Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
17 Май 2019, 13:37

“МӘДӘНИЯТ СӘГАТЕ”

14 майда район Хакимияте залында “Мәдәният сәгате” форматында киңәшмә үтте. Анда Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков та катнашты.


Ул көнне район мәдәнияте өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне һәм перспективалы бурычларны тикшерү өчен авыл мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре җыйналды.


Киңәшмәне ачып, социаль мәсьәләләр буенча Хакимият башлыгы урынбасары И.Х.Газизов район мәдәнияте өлкәсе эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Илдар Хәләф улы һәр сүзен тәгаен саннар белән ныгытты һәм шулай ук мәдәният йортларында башкарылган һәм планлаштырылган ремонт эшләре турында сөйләде. Ремонт буенча күп эшләр “Урындагы инициативаларны хуплау” һәм “Бердәм Русия” партиясенең “Тәгаен эшләр” программалары буенча башкарыла. Шулай ук ул 2018 елда районның мәдәни тормышында булган мөһим вакыйгаларга һәм казанышларга тукталды.


Бүгенге көндә Стәрлетамак районы мәдәният бүлеге эшчәнлеге өлкәсенә керә: балалар сәнгать мәктәбе; үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, аның составында – биләмәара үзәк китапханә һәм биләмәара балалар китапханәсе, шулай ук 37 авыл китапханәсе (аларның 7се – модельле); район мәдәният сарае, аңа район мәдәният йорты, 28 авыл мәдәният йорты, 8 авыл клубы, 2 күпфункцияле авыл клубы һәм 1 модельле мәдәният йорты керә.


Авыл мәдәният йортларында 199 үзешчән халык иҗаты клуб оешмалары эшли. Анда меңнән ашу кеше йөри. 13 коллектив “халык” исемен йөртә, 4 коллектив “үрнәкле” югары исеменә лаек.


Мәдәният учреждениеләре тарафыннан төрле тематик юнәлештәге чаралар бик күп үткәрелә, бәйрәм һәм истәлекле даталарга багышланганнары бигрәк тә матур һәм хәтердә уелып кала. Болар барысы да, әлбәттә, тырыш хезмәт, иҗади потенциал, дәрт һәм кешеләргә табигать тарафыннан бирелгән талант җимеше.
Эчтәлекле докладны тәмамлап, И.Х.Газизов быел район территориясендә үтәчәк күләмле мәдәни чараларны билгеләде.


Мәдәният учреждениеләре эшендәге проблемалар һәм перспективалар турында район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы И.В.Синебухова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Т.В.Афанасьева, балалар сәнгать мәктәбе директоры Р.Г.Гыйззәтов, район мәдәният сарае директоры вазыйфасын башкаручы Т.О.Сәлимгәрәева чыгыш ясады.


Киңәшмәдә шактый күп мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында – сәхнә костюмнары, музыка кораллары һәм җиһазлары сатып алу, Интернеттан файдалану мөмкинлеген булдыру, балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның контингентын арттыру шартлары, китапханә фондын комплектлаштыру, хезмәтләр күрсәтү спектрын киңәйтү һ.б. Моннан тыш, мәдәният бүлеге начальнигы И.В.Синебухова Стәрлетамак районында тарихи-крайны өйрәнү музее булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.
“Мәдәният сәгате” форматындагы очрашу район мәдәнияте өлкәсе торышын, күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатын яхшырту, матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләрен бергәләп тикшерү мөмкинлеге һәм бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә юнәлеш бирде. Мәдәният хезмәткәрләре өчен мондый очрашулар бик мөһим һәм кирәк.

Читайте нас: