Садовка авылында яшәүче Филипповлар гаиләсенә кунакка килүчеләр алардан бервакытта да ач һәм буш кул белән китмәячәк – Нина Ивановна һәм Иван Леонидовичта булганнан соң гәзит редакциясе моңа инанды. Безне мордва милли киемнәре кигән хуҗалар туганнары белән бергәләп каршы алды. Хуҗаларның кунакчыллыгының иге-чиге юк иде сыман.
Филипповлар һәм аларның кунаклары безгә традицион мордва милли ашлары турында бәян итте.
Мәсәлән, пештине (формасы буенча чикләвекне хәтерләтүче печенье) иске Яңа елга әзерләнә: аны кич җитми ашамыйлар, ә йолдызлар калыккач аларны төнге күккә таба күтәреп болай диләр: “Күпме пештине пешердек – шул кадәре игелек булды бу елны, ә күктә күпме йолдыз бар – шул кадәре изгелек көтә безне алда”.
Пачалкси (чүпрәле коймак) – кайвакыт аны “таба икмәге” диләр. Башка бик күп халыкларда кебек үк, мордвада коймак үзенең түгәрәклеге белән кояшны гәүдәләндерә, туктаусыз тормышны символлаштыра.
Пилине рус пилмәненә охшаш. Аларны итле, бәрәңгеле яки кәбестәле эчлек белән ясыйлар. Көзен, сугымнар чорында, итле эчлеккә өстенлек бирелә, җәйгә якынрак эремчекле, гөмбәле, җиләк-җимешле эчлеклеләр кулланыла.
Топонь пряка (эремчекле-йөземле бәлеш) ашамлыгын мордвалар гадәттә Пасхага әзерли. Ә инде мордва туе турында сүз алып барсак, аңа бик җентекле әзерләнгәннәр: кияү егетенең әнисе ава лоусо (мордва теленнән тәрҗемә иткәндә “ана сөте”) пирогын пешергән. Мондый бәлеш болай эшләнгән: камыр, аннары эремчек, пешерлгән һәм вакланган йомырка катламы, камыр, йөзем, кәнфит һ.б. Кайвакыт катламнар бик күп булу сәбәпле мондый пирог биеклеккә ун сантиметрга кадәр җиткән. Аны юкә кайрысыннан үрелгән махсус тырыска салганнар. Кодагый бәлешне кәләшнең әнисенә тапшырганда шундый сүзләр әйткән: “Ничә каттан тора, шул кадәре уллары булсын!” Бу бәлеш изгелекне һәм өч дәньяны (күк, җир, җир асты) гәүдәләндерә.
- Без шул законнар буенча өйләнешкән идек, барлык традицияләрне һәм туй йолаларын үтәдек, - ди Мария Ивановна Артамонова.
Беренче булып өстәл янына кунаклар утыра, ә хуҗалар, бигрәк тә хуҗабикә, барысын да сыйлый. Балаларны өстәл янына утыртмыйлар: алар олылар табын артыннан торгач ашый, яисә аларга аерым өстәл коралар.
- Хәзерге заманда, әлбәттә, барысы да башкача. Ә минем балачакта кунак табыны корыр алдыннан безне мич өстенә куып мендерәләр иде һәм без шунда тавыш та чыгармый олыларның табын артыннан торганын көтә идек, - дип искә ала Николай Ефимович Артамонов.
Мордваларның яраткан ашы цёмарат дип атала. Бу ризык атамасы мордвадагы “цё” – “үзәк” һәм “марсо” (мукшыларда – мордва халкының этнографик төркемнәренең берсендә) – “бергә” сүзләреннән барлыкка килгән. Икенче төрле итеп әйткәндә, “гаилә белән бергәләп ашау”. Бу атама бөтенләй русча түгел, әмма Дон казаклары әлеге ашны шулай ук үзләренеке дип саный. Бу исә кайчандыр бик күп мордвалар Дон якларына күчеп киткән булуга бәйле, шуңа хәзер Русиянең көньяк өлешендә дә цёмарат әзерлиләр.
Мордвада цёмарат – йола ризыгы. Керәшен мордваларында – 6 майда, Егор көнендә; чукындырылмаганнарында – мал-туарны көтүгә чыгарган беренче көнне аны пешерү мотлак булган. Әзерләгән вакытта хуҗалыкта һәм гаиләдә иминлеккә китерәчәк мал-туарның ишәюе турында теләк теләнгән.
- Элегрәк безнең балачакта цёмаратлар йодрык хәтле диярлек эре була иде, хәзер аларны вак һәм җыйнак итеп ясарга тырышабыз, - дип аңлатты Нина Ивановна Филиппова.
Цёмарат пешерүдә Нина Ивановнага аның туганы Любовь Ивановна оныгы Элина белән, шулай ук хуҗабикәнең өчтуганы М.И.Артамонова булышкан. Алар безнең белән мордва милли ашларын әзерләү серләре белән уртаклашаты, ә без, үз чиратыбызда, бу рецепттан файдаланырга сезгә дә киңәш итәбез. Барысы да гади һәм тәмле!
Шулай итеп, сезгә кирәк булачак:
Камыр өчен (пилмәннеке сыман): 0,5 л су, 2 йомырка, ½ аш кашыгы тоз, 3 стакан он.
Әзерләү: су, йомырка һәм тоз катнашмасын иләнгән онга агызырга һәм камыр басарга. Аннан зур булмаган диаметрлы жгутлар формалаштырырга, аннары аларны вак кисәкләргә кисәргә.
Салоны вак итеп турыйбыз. Камыр кисәкләренең уртасына (аларны җәяргә кирәкми) салодан эчлек салабыз һәм учта кысып, цёмаратка кирәкле форманы (галушки) бирәбез.
Ясалган цёмаратларны кайнап торган тозлы суга салабыз. Кайнап чыккач 5 минут пешерәбез. Пешеп чыккач судан алабыз.
Әзер цёмарат шулпасы белән бирелә. Аңа яшел тәмләткечләр һәм каймак салырга була. Бу ризыкны мордва халкы чапамо лоусо (ачыган сөт) белән ашарга ярата.