Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
17 Май 2019, 13:23

ХАКИМИЯТ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Район Хакимиятенең структур бүлекчәләре, учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре Хакимият башлыгы Әнвәр Әбдрәфыйков җитәкчелегендә муниципалитет эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләрен тикшерде.

11 майга язгы кыр эшләре барышы түбәндәгечә: барлык чәчү мәйданнары 121961, 6 гектар тәшкил итә. Шул исәптән бөртекле уҗым культуралары – 22432,1 гектар, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы сабан культуралары – 48658 гектар, техник культуралар – 27509 гектар, бәрәңге – 3053 гектар, ачык грунттагы яшелчәләр – 664, 5 гектар, ябык грунттагы яшелчәләр – 1 гектар, мал азыгы культуралары – 19375 гектар. 2019 ел уңышы өчен хуҗалыкларда тәэсир итүче матдәдә 3650 тонна яки 1 гектар чәчүлеккә 30 килограмм минераль ашлама бар. 10900 тонна орлык (100 %) агуланган, 60181 гектар (107 %) мәйданда дым каплатылды, күпьеллык үләннәрне тукландыру – 7565 гектар (64 %), уҗым культураларын тукландыру – 19657 (85 %) , парларны эшкәртү – 2646 (30 %). Чәчүдә 56 агрегат, шул исәптән 2 МТС мәшгуль.

Районның мәгариф учреждениеләрендә йомгаклау аттестациясе җитте. 11 сыйныф буенча мәгълүматлар базасына – 103 укучы, 9 сыйныф буенча 362 укучы кертелгән. 11 нче сыйныфта йомгаклау иншасын уңышлы язганнар, барысы да йомгаклау аттестациясенә үткән. 11 нче сыйныфта рус теле һәм инглиз теленнән сынау имтиханнары 15 һәм 16 майга планлаштырылган.

6-13 майда районның автомобиль юлларында 23 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 5 кеше зыян күргән. Барлык юл-транспорт вакыйгалары юл хәрәкәте катнашучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга килеп чыккан.
Үткән атнада 1625,51 кв.м мәйданда, ә 15 марттан башлап барлыгы 4151,1 кв м чокырлар ремонтланды, ягъни бу планга карата 76% дигән сүз. Стәрлетамак – Стәрлебаш – Фёдоровка автоюлында 4899,83 кв.м мәйданда, Бүреказган – Стәрлетамак – Раевка – 2560,67 кв.м мәйданда асфальтның өске таушалган өлеше яңартылды.

Шулай ук “Сабантуй-2019” бәйрәменә әзерләнү, 2019 елның икенче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясен оештыру мәсьәләләре дә каралды. Гражданнар мөрәҗәгате белән һәм Хакимият башлыгы йөкләмәләрен башкару эшләре аерым контрольдә тотыла.

Читайте нас: