Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ТАТУ ГАИЛӘДӘ САЛКЫНДА ДА ҖЫЛЫ

- Мин әниемне бик нык яратам, ул миңа гомер бирде, миңа аның белән бик рәхәт. Минем әнием иң чибәр, мөләем һәм иң изгелекле.Бу 10 яшьлек Артемның “әниең нинди?” дигән сорауга җавабы.

Барлык вакытта да гаилә әгъзаларын үзара бәйләүче булып әни тора

- Мин әниемне бик нык яратам, ул миңа гомер бирде, миңа аның белән бик рәхәт. Минем әнием иң чибәр, мөләем һәм иң изгелекле.

Бу 10 яшьлек Артемның “әниең нинди?” дигән сорауга җавабы.

- Ә ул нәрсә ярата?

- Ул үзенең барлык балаларын ярата, хәтта тиргәгәндә дә ярата. Тагын ул мәктәпкә йөрергә һәм өйне җыештырырга ярата. Мин, әлбәттә, аңа ярдәм итәм. Барыбыз да ярдәм итәбез.

Малайның әнисе турында күңелне йомшарткыч сүзләре ихлас, йөрәк түреннән чыккан, бит бу яшьтә кеше кечкенә йөрәге ничек тоя, шулай сөйли.

Гәзит укучыларны бу изге күңелле малай, аның әнисе һәм Ишпарсово авылында яшәүче Айгулевларның барлык гаиләсе белән таныштырырга вакыттыр. Людмила белән Сергей 19 ел тигез тату гомер кичерә, аларның дүрт баласы бар. Әни кеше мәктәптә хуҗалык эше буенча директор урынбасары, гадирәк итеп әйткәндә, завхоз булып эшли, әти кеше – водитель, Стәрлетамактагы бер оешмада хезмәт сала, ярый эшкә йөрергә ерак түгел.

Айгулевлар турында авылдашлары уңай яктан гына сөйли, аларны эш сөючән, тату, матур яшиләр диләр. Подлесный авыл биләмәсе башлыгы Инна Маркелова аларның авылның яшәешенә битараф булмауларын билгели: “Шимбә өмәләрендә, “яшел” акцияләрдә катнашалар, яңа ел шәһәрчеген төзегәндә яр- дәмләшәләр. Туган авыллары хакына эшләргә кирәк булганда, әти-әниләренә карап балалары да тик тормый...”

Асылда Людмила шәһәр кызы, Стәрлетамакта туып-үскән булса да, Ишпарсово Айгулевлар өчен чыннан да туган авыл. Сергей белән алар техник училищеда укыган чагында бирегә картәнисе янына кунакка кайтканда танышалар. Егет ул вакытта армиядән кайткан гына була. Бер-берсен ошаталар, дуслашып йөриләр, аннары егет кызга тәкъдим ясый.

Яшь гаилә картәниләренең йортында яши башлый, ул өйне улына, Людмиланың абзасына калдырган була. Айгулевлар бу өйне ана капиталы исәбенә аннан сатып алганнар.

Гаилә ишәя, иске өйдә кысынкы була башлый һәм алар иркенрәк йорт салырга карар итәләр. Бу эш җиңел түгел, күпме көч, түземлек таләп ителгәнне кем төзегән, шул белә, ә инде эшнең финанс ягы турында әйтеп тә торасы юк. Әмма Айгулевлар тырыша, икесе дә эшли, яшәү өчен акчаны

чамалап тотыналар, шуның белән бергә балаларга уку һәм үсешү өчен барлык кирәкле нәрсәләрне тәэмин итәләр.

- Төп йөкләнеш әтиебез өстендә, - дип уртаклашты Людмила Николаевна. – Ярдәмгә өмет итәргә туры килми – аның әти-әнисе юк, минем әнием дә муллыкта яшәүчеләрдән түгел. Төзелеш буенча Сергей барысын да үзе эшли белә, хәзер өлкән улыбыз Саша да аңа ярдәм итә, шулай булгач белгечләрне ялламаска тырышабыз, фундаментны үзебез салдык, стеналарны да күтәрдек, түбәне дә ясадык – эш җай бара, әмма болай арзанрак килеп чыга.

Айгулевлар гаиләсендә ир- егетләр төзелеш белән мәшгуль, иртәгәсе көнне тәэмин итәләр, ә әниләре белән кызлар өй эчендә уңайлык тудыра, көнкүрешне хәстәрли. Мал-туар асрамыйлар, әмма зур бакчалары бар, анда гаилә өчен кирәкле барлык яшелчә-җимешне үстерәләр.

Людмила белән сөйләшкәндә балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә кагылдык. Хәзер яшь буын инфантиль булып үсә, үскәч ничек яшәячәге турында уйланып бармый дип күп сөйлиләр. Бу турыда Людмиланың үз фикере бар: балаларны матди яктан тәэмин итеп ярату гына җитми, аларга күбрәк игътибар бирергә, нәрсә белән яшәүләрен, кем белән дус булуларын, нинди уеннар уйнавын белергә кирәк. Айгулевларың өлкән балалары мәктәптә укыганда кызыксынулар буенча секцияләргә йөргәннәр: бүгенге көндә колледжда юрист булырга укып йөрүче Диана – биюләр, Саша бокс белән шөгыльләнгән. Ул хәзер төзелеш колледжы студенты һәм спорт белән мавыгуын ташламый, тренажер залына йөри. Артем да апасы белән абыйсыннан калышмаска тырыша – бию түгәрәгенә йөргән, аннары җитди эш белән шөгыльләнергә карар иткән – каратэга язылган. Ә кечкенә Кристина әлегә балалар бакчасына йөри.

Бәхетлеме дигән сорауга Людмила бары елмая гына. Өйләнешү белән үзләре янына иренең сеңлесен алулары турында сөйләде. Аны үзләренең өлкән кызлары сыман тәрбияләгәннәр. Ул вакытта кызчыкка 10 яшь булган, ә хәзер ул югары белемле белгеч һәм инде үзе ике бала әнисе.

Монда инде сүзсез дә аңлашыла: Людмила Айгулева өчен бәхет – гаиләдә, һәм аның ышануы буенча, балачактан башлана.

- Мәктәптә мин спорт белән шөгыльләнергә ярата идем, - дип сөйли хатын, - ярышларда призлы урыннар яулый идем, ә һөнәр сайларга вакыт җиткәч кием кисүчегә укып чыктым. Авылда мондый белгечлек буенча эш булмады, шуңа балалар бакчасына няня булып урнаштым. Офис-менеджер, бухгалтер курсларын үттем, аннары мәктәпкә эшкә күчтем. Ә тегү эше миңа һаман да ошый. Беренче декрет акчама “Чайка” электр тегү машинасын сатып алдым. Балаларга кием-салым, өйдә уңайлы, матур булсын өчен кирәк-яраклар тегәм. Минем якын кешеләремә өйдә рәхәт булсын, балалар әтиләре һәм минем белән вакытларын үткәрергә яратсын өчен. Хәтта үсеп, буй җитеп үзаллы тормыш башлагач та.

Айгулевлар гаиләсендә нәкъ шулай булачак та дип ышанасы килә, чөнки кеше нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, бары тик туган йортында, гаиләсе, әнисе янында ул үзен ышанычлы һәм якланган итеп тоя.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: