Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
19 апрель 2019, 16:32

АВЫЛ БИЛӘМӘСЕ БАШЛЫГЫ БЕЛӘН БЕР КӨН

Русия календаренда Урындагы үзидарә көне чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде. Ул РФ Президенты Указы белән 2012 елда кертелде һәм 2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә билгеләнә. Тантана датасы очраклы сайланмаган: 1785 елда бу көнне Екатерина II “Шәһәрләргә ташламалар грамотасы”на кул куя. Бу документ урындагы үзидарә турында Русия законнарын булдыруга нигез сала.

Бәйрәм көне – Русия Федерациясендә Урындагы үзидарә көнен кертүнең төп максаты – демократик дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте булдыру һәм үстерү өчен урындагы үзидарә органнарының ролен һәм әһәмиятен арттыру, чөнки урындагы үзидарә гражданнарның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү буенча мөһим системаларның берсе булып тора. Халыкның иминлеге урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәрманлыгы, компетентлыгы, инициативалыгына турыдан-туры бәйле.


Шулай итеп, авыл биләмәсе башлыгының гадәти эш көне нинди? Көндәлек эшендә аңа нинди бурычларны хәл итәргә туры килә? Эше җиңелме? Шушы сорауларга җавап алу өчен без Урындагы үзидарә көне алдыннан Казадаевка авыл Советы авыл биләмәсенә бардык һәм авыл биләмәсе башлыгының артыннан бер тотам да калмыйча диярлек йөрдек.

Авыл биләмәсе турында берничә сүз


Бүгенге көндә Казадаевка авыл Советы авыл биләмәсе – районда иң зур биләмәләрнең берсе, аңа 8 авыл – Яңа Барятино, Кырмыскалы, Муравей, Иске Барятино, Казадаевка, Марьевка, Асаво-Зубово, Восточный, шулай ук 3 бакчачылык ширкәте – “Ветеран”, “Төзүче-3” һәм “Куганак-2” керә. Авыл биләмәсенең мәйданы 99,65 кв.км тәшкил итә. Биредә 2 меңнән ашу кеше яши.


Соңгы елларда авыл биләмәсе торак пунктлары күзгә күренеп зурайды, матур йортлардан торган микрорайоннар барлыкка килде. Шәхси торак төзү өчен җир участокларының күпчелеге күп балалы гаиләләргә бирелгән. Микрорайон территорияләрендә актив төзелеш бара, матур, иркен йортлар бер-бер артлы калкып чыга һәм авылларга ямь өсти.


Шул ук вакытта территорияләрне төзекләндерү, тиешле инфраструктура булдыру буенча эшләр күләме арта. Шуны да әйтергә кирәк, авыл биләмәсе хакимияте шушы биләмә составына керүче торак пунктлар халкының тотрыклы тормышын тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү буенча актив эш алып бара.


Көч-дәрте ташып торучы, эшлекле, авыл өчен янып-көюче С.А.Чугунова җитәкчелегендәге урындагы хакимиятнең тату коллективында үз эшләрен яхшы белүче җаваплы кешеләр хезмәт сала. Хезмәти бурычларына ярашлы аларга даими рәвештә халык белән аралашырга, килеп туган проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәк. Бит авыл биләмәләрендәге урындагы власть билгеләмәсе буенча ук халыкка иң якыны һәм аның эшчәнлеге, беренче чиратта, кешеләр белән эшләүгә юнәлтелгән һәм проблемаларны вакытында ачыклай һәм хәл итә белүдән гыйбарәт.

Көн... территорияне урап чыгудан башлана



Башта ук әйтеп үтик, авыл биләмәсе башлыгына кешеләр тәүлек әйләнәсенә диярлек мөрәҗәгать итә, шуның өчен, ул үзе әйтүенчә, телефоны һәрчак бәйләнештә, бит тормышта кичектергесез хәлләр булырга ихтимал.


Авыл кешеләренең күпчелеге кебек, авыл биләмәсе башлыгы С.А.Чугунова да иртән иртүк тора, бит эшкә киткәнче йорт мәшәкатьләрен бетерәсе бар. Аннары ул 7 сәгать 30 минуттан водитель белән бергә машинада авыл биләмәсе территориясен урап чыга – барсы да тәртиптәме икәнне карый, кайда нәрсә эшләргә кирәклеген билгели. “Биләмәсен” карап чыккач, башлык хакимияткә юллана, беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгели, хезмәткәрләргә күрсәтмәләр бирә, кыскасы, башы белән эшкә чума.

Ләкин авыл биләмәсе башлыгының эше үзенчәлекле һәм ул кабинетта озак утыра алмый: кайдадыр халык өчен көнүзәк мәсьәләне хәл итәргә, авыл биләмәсе территориясендә алып барылган теге яки бу эшнең барышын тикшерергә кирәк, гомумән, мәшәкатьләр җитәрлек, ә яз җиткәч эшләр арта гына.




Хезмәти бурычлары буенча хакимияткә полиция участок уполномоченные Р.Г.Акчулпанов килеп керде. Ул әйтүенчә, хокук нормаларын бозуны, шул исәптән законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатуны кисәтү буенча зур эш алып барыла. Янә телефон шалтырый, бу юлы Казадаевкага вак таш китерүләре турында хәбәр итәләр.


Авыл биләмәсе башлыгы кушуы буенча, юл түшәмәсен тигезләү өчен, анда “МТЗ” тракторында А.И.Марясин киткән дә инде. Әйткәндәй, авыл биләмәсе ихтыяҗлары өчен тракторны былтыр сатып алганнар һәм урамнарны кардан тазарту (ә быел ул байтак булды), юл читләрендәге үләнне чабуга бәйле күп кенә проблемалар кимегән. Кул астында трактор булганда ничек рәхәт! Ләкин, авыл биләмәсе башлыгы әйтүенчә, тагын бер трактор да комачауламас иде, бит авыл биләмәсе әле дә бәләкәй түгел, ә арытабан яңа микрорайоннар исәбенә тагын да зураячак, димәк, эш тә артачак.


Территорияләрне төзекләндерү турында


Карлар эреп, һава торышы тотрыклы коры торганда традиция буенча шимбә өмәләре үткәрелә, аларның төп максаты – урамнарда һәм йортларда тәртип булдыру, территорияләрне төзекләндерү. Үткән ике шимбә өмәсендә байтак эш башкарылган – чүп-чар һәм үткән елгы яфраклар җыештырылган, юл читләре тазартылган. Әмма тынычланырга әлегә иртәрәк, алда башкарасы эшләр байтак: балалар мәйданчыкларын буярга, кайдадыр ихаталап алырга кирәк, бергәләп зиратларны тәртипкә саласы (алар барлыгы – 11), ихаталарны ремонтлап буйыйсы бар. Биредә, әлбәттә, халыкның ярдәме зур.


Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир якташларыбызга куелган һәйкәлләр, шулай ук аларга якын урнашкан территорияләр тәртипкә китерелә. Мәсәлән, С.А. Чугунова белән без барган Кырмыскалы авылында һәйкәлгә бетон сукмак салалар иде. Аннары тимер ихата ремонтланачак, буялачак, аңа йолдызлар ябыштырылачак, һәйкәл янәшәсенә эскәмияләр куелачак.


Кагыйдә буларак, юллар, дөресрәге, аларның торышы күпләрне борчый, чөнки безгә водитель яисә пассажир сыйфатында көн саен диярлек бер пункттан икенчесенә йөрергә туры килә, шуңа күрә юллар яхшы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Яшәү пунктларында юлларны яхшы хәлдә тоту шулай ук авыл биләмәсе хакимияте компетенциясенә карый. Юллар даими игътибар таләп итә: кайдадыр чокыр-чакырны гына ремонтларга кирәк булса, икенче урында исә яңа юл төзү зарур. Казадаевка авыл Советында яңа микрорайоннар төзелүне исәпкә алганда, бу мәсьәлә бигрәк тә көнүзәк, аны биредә ничек тә хәл итәргә тырышалар. Әлегә асфальт түшәмә турында сөйләргә иртәрәк, әмма кешеләр яңа урамнардан проблемасыз үтеп йөрсен өчен юллар тигезләнә һәм вак таш салына. “Кырмыскалы янындагы карьерны файдаланырга рөхсәт бирсәләр ничек яхшы булыр иде, юлларны тизрәк ремонтлар идек. Әлегә бу мәсьәлә хәл итү өстендә, ул уңай хәл ителер дип ышанабыз”, - дип уртаклаша башлык.


Әйтеп үтүебезчә, бу көнне Казадаевкага юллардагы чокыр-чакырларны тигезләү өчен 80 кубометр вак таш кайтарылды. Аларны урындагы староста Р.Х.Имангулов каршы алды. Ул вак таш бушатуны һәм юлны тигезләүне контрольдә тотты. Светлана Александровна әйтүенчә, Ринат Хаҗиәхмәт улы кебек битараф булмаган кешеләр урыннарда беренче ярдәмчеләр. Алар шимбә өмәләрен дә, гражданнар җыеннарын да оештыра, кыскасы, эштә зур ярдәмчеләр, өстәвенә алар барлык эшләрне бушлай башкара.


Халык белән эшләүдә авыл Советы депутатларының ярдәме зур. Бу көнне аларның берсе авыл Советына килгән иде. Р.М.Каразбаева Муравей авылында иске күпер урынына яңа, биегрәкне салганда яхшы булыр иде дип фикерләре белән уртаклашты. Проблема шунда ки, яз көне елга ташый һәм күпер су астында кала, Яңа Барятинога бару өчен кешеләргә (шул исәптән укучыларга) урау юлдан йөрергә туры килә, ә бу аз ара түгел.


Җанны кайгыртып


Эш көннәре һәм көндәлек мәшәкатьләр арасында кеше тормышында төрле вакыйгалар була: кемдер өйләнә, кемдер барлык йолаларны үтәп, баласына исем куша яисә якынын бакыйлыкка озата. Барлык бу мәсьәләләр, кагыйдә буларак, дингә барып тоташа.

Күпчелек очракта динне тергезү яшәү пунктларында гыйбадәт йортлары төзүгә бәйле. Быел авыл биләмәсендә ике мәчет ачу планлаштырыла. Аларның икесе дә иганәчеләр һәм авыл халкы акчаларына төзелә. Мәчетләрнең берсе Яңа Барятино авылында урындагы Г.Ч.Сөләйманова инициативасы буенча төзелә. Эшләрнең күпчелек өлеше башкарылган инде, тәрәзәләр куясы, стеналарны тышлыйсы калган. Ярым ай белән манарасын куярга “Рощинский” совхозы ярдәм итә.


Шулай килеп чыккан ки, бу көнне бирегә иганәчеләрнең берсе – эшкуар Р.Ф.Нәкиев килгән иде. Ул ихаталарның үлчәмен алырга килгән, чөнки мәчетне ихаталауны үз өстенә алырга ниятли икән.


Икенче мәчет (шулай ук төзелеп бетеп килә) Кырмыскалы авылында урнашкан. Анысы да иганәчеләр һәм битараф булмаган халык акчаларына төзелә. Монысын төзергә имам-хатыйб вазыйфаларын башкаручы Р.Ф.Вәлитов илһамландырган. Әткәндәй, күп нәрсәне ул үз куллары белән ясый, ә бит Рафаил Фәйзрахман улы тугызынчы дистәне ваклый!

Перспективада Яңа Барятино авылында чиркәү төзү. Булачак чиркәү урынын билгеләгәннәр, хәтта нигез блокларын да кайтарганнар.


Нәрсәләр башкарылган? Нинди планнар белән яшиләр?


“Урындагы инициативаларны хуплау программасы эшли башлаганнан алып без анда катнашабыз, - ди С.А.Чугунова. - Беренче елны ук ишле гаиләләр яшәгән яңа “Яр буе” микрорайонында юл төзүгә ирештек. Икенче тапкыр бу программада катнашу нәтиҗәсендә Яңа Барятино авылында мәдәният йорты янәшәсендә хоккей тартмачыгы эшләдек. Киләсендә Яңа Барятино авылы мәктәбендә иске тәрәзә блокларын заманча ПВХга алыштырдык”.


Быел әлеге программада катнашу өчен иске мәктәп урынында Җиңү скверын төзекләндерү проектын тәкъдим иткәннәр. Биредә эскәмияләр белән ял итү зонасы, асфальт сукмаклар булачак, агач-куаклар утыртылачак. Сквер территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир якташларга һәм тыныч чорда вафат булган ветераннарга һәйкәл куелачак. Һәйкәлне төзүгә акчалар “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Тәгаен эшләр” программасы буенча бүленәчәк.


Авыл биләмәсе тормышында быел берьюлы ике юбилей көтелә: Яңа Барятино авылына – 150 ел һәм Казадаевка авыл Советы төзелүгә 90 ел тула. Истәлекле даталар уңаеннан тантаналар үткәрүгә әледән үк әзерлек бара – моны урамнарда тәртип булдырудан башлаганнар. Шулай ук авылда туып-үскәнннәрне бәйрәмгә чакыру планлаштырыла, кунакларга да, һичшиксез, шат булачаклар.


Яңа Барятино авылында яңа “Яр буе” микрорайонында “Бәхетле балачак” дигән матур атамалы балалар мәйданчыгы белән парк зонасын булдыру планлаштырыла. Озакламый эшләр башланачак һәм беренче эш итеп апрель азагында яшь каеннар утыртылачак.

Башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Яңа Барятино һәм Кырмыскалы авыллары мәдәният йортларында башкарылган эшләр турында әйтеп үтми мөмкин түгел. Тәрәзә блокларын урнаштыруны финанслаштырырга шулай ук иганәчеләр, атап әйткәндә, Дәүләт Думасы депутаты А.Н.Изотов һәм “ИнвестРайСтройЗаказчик” җәмгыяте директоры И.В.Бережнев ярдәм күрсәткән. “Тәгаен эшләр” партия программасы буенча Кырмыскалы авылы мәдәният йортын ремонтлауга 400 мең сумнан ашу акча бүленгән иде. “Мәдәният йортының күтәрмәсен дә яңартканда әйбәт булыр иде, - дип планнары белән уртаклаша С.А.Чугунова. - Шулай ук Кырмыскалы ФАПына ремонт үткәрелде һәм бина җылытылды, хәзер пациентларга процедураларга йөрүе уңайлырак”.

Урамнарны яктырту мәсьәләсенә килгәндә, Светлана Александровна аларда һәр яшәү пунктында диодлы яктылык фонарьлары белән баганалар утыртылуын һәм төнлә урамнар яктыртылуын билгеләп үтте. Кешеләр яшәгән яңа урамнарны да яктырту планлаштырыла.


Югарыда санап үтелгәннәрдән чыгып та авыл биләмәсе башлыгының халык иминлеге хакына нәтиҗәле эшләве турында сүз йөртергә була. Максатчанлыгы, актив тормыш позициясе, үз эшенә битараф булмавы нәтиҗәсендә Светлана Александровна авыл биләмәсе халкының бик күп көнүзәк мәсәләләрен хәл итә. Биредә, һичшиксез, власть органнары, халык белән эшли белү мөһим. Район Хакимияте җитәкчелеге, ведомствога караган учреждениеләр ярдәме бәяләп бетергесез.


Әйтергә кирәк, бу вазыйфада С.А. Чугунова 2002 елдан алып эшли, озак еллар намуслы хезмәте өчен наградалары да байтак. 2016 елда “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсында “2000гә кадәр халкы булган иң яхшы авыл биләмәсе” номинациясендә Казадаевка авыл Советы авыл биләмәсенең беренче урынны яулавы турындагы дипломны горурлык белән күрсәтә ул.


Казанышлар турында сөйләгәндә, Светлана Александровна авыл биләмәсе хакимияте коллективын җылы сүзләр белән телгә ала. Җир корылышы һәм хәрби исәп алып бару белән шөгыльләнүче белгеч Р.Г.Мәхмүтованы ул хакимиятнең иң олы яшьтәге кешесе дип атый. Бу чынлап та шулай, Рәмзия Галимҗан кызы биредә 1982 елдан алып эшли. О.А.Новосельцева - эшләр идарәчесе, И.В. Демешева - яшьләр эшләре буенча белгеч. Автомобиль водителе булып озак еллар А.Н.Ефимов эшли. “Коллективтан уңдым. Бар белгечләр дә белемле, җаваплы кешеләр, үз эшләрен намуслы башкаралар, аларга таянырга була”, - ди С.А. Чугунова.


Бу көнне без биләмә башлыгы белән авыл биләмәсенә караган күп кенә авылларда булдык, биләмә территориясендә төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылуын һәм тагын нәрсәләр эшлисе барлыгын күрдек. Мәгълүм булуынча, камилләшүнең чиге булмаган кебек, төзекләндерүнең дә башы бар, ахыры юк.


Киләчәккә планнары белән кызыксынам. Алар – бихисап. “Безгә яңа микрорайоннарга юллар, суүткәргеч кирәк. Шулай ук микрорайоннарга газ кертү мәсьәләсе өстендә эшлибез. Әйтүемчә, авыл биләмәсе ихтыяҗлары өчен тагын бер трактор кирәк. Димәк, бу һәм халык өчен мөһим тагын башка мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләячәкбез”, - ди оптимизм белән авыл биләмәсе башлыгы.


Көн кичкә авышты, минем командировкам тәмамлануга якынлаша, башымда исә күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән тәэссоратлар бихисап, ә Светлана Александровнаның көче ташып тора, аның нормасыз эш көне дәвам итә. Менә шундый кеше инде ул – профессионал, бар булмышын эшкә багышлаган ханым.

Читайте нас: