаваплы һәм хезмәт сөючән механизатор буларак сөйлиләр. Иртә яздан һәм кара көзгә кадәр ул басуда эшли – башта үзйөрешле сиптергечтә чәчүлекләрне химик утауда катнаша, ә урып-җыю чоры башлангач, чапкыч белән идарә итә.

- Бу бүләк – яхшы эш күрсәткече, - диләр хуҗалык коллективында. – Кызу урак чорында Виктор бик тырышып эшли, вакытын да, көчен дә кызганмый, кырлардан уңышны вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу кирәклеген яхшы аңлый.

Техникага мәхәббәт, аны яхшы белү Викторга әтисеннән, күпьеллык стажы булган механизатордан күчкән. Шуңа күрә ул кем булырга дип озак уйламый – 9 сыйныфтан соң документларын авыл һөнәри-техник училищега тапшыра, киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген ала, бер үк вакытта автомобиль йөртү хокукына да ия була.

Механизатор эшендә Виктор беренче адымнарын армиягә кадәр үк ясый. Туган Наумовка авылында эшли, анда аңа “МТЗ-80” тракторын ышанып тапшыралар, аннары башка маркалылары да була. Соңгы өч сезонда ул “Дружба” хуҗалыгында эшли, төрле трактор һәм үзйөрешле техника белән оста идарә итә, ремонтлый, яхшы эшләвен тәэмин итә. Бүгенге көндә аның механизаторлык стажы 15 ел тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, быелгы уңышны җыеп алуда фидакарь хезмәте өчен шундый ук бүләккә Калинин исемендәге агропредприятие комбайнчысы Илнур

Инсаф улы Котлышин лаек булды. Уракның ике герое да агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре арасында мондый конкурслар тагын да уңышлырак эшләү өчен яхшы стимул булып тора, дип ышана.

Хәзер басулар бушап калды, авыл хуҗалыгы агрегатлары кышкы саклауга куелды. Әмма ремонт мастерскойларында эш кайный, бит яңа сезон башлану белән механизаторлар техниканы кырларга тулы әзерлек белән чыгарырга тиеш.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: