Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
17 Май 2019, 13:31

“МУНИЦИПАЛЬ СӘГАТЬ”

13 майда район Хакимиятендә авыл биләмәләре башлыклары блән оператив киңәшмә үтте. “Муниципаль сәгать”тә муниципалитет Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, аның урынбасаралары, шулай ук структур бүлекчәләр начальниклары һәм белгечләре катнашты. Утырыш эшен район Советы секретаре Л.Ф.Шәяхмәтова алып барды.


Стәрлетамак районында 20 авыл биләмәсе исәпләнә. Һәр авыл биләмәсе эшчәнлеге барышында көн саен төрле мәсьәләләр һәм бурычлар хәл ителә. Эшләр һәм мәшәкатьләр байтак, кагыйдә буларак, аларның күбесе авыл халкы тормышы өчен уңайлы шартлар булдыруга кагыла. Мәсьәләләрнең кайберләрен әледән үк, үз көчләре белән хәл итсәләр, бергәләп, уртак тырышлык белән хәл ителә торганнары да бар, чөнки авыл биләмәләрендә барган үзгәрешләр күпчелек очракта максатка ярашлы бердәм эшкә бәйле. Үткән “Муниципаль сәгать” менә шундый мөһим мәсьәләләрне карауга багышланган да иде инде.


Районда “Яшел Башкортстан” акциясен һәм экологик шимбә өмәләрен үткәрү нәтиҗәләре турында доклад белән район Хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы И.Д.Әхмәтшин чыгыш ясады. Илдар Дим улының сүзләренә караганда, районда экологик айлык барышында шимбә өмәләренә 19407 кеше чыккан, 141 берәмлек техника эшкә кушылган, 584 тонна чүп-чар җыештырылган, 20500 үсенте утыртылган. Агач утырту буенча эш көзге акцияләр һәм шимбә өмәләрендә дәвам итәчәк.


Шулай ук И.Д.Әхмәтшин авыл биләмәләре территорияләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү һәм сәүдә объектлары торышы турында чыгыш ясады, шәхси торак төзелеше һәм күп фатирлы йортлар территорияләрендә очраган кагыйдә бозу очракларын һәм аларга юл куярга ярамаганлыкны билгеләде.


Чүп-чар җыештыру һәм чыгаруны оештыру, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү һәм аларны заманча контейнерлар белән җиһазлау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү турында мәсьәлә көнүзәк яңгырады. Шул сәбәпле Стәрлетамак районын хезмәтләндергән “Эко-Сити” төбәк операторы вәкилләренә бик күп сораулар бирелде.


Авыл биләмәләре башлыклары белән тикшерүгә шулай ук яшәү пунктлары территорияләрендә урнашкан зиратлар торышы мәсьәләсе дә чыгарылган иде. Зиратларны тазарту һәм аларның территориясеннән чүп-чар чыгару кирәклеге билгеләп үтелде. Зиратлар якын арада тәртипкә китерелергә тиеш.
Көннәр коры тору сәбәпле, янгынга каршы хәвефсезлекне үтәү аеруча көнүзәккә әверелә. Шул уңайдан халык арасында аңлату эше алып барыла. Янгынга каршы режим таләпләрен катгый үтәү кирәк, шул исәптән коры үлән һәм чүп-чар яндыруны тыю. Ел башыннан район территориясендә булган янгыннар буенча статистика һәм аларның сәбәпләре турында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе Стәрлетамак районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Р.Р.Мөхәмәтҗанов сөйләп ишеттерде.


Хакимият башлыгың социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Х.Газизов “Сабантуй-2019” бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү анализы белән гомуми бүлек начальнигы Э.М.Гыйбадуллина таныштырды. Анализ нәтиҗәләре күрсәтүенчә, халыкның төп мөрәҗәгатьләре төзекләндерү мәсьәләләренә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә – юллар ремонтлау һәм төзүгә, су белән тәэмин итүгә һәм башкаларга кагыла.


2019 елның икенче яртысына гәзиткә язылу кампаниясе барышы турында “Сельские нивы – Авыл тормышы” гәзите мөхәррире В.Л.Шульга чыгыш ясады.


Шулай ук “Муниципаль сәгать” барышында район территориясендә алдагы сайлау кампаниясе, авыл халкының үзйөрешле машиналары, тагылмалар һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү, районның яшәү пунктларында урамнарга һәм мәйданнарга атамалар бирү, “Изге эш эшләргә ашыгыгыз!” акциясен үткәрү һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылган башка мәсьәләләр каралды.
Тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе буенча авыл биләмәләре башлыклары фикере һәм тәкъдимнәре тыңланды, шулай ук алар докладчыларга үзләренең сорауларын бирә алды.


“Муниципаль сәгать” җыелганнарны ачык диалогка этәрде, урындагы үзидарә органнары алдында торган әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм нәтиҗәле эшкә һәм үзара актив хезмәттәшлеккә әзерләде.

Читайте нас: