Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
17 Май 2019, 13:13

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ – КИҢКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ ЭШЕ


Күтәрелгән тема уңаеннан Расиха Сәфәргали кызы Хафизова, Юнир Әбделхәй улы Кәримов, Әхәт Ибраһим улы Баһаветдинов та үз фикерен белдерде. Гәзит – ул, элеккечә, район тормышы көзгесе, дип саный аларның һәркайсы, анда бастырылган һәр материал эчтәлекле һәм укучылар өчен кызыклы булырга тиеш. Бу хәлне үзгәртү һәм яхшырту максатында ветераннар үз тәкъдимнәрен кертте. Мәсәлән, авыл хәбәрчеләре хәрәкәтен активлаштырырга, авыл тормышы һәм хезмәт кешесен тулырак һәм төрле яктан яктырту өчен авыл биләмәләре белән эшне көчәйтергә. Бу эштән хуҗалык җитәкчеләре дә читтә калырга тиеш түгел. Гәзит укучылар саны артсын өчен яшьләр, ил киңлекләрендә хезмәт итүче якташлар турында күбрәк язарга кирәк һ.б.


Власть һәм җәмгыятьнең мәгълүмати бәйләнешен гамәлгә ашыручы Интернет челтәрендәге район Хакимияте рәсми сайты эше, моңа кадәр булган һәм яңа эшли башлаган акцияләр турында эшләр идарәчесе Л.С.Шәйхетдинова сөйләде. Очрашуда катнашучы башкалар да үз фикерләрен белдерде.


Гомумән, чара эшлекле һәм кызыклы булды. Барлык искәрмәләр һәм киңәшләр киңкүләм мәгълүмат чараларының киләчәк эшендә исәпкә алыныр дип ышанабыз.


Читайте нас: