Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
24 Май 2019, 12:29

КИҢӘШМӘДӘ

Стәрлетамак районы Хакимияте башлыгы Әнвәр Әбдрәфыйков җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә муниципалитетны үстерү буенча мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә Хакимият бүлекләре һәм службалары, республика һәм федераль власть органнары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


20 майга мәгълүматлар буенча, түбәндәге язгы кыр эшләре башкарылган: 11395 тонна орлык агуланган (100%), 61653 гектар мәйданда дым каплатылган (110%), 7565 гектар күпьеллык үләннәр (64%), 20347 гектар (90%) уҗым культуралары өстәмә тукландырылган, 8341 гектар (71%) күпьеллык үлән, 14817 гектар (70%) уҗым культуралары тырматылган, 9617 гектар (81%) пар җирләре эшкәртелгән. 74309 гектар мәйданда (89%) язгы культуралар чәчелгән, шул исәптән язгы бөртекле һәм бөртекле-кузаклылыр – 44575 гектар (91%). Чәчүдә 28 агрегат мәшгуль, шул исәптән берсе – МТСтан. Хуҗалыкларда 7652 сыер исәпләнә, шул исәптән савым сыерлары – 5984. Һәр сыердан савым 19 кг тәшкил итә, тулай савым – 113,7 тонна.

Үткән атнада районда гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде. 8 янгын булды, шул исәптән 2 очракта коры үлән янды. Һәлак булганнар һәм зыян күргәннәр юк.


“Сабантуй” халык бәйрәменә әзерләнү (гадәттәгечә, ул Бүреказган авылы янындагы акланда үтәчәк, 8 июньдә), 2019 елның икенче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу мәсьәләләре аерым контрольдә тотыла.


Соңгы атнада Хакимияткә гражданнардан 57 язма мөрәҗәгать килде, социаль челтәрләр аша – 52 мөрәҗәгать. Бу мөрәҗәгатьләр юллар төзү һәм ремонтлау, транспорт хезмәтләндерүе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла.


Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Газизовның отчеты тыңланды һәм игътибарга алынды. Барлык йөкләмәләр вакытында үтәлгән.

Нәтиҗәдә Хакимият башлыгы Әнвәр Әбдрәфыйков территорияләрне тазарту һәм төзекләндерү, язгы кыр эшләрен башкару, янгыннан иминлек белән бәйле барлык чараларның төгәл үтәлергә тиешлеген ассызыклады. Кайбер җитәкчеләргә һәм белгечләргә йөкләмәләр бирелде.
Читайте нас: