Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
29 апрель 2019, 11:10

УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ КӨНЕНӘ

19 апрельдә район Хакимияте залында

Урындагы үзидарә көненә багышланган тантаналы чара үтте.


2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә Русиядә Урындагы үзидарә көне билгеләнә. Бу бәйрәмне булдыру турында Указга 2012 елда РФ Президенты В.В.Путин кул куйган. Документта яңа дата календарьга “урындагы үзидарә ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатларында” кертелә диелгән.


Бәйрәмдә һөнәри эшчәнлекләре урындагы кимәлдә идарә итү процессын оештыруга бәйле кешеләрне – авыл биләмәләре башлыкларын, депутатларны, муниципаль хезмәткәрләрне тәбрикләделәр. Аларга аерым җаваплылык йөкләтелгән, чөнки халыкның тормыш кимәле аларның эш сыйфатына бәйле. Әйтергә кирәк, Урындагы үзидарә көне – җәмәгать тормышында актив катнашкан, халык проблемаларына битараф булмаган һәм тирә-як дөньяны уңайлырак һәм матуррак итәргә тырышканнарның гомум бәйрәме.


Урындагы үзидарә гражданнарның нәтиҗәле эшен тәэмин итүдә иң мөһим системаларның берсе. Халыкның имин тормышы турыдан-туры урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәрманлыгына, компетентлыгына, инициативалыгына бәйле. Шуңа күрә аларның эше төрле өлкәләрдә киң белем даирәсе, зур җаваплылык, сабырлык һәм чыдамлык таләп итә.




Бәйрәм чарасы кысаларында иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр бүләкләнде. Тантаналы шартларда аларга “БР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясеннән һәм Стәрлетамак районы муниципаль район Советыннан һәм Хакимиятеннән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Читайте нас: