Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

АВЫЛНЫҢ БИЗӘГЕ – АНЫҢ КЕШЕЛӘРЕ

Күчәрбай “Аек авыл-2020” республика конкурсында Стәрлетамак районын тәкъдим итәчәк. Авыл халкы аеклык акциясен бердәм һәм актив хуплый. Балалар һәм өлкәннәр өчен спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр, торак пунктны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмәләр, алкогольгә каршы акцияләр, рейдлар даими уза. Күчәрбайлылар өчен сәламәтлекне саклау, балаларга аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен сеңдерү мөһим.

Авылда ярдәмчел, игелекле, хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар арасында Эльмира һәм Флүр Акчулпановлар бар. Алар якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарлы мөнәсәбәтләре белән аерылып тора.
Акчулпановлар – күп балалы яшь гаилә. Алар 11 ел элек танышкан. Шуннан бирле бергәләр. Гаилә нигезендә – үзара мәхәббәт, бер-береңне аңлау, кайгырту һәм, әлбәттә, балалар.
Эльмирага карап, аның күп балалы әни булуына ышануы кыен. Әйтергә кирәк, ул бик яхшы әни: тыныч, көләч, шаяручы сабыйларына да тавышын күтәрми, вакыт җитмәүгә дә сылтанмый. Бар йортны тотып торучы хуҗабикә ул. Өстәвенә, стереотипларга каршы биш бала әнисе арыган, тормыш мәшәкатьләреннән иза чиккән кешегә охшамаган. Балалар турында кайгырту аңа авыр түгел.
Флүр һәм Эльмираның балалары әти-әнисеннән үрнәк ала. Акчулпановларның тәрбиягә алган кызлары Карина - Стәрлетамак күп профильле һөнәри колледж студенты, ул гаиләдә төп ярдәмче. Тәрбиягә алган
уллары Радмир Рязановка урта мәктәбенең җиденче сыйныфында, Юлдаш - дүртенчедә укый, өченче сыйныф укучысы Илнара һәм беренче сыйныф укучысы Ислам Күчәрбай башлангыч мәктәбенә йөри. Алар барысы да үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Ирле-хатынлы Акчулпановлар бар нәрсәне бергә эшли: өй эшләре булсынмы ул, кичке аш әзерләүме яки балалар белән уйнаумы. Гаиләдә “бу синең эш” дигән төшенчә юк. Гаилә башлыгы, төп эшеннән тыш, төрле җәмәгать чараларында һәм туган авылы тормышында катнашу өчен вакыт таба.
Авылда мондый кешеләр яшәгәндә, аның якты киләчәгенә ышаныч бар.

Г.АКЧУЛПАНОВА,

Күчәрбай авылы мәдәният йорты мөдире.

Читайте нас: