Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ЧЫН ИР-ЕГЕТЛӘР ШУНДЫЙ БУЛЫРГА ТИЕШ!

Рөстәм күпләргә үрнәк, безнең төбәк кешеләре аның белән горурлана.

Рөстәм Нәбиев-чын егетлек үрнәге.

Республика Башлыгының Дәүләт җыелышына Юлламасындагы эмоциональ һәм дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Радий Хәбировның блогер Рөстәм Нәбиев турындагы сүзләре һәм аның Эльбруска күтәрелүе турындагы фильмнан кадрлар булды.

“Сынаулар никадәр катлаулырак булса, без шул кадәр көчлерәк һәм бердәм булачакбыз. Минем сүзләремне раслап, десантчы Рөстәм Нәбиевны алкышлавыгызны телим. Казарма җимерелү нәтиҗәсендә, ул ике аяксыз калган. Рөстәм 16 операция кичергән, асылда, яңадан яшәргә өйрәнгән, спортчы һәм танылган блогер булды. Ә узган ел ул Русиянең иң биек тавын – Эльбрусны яулады. Рәхмәт Сезгә, Рөстәм! Сез безгә барыбызга да үрнәк күрсәттегез, ирешеп булмаслык максат куярга һәм, теләсә нинди кыенлыкларга карамастан, аңа ирешергә кирәклеген өйрәттегез», — дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.

Рөстәм Нәбиев үзе әлеге рәсми чарада беренче тапкыр гына катнашмавын белдерде.

"Әгәр быелгы һәм узган елгы белән чагыштырсак, күпчелек кешеләр өчен авыр вакыт булуга карамастан, быелгы Юлламада позитив хәбәрләр күбрәк булды, — диде десантчы. - Башлык мине чакырды, билгеләп үтте, хәер, мин ниндидер бөек батырлык эшләдем дип исәпләмим. Радий Хәбировның безнең республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтүе бик ошады: табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һ.б. Мин безнең төбәктә шундый кешеләр яшәве белән бик горурланам".

Шик тә юк, Рөстәм үзе күпләргә үрнәк, безнең төбәк кешеләре дә аның белән горурлана. Сөекле тормыш иптәше, кадерле хатыны Индира белән алар берсеннән - берсе матур ике кыз тәрбиялиләр. Бу гаиләнең нигезендә эчкерсез мәхәббәт ята. Ә сынаулар аларга хирыслык өстәп, яшәүгә көч биреп тора. Чөнки алар икесе дә көчле заттан. Рөстәмнең никадәр көчле булуына бер соклансаң, Индираның никадәр рухлы гүзәл зат булуына карап сүзсез калырлык.

Бу үрнәкле парның алдагы көннәргә планнары (Рөстәмнеке, аеруча) гадәти кешеләрнекенә охшамаган. Һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүләрдә, омтылышларда алар. Күпләр үзендә көч тапмаган, егетлеге җитмәгән эшләргә алынучы Рөстәм канатлы бөркет кебек – биеклек артыннан биеклеккә омтыла. Без аңа уңышлар телибез. Күңел канатлары чакырган юлларда гел уңышларга ирешсен. Рөстәм туган иленең, Кече Ватанының, аның саф күңелле кешеләрнең чын горурлыгы! Рөстәм белән Индира яшьләргә дә, өлкәннәргә дә үрнәк.

Фото: newsomsk.ru/images
Автор : Тухватуллина Алсу
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: