Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

РӨСТӘМ НӘБИЕВ РАДИЙ ХӘБИРОВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

27 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танылган җәмәгать эшлеклесе, спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев белән очрашты. Әңгәмә барышында төбәк җитәкчесе активист белән аның алга таба планнары турында фикер алышты, тернәкләндерүдә ярдәм кирәкме, дип кызыксынды.

Радий Хәбиров күренекле спортчы Рөстәм Нәбиев белән очрашты.
27 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танылган җәмәгать эшлеклесе, спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев белән очрашты. Әңгәмә барышында төбәк җитәкчесе активист белән аның алга таба планнары турында фикер алышты, тернәкләндерүдә ярдәм кирәкме, дип кызыксынды.
- Яңа нәтиҗәләргә ирешәсем килә, шул исәптән спорт өлкәсендә дә. Шуңа күрә Эльбрустан соң яңа максат куйды: Чо-Ойю тавына менү, ул, Эльбрус белән чагыштырганда, күпкә биегрәк, - диде Рөстәм Нәбиев.
- Моны беркайчан да аяксыз кеше эшләмәде. 2021 елның сентябрендә Гималайга барырга һәм бу максатны тормышка ашырырга планлаштырам. Аңлыйм, бу җиңел булмаячак, моның нинди җаваплылык булуын аңлыйм. Ләкин мине максат йөртә. Һәм бу минем рухымны чыныктыра. Башкортстан Башлыгы спортчыга тагын бер кат яхшылап уйларга тәкъдим итте, чөнки аның хатыны һәм балалары бар. Ә мондый күтәрелү - ул һәрвакыт билгеле бер куркыныч. Әмма карар кабул ителгән очракта, Радий Хәбиров төбәктән ярдәм вәгъдә итәчәген белдерде.
Бу очрашу турында Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә дә язды. "Бу егеткә нибары 28 яшь... Ә ул инде шулкадәр күпне кичерде... хезмәт итү чорында казарма җимерелгән, аякларын югалткан, озак айлар дәвану, инвалидлык... Ләкин шул ук вакытта яшәү, чын яшәү, һәм алга омтылу саклап калган аны. Ничек булдыра ала ул аны, мөгаен, үзе генә беләдер. Тагын да аның көчле рухлы хатыны... Рөстәм Нәбиев Эльбрусны буйсындырды һәм хәзер Һималай тауларын буйсындырырга җыена... Гади егет, Чакмагыш районында гадәти гаиләдә туган. Аңарда шулкадәр ихтыяр көче һәм энергия... Тормышны ярату үрнәге, кешенең батырлыгы мисалы өчен рәхмәт аңа..." - дигән ул.
Фото: glavarb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: