Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
1 июль 2019, 11:27

ОЛЫ ЯШЬТӘГЕЛӘР СОВЕТЫ


Нинди дә илнең, районның, авылның тарихын гади эшчәннәр, һөнәрман, максатчан, туган якларын яраткан һәм тирә-ягында яшәгән кешеләр хакына күп нәрсәне корбан итәргә әзер кешеләр яза. Безнең районда мондый кешеләр байтак. Үзләренең күпьеллык хезмәте, тирән белемнәре һәм тәҗрибәләре белән алар чын абруй һәм гади эшчәннәрнең ихтирамын яулаган. Хәзер, лаеклы ялда булуларына карамастан, алар район язмышы өчен борчылуларын дәвам итә, зирәклекләрен яшь буын белән уртаклашырга әзер. Аларга киңәш сорап баралар, чөнки актив тормыш позициясе аларга кул кушарып читтә калырга ирек бирми.


Нәкъ шундый кешеләр районның Хакимият башлыгы инициативасы буенча булдырылган Олы яшьтәгеләр советы составына керде. Беренче оештыру киңәшмәсендә район үсешенә сизелерлек өлеш керткән хөрмәтле гражданнар: сугышта катнашкан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе, орденга ия Дмитрий Иванович Николаев, районның танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре һәм оештыручылар – Хафизова Рәсиха Сәфәргали кызы, Захаров Илья Серафимович, Кәримов Юнир Әбделхәй улы, Әхмәтов Спартак Гали улы, Чиликина Мария Семеновна, Баһаветдинов Әхәт Ибраһим улы, чын хуҗалар, зур агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре Коваленко Анатолий Николаевич, Ибраһимов Рәшит Мәхмүт улы, дин әһелләре – Стәрлетамак районы һәм Стәрлетамак шәһәре имам мөхтәсибе Ришат хәзрәт, Олы Куганак авылы Покровка чиркәве православие приходы рухание Миронов Павел Владимирович, оста укытучы Миңнебаев Фәрит Шәһимәрдән улы катнашты.


Аларның һәркайсы турында бик күп сөйләргә булыр иде. Аларның иңендә – зур хезмәт юлы, гади кешеләр иминлеге хакына башкарылган байтак изге эшләр. Якын танышлар очрашуына әверелгән утырыш барышында районның бүгенге торышы турында сөйләштеләр, яшьлекләрен, мөһим һәм авыр вакыйгаларны, кызыклы яки четерекле хәлләрне искә алдылар. Оештыру мәлендә Олы яшьтәгеләр советы рәисе итеп И.С.Захаров сайланды, совет составы һәм аның якын киләчәккә планы расланды. Муниципалитетның җәмәгать тормышында әлеге орган нинди роль уйнаячагы турында һәркем үзенең фикерен әйтте. Районның тармаклар һәм эшчәнлек юнәлешләре буенча коллегиаль органнарын булдыру өчен һөнәрманнарны җәлеп итеп, эшне активлаштыру карары кабул ителде - район Коллегиясен, җитәкчеләр Советын, мәгариф өлкәсен, территориаль инфраструктураны, авыл хуҗалыгы тармагын һәм башка өлкәләрне үстерү советлары төзергә. Бу эшкә авыл биләмәләрен, предприятиеләр һәм оешмаларны да җәлеп итәргә. Проблемаларны бергәләп тикшерү аларны хәл итүне тизләтәчәге белән барысы да килеште.


Производство һәм социаль өлкә өчен үзебезнең кадрларны тәрбияләү, яшь кадрларны авылда калдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Мәктәп, һөнәри белем бирү учреждениеләре, потенциаль эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп, барлык юнәлешләр буенча үзләренең кадрлар резервын булдыру мөһим. Хезмәт һәм патриотик тәрбия бирү яңадан беренче урынга чыгарга тиеш – бүген һәм киләчәктә уңышның нигезе шушы. Бу эшкә дин әһелләрен дә җәлеп итәргә кирәк. Кеше өчен иң кирәкле хакыйкатьләр – изгелек, гаделлек, хезмәт сөючәнлек, якыннарыңа мәхәббәт һәм башкалар гасырлар дәвамында изге китапларга һәм үгет-нәсихәтләргә язылган, алар нинди дә диннең нигезен тәшкил итә һәм җәмәгать әхлагында беренче чыганак булып тора. Безнең бурыч – моңа игътибарлы булу, аны эшебездә файдалану, аеруча яшь буын белән.


Сөйләшү эшлекле, эчтәлекле һәм шул ук вакытта ихлас килеп чыкты. Ахырда Әнвәр Равил улы барлык катнашучыларга ярдәм үтенечен кире какмаганнары һәм эштә ярдәм итәргә теләк белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Безнең төп максат – лаеклы якташларыбызга хөрмәт күрсәтү һәм районның потенциалын саклап калу һәм аны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен кулдан килгәннең барын да эшләү.



Читайте нас: