Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ИҖАТТА ИҢ МӨҺИМЕ – ИЛҺАМ ҺӘМ ХЫЯЛЛАР

Алиса мөгҗизалар илендә, әкияттәге песи, рус, башкорт һәм чит ил язучылары әсәрләре персонажлары һәм хәтта Н.В.Гоголь образы – Октябрь авылы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Алия Нариманова һәм Кристина Борисенконың иҗади эшләре коллекциясе укылган хикәя һәм шигырь саен тулыланып тора. Махсус пластилиннан кызлар яраткан китап геройлары курчакларын ясый. Бу мавыгу аларда “Салават күпере” балалар иҗаты йортының “Әдәби крайны өйрәнү” түгәрәгенә йөри башлау белән барлыкка килгән.

Алиса мөгҗизалар илендә, әкияттәге песи, рус, башкорт һәм чит ил язучылары әсәрләре персонажлары һәм хәтта Н.В.Гоголь образы – Октябрь авылы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Алия Нариманова һәм Кристина Борисенконың иҗади эшләре коллекциясе укылган хикәя һәм шигырь саен тулыланып тора. Махсус пластилиннан кызлар яраткан китап геройлары курчакларын ясый. Бу мавыгу аларда “Салават күпере” балалар иҗаты йортының “Әдәби крайны өйрәнү” түгәрәгенә йөри башлау белән барлыкка килгән.

“Художество әсәрләрен анализлаудан тыш, балалар иҗади юнәлешләрдә дә үсешә. Практик занятиеләрне кемдер укуга, кемдер “каләм тибрәтүгә” багышлый, Кристина белән Алия китап персонажлары фигураларын әвәли. Кызлар 6 нчы сыйныфта укыган чакта Н.В.Гогольгә багышланган район иҗади эшләр конкурсы

игълан ителгән иде. Ул вакытта алар “Ночь перед Рождеством” (“Раштуа алдыннан төн”) повесте героинясы Оксананы ясады. Бу аларның иң беренче курчагы булды. Хәтерлим, Кристина белән Алия күпме вакыт, көч һәм тырышлык салды, иҗади процесска алар мавыгу белән, җаваплы тотындылар. Ул чакта конкурста мактаулы призлы урын алдылар. Шуннан башланып китте кул эшләре дөньясына гадәти булмаган сәяхәт”, - дип сөйли түгәрәк җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Ивановна Попова.

Сизгер күңелле остаз ярдәме белән кызлар үзләренә ошаган әсәрләр геройлары курчакларын эшли. Бу Лермонтовның Ангелы һәм Демоны, З.А.Биишеваның “Һөнәрче белән өйрәнчек” хикәяте персонажлары да. Кайбер эшләр фужерлар өстендә эшләнгән, бу башкаруның үзенчәлекле төре булып тора.

“Бу эшчәнлек төре балаларга үз-үзләрен күрсәтергә булышлык итә, башка укучыларда да китап укуга кызыксыну уята”, - дип билгели педагог.

Әдәби персонажлар фигураларыннан кала, яшь осталар фантазия геройлары курчакларын да ясый. Аларның һәркайсысы Яз сылуы образын үзенчә тәкъдим иткән. Кристинаны совет мультфильмнары илһамландырган, Алия аерым экзотик гүзәллеккә ия курчак эшләгән.

“Илһам – ул фикер очышы. Кул эше белән шөгыльләнүдә мине, Кристинаны кебек үк, әдәби әсәрләр илһамландыра”, - дип сөйли Алия, кулларында яраткан эшләнмәсен тотып.

Кызлар үзләрен иҗатның төрле төрләрендә таба. Әвәләүдән тыш, рәсем дә төшерергә яраталар. Кристина инде өченче ел художество мәктәбенә йөри, графика техникасында эшләүгә өстенлек бирә. Алия дә каләмнәр һәм буяулар белән оста эш итә, сеңлесен дә моңа өйрәтә, шигырьләр һәм проза язуда үз көчен сынап карый.

Иҗади сәләтләрен үстерүдә кызларга түгәрәк җитәкчесе һәм әти-әниләре булыша. “Әнием миңа һәрвакыт ярдәм итә, әгәр берәр нәрсә килеп чыкмаса, ничек эшләргә кирәклеген аңлата”, - ди Алия.

Кызларның иҗади тандемы аларның ныклы дуслыгы белән дә бәйләнгән. “Яныңда аңлаучан, авыр чакта ярдәмгә килергә әзер яхшы кеше булса, менә

шул чын дуслык инде. Ул иң кыйммәтле бүләк. Чын дус туганың сыман якын була”, - ди ныклы ышаныч белән Кристина.

Күңелле, уңай атмосферада нинди дә эш көйле бара. Кул эше белән мәшгуль кызлар серләре, фикерләре белән дә уртаклашырга, иҗади планнар да төзергә, хыялланырга да өлгерә.

“Барлык талантлы кешеләр үзләренең сәләтләрен югалтмасын, уңышсызлыклар һәм кыенлыклар алдында төшенкелеккә бирелмәсен иде дип телим, - ди Кристина. – Беренче урында һәрвакыт илһам һәм күзаллау, әмма хезмәт тә шулай ук мөһим”.

Укучыларның иҗади эшләре аерым энергия һәм мәхәббәт белән тулы. Яшь осталар кулларында пластилиннан гадәти булмаган курчак- лар барлыкка килә, һәм аларга аерым кушылмалар өстәлгән – күңел җылысы һәм тылсымлы хыяллар.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: