Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

БУ КЕШЕГӘ ТАЯНЫРГА БУЛА

15 февральдә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга 32 ел тула. Бу сугыш утыннан Радик Шәрипов та үткән. Аның хәрби юлы турында наградалары сөйли – “Хәрби казанышлар өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре, Русия Әфганстан ветераннары союзының “Әфган сугышы ветераны” ордены.

15 февральдә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга 32 ел тула. Бу сугыш утыннан Радик Шәрипов та үткән. Аның хәрби юлы турында наградалары сөйли – “Хәрби казанышлар өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре, Русия Әфганстан ветераннары союзының “Әфган сугышы ветераны” ордены.

Радик Шәрипов кебекләрне чын ир-егетләр, сүзләренә һәм эшләренә тугры кешеләр дип әйтәләр. Әфганстан аны чыныктырган. Ул бар эштә дә лидер, аңа таянырга була. Районда ул үзенең актив эшчәнлеге белән билгеле: 2016 елдан башлап “Башак” балалар савыктыру лагерен җитәкли, ә 2020 елдан – Талалаевка авылы мәктәбен дә. Үткән елның сентябрендә Радик Һади улы Стәрлетамак районы муниципаль район Советы депутаты итеп сайланды. Моннан тыш, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара.

Радик Шәрипов Авыргазы районында туган. Күп балалы гаиләдә үскән. Өршәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Стәрлетамак физкультура техникумына укырга кергән. Бер елдан соң – 1988 елның 14 маенда – Совет Армиясе сафларына чакырылыган.

- Хәрби хезмәткә мин мәктәптән үк әзерләндем, - дип искә ала Р.Һ.Шәрипов. – Мин армиягә барырга теләдем, солдат булырга хыялландым. Миннән алда чик буе гаскәрләрендә һәм хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән биш бертуган абыем минем өчен үрнәк иде. Аяк чолгавын бәйләү буенча дәресләрдән башлап хезмәттәшләрең һәм командирлар белән үзара мөнәсәбәтләрне ничек төзергә дигән киңәшләргә кадәр хәрби әзерлек нигезләрен мин тулы дәрәҗәдә алардан алдым. Аларга карап, физик культура һәм спорт белән тырышып шөгыльләндем, Калашников автоматын җыю һәм башка мотлак нормативларны үтәү буенча мәктәптә иң яхшысы булдым.

...1988 елның мае. Шәрипов Дүшәмбегә Мәскәү чик буе отрядының 4 нче заставасына эләгә. Ике атнадан соң конкурс сайлавы нәтиҗәләре буенча 15 кеше исәбендә Радик сержант составы мәктәбендә уку үтү өчен Алма-Атага озатыла. Өч айлык курслардан соң безнең герой Мәскәү чик буе отрядының 1 нче мотоманеврлар төркеме составында Әфганстанга барып чыга. Кече сержант званиесендә зенит корылмасы командиры булып хезмәт итә.

- 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыкты һәм илебезгә кайтты. Гаскәрләр лаеклы чыкты: хәрби техникада, тулы экипировкада, байраклар астында. Колоннаның артында группировка командующие генерал-лейтенант Борис Громов барды, - дип бүлешә хатирәләре белән Шәрипов.

1991 елга кадәр ул Пяндж елгасы ярында таҗик-әфган чик буенда хезмәт итә. Демобилизациядән соң техникумда укуын тәмамлый һәм физкультура укытучысы булып туган мәктәбенә кайта. 1992-1997 елларда читтән торып Башкорт педагогия институтында физик культура факультетында укый. Аннары Стәрлетамакка күченә, гимназияләрдә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булып эшли. 1999 елдан башлап шәһәр тормышында актив катнаша, патриотик эш белән шөгыльләнә.

Шәрипов бүген дә Стәрлетамак районы яшьләрен гражданлылык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә бар тырышлыгын сала. Шулай, ел саен “Башак” лагере нигезендә яшьләр эшләре комитеты инициативасы белән “Яшь спецназчы” хәрби-спорт лагере профильле сменасы оештырыла, ә ял итүчеләрнең барлык сменалары өчен “Зарница” хәрби-спорт уены үткәрелә. Шулай ук Радик Шәрипов хәрби-патриотик эш буенча район мәгариф бүлеге кураторы булып тора. Әлеге вакытта белем бирү учреждениеләрендә оборона-масса һәм хәрби-патриотик эш айлыгы бара, аның кысаларында батырлык дәресләре үткәрелә. Радик Һади улы призывка кадәрге яшьләр белән аралашу өчен еш кына мәктәпләргә бара. Аның сүзләре буенча, балалар совет һәм русия солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында ихлас кызыксыну белән тыңлый, сораулар бирә, үзләренең фикерләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаша.

- Укучылар белән һәр очрашуда мин хәрби хезмәтне уңышлы үтү өчен, гомумән сыйфатлы сәламәт тормыш өчен дә, физик әзерлекнең кирәклеге турында кат-кат әйтәм. Тагын бер әһәмиятле момент – дөрес эчке рух. Шулай караганда армия файдалы сынауга әверелә алачак, аның ярдәмендә егет кеше ныклы һәм көчле чын ир-егеткә әверелә, - дип уртаклашты ул.

А.САРЫ.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

P.S. Әфган сугышы елларында безнең ике якташыбыз хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Кайгылы исемлектә - Михаил Пермяков һәм Александр Бахтин.

Әлеге вакытта Стәрлетамак районында 50 яугир-интернационалист яши. Аларның күбесенең хәрби һәм хөкүмәт наградалары бар. Яугир-әфганлылар яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша, булачак Ватанны саклаучыларны призывка кадәр әзерләүгә шактый өлеш кертә.

Читайте нас: