Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

УФА ОСТАСЫ ШЕШӘЛӘР ҺӘМ КИНЕСКОПТАН ӨЙ ТӨЗЕГӘН

Шешәләрдән йорт төзү идеясе яңалык түгел - бөтен дөнья буенча андый йортларның саны меңнән артык. Тик Уфа остасы Салават Гыйльманов үз хыялын тормышка ашыру өчен иске телевизорлар кинескопларын да җайлаштырган.

Башкаланың Нижегородка бистәсендәге бу әкияти сарайда фотосессияләр оештыралар, ә танылган артистлар клип төшерә.

Шешәләрдән йорт төзү идеясе яңалык түгел - бөтен дөнья буенча андый йортларның саны меңнән артык. Тик Уфа остасы Салават Гыйльманов үз хыялын тормышка ашыру өчен иске телевизорлар кинескопларын да җайлаштырган.

Салават кечкенәдән үк түгәрәк йорт турында хыяллана. Өлешчә ул ике хыялын тормышка ашыра — гаиләсе белән яши торган йорт янына, ярымтүгәрәк веранда төзи һәм аны кинескоплар белән пыялалый. Ниятен тормышка ашыру өчен аңа 16 зур һәм 20 кечерәк кинескоп кирәк булган. Төзелеш материалын күршеләреннән җыйган.

- Җитмәгәч, бишәр сумга китерүчеләр белән элемтәгә керергә туры килде, алар шешә хакына эшләвен аңлап торасыздыр, - ди Салават.

Оста әйтүенчә, 2002 елдан башлап аның куллары аша 50-60 телевизор узган. Тик ул барысын да кулланмаган: кинескопларның начар булуы, бернигә дә ярамаулары ачыкланган.

— Башта йортны киңәйтергә уйладык, ә аннары кинескопларның эчке ягы сәламәтлек өчен зыянлы һәм терекөмешле булуын аңладык һәм бу идеядән баш тарттык, — дип сөйли Салаватның хатыны Наталья.

Фото: "Горобзор"
static.ngs.ru


Автор: Резида Валитова

Читайте нас: