Аларның туган еллары – 1935 нче. Димәк, балачаклары авыр Бөек Ватан сугышына туры килгән. Ул чакта бик кыен булган – әтиләре, олы абыйлары фашистлар белән алышка киткән, тылда хатын-кызлар, карт-коры гына калган, үсеп килүче буынга да авырлык төшкән. Асылда алар балачакларыннан мәхрүм калган. Азрак ныгыну белән алар олылар белән беррәттән иген җыярга, чәчүлекләрне тәрбияләргә керешкән. Яшькә карап бернинди дә яклау булмаган.
Хәзер исә бу турыда сөйләргә генә кала. Үткәннәренә үкенмиләр. Чөнки бүген алар өчесе дә Үрге Усылы авылында ихтирамлы кешеләр, Салават исемендәге колхозның хезмәт ветераннары, Төньяк урамында күрше генә яшиләр. Гаиләләре белән аралашып яшиләр һәм туган көннәре дә аллы-артлы гына. Беренче булып кунакларны Ильясова Флүрә Гыйният кызы каршылый, ул 18 августта туган. Аның артыннан туган көнен Миңленур Минегали кызы Абдуллина билгели. Бу өч хөрмәтле хатын-кыз арасында иң кечесе – Рәйсә Хәлиулла кызы Рәфыйкова.
Алар эшчән хатыннар гына түгел, ә кайгыртучан әни, гаилә учагын һәм милли йолаларны саклаучы хатын-кызларыбыз да әле. Ф.Г.Ильясова, мәсәлән, кияүгә чыкканчы колхозда сыер савучы булып эшли, соңыннан хуҗалыкта икмәк пешерүче була. Пенсиягә Усылы дәваханәсендә санитарка вазыйфасыннан китә.Тормыш иптәше Әхсән Мирсәяп улы алдынгы механизатор була, гаиләдә бик яхшы дүрт кыз үсә. Р.Х.Рәфыйкова бу яклап бәхетле, Биктимер Корбангали улы белән бергә инде менә 60 ел кулга-кул тотынышып атлыйлар, шулай ук дүрт матур кыз тәрбияләп үстерәләр. Тик менә М.М.Абдуллинага өч баласын ялгызы тәрбияләп үстерергә туры килә, ире яшьли вафат була. Яшелчәчелек бригадасында, ындыр табагында эшли, соңыннан өй эшләренә күмелә.
Җиңел булмаган язмышларына зарланмый алар, үзләрен бәхетле дип саныйлар. Балаларының һәм оныкларының мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы, авылдашларының ихтирамы – моның бәхәссез дәлиле. Күркәм дата уңаеннан эшчән хатыннарыбызның исемнәре хуҗалыкның Почет китабына кертелгән.
Туган көнегез белән сезне, кадерлеләребез! Сәламәтлек, озын гомер телибез сезгә! Безнең барыбыз өчен дә мәхәббәт, изге күңеллелек һәм кешелеклелек үрнәге булып калыгыз!
Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.