28 сентябрьдә Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалеры, тыл эшчәне, хезмәт ветераны, Стәрлетамак районының почетлы гражданины Прасковья Ивановна Грубинага 95 яшь тулды. Юбилярны котларга район ветераннар Советы рәисе Н.А.Миронов, Подлесный авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белгече Г.Н.Филиппова килде. Алар юбилярга район Хакимиятеннән һәм авыл биләмәсе хакимиятеннән чәчкәләр һәм бүләкләр тапшырды.
Прасковья Ивановна Бөек Ватан сугышы елларында “тимер атларда” эшләгән илебезнең легендар хатыннарының берсе. Һәм шунысы мөһим, ул хаклы ялга 80 яшендә киткән, тулаем алганда 65 ел эшләгән. Ә бит биш бала әнисе буларак 50 яшьтә үк пенсиягә чыга алган.
Н.А.Миронов чын эшчән Грубина турында ишетеп кенә белми. “Труд” колхозы рәисе буларак, Николай Александровичка аның белән эшләү бәхете тия. Прасковья Ивановнаны юбилее белән котлап, ул аның күркәм эшлекле сыйфатларын билгеләде һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Быел юбиляр тагын бер датаны билгели. Ул аның хезмәт эшчәнлеге белән бәйле. 80 ел элек 15 яшьлек Паша Чапаев исемендәге колхозда (хуҗалыклар берләштерелгәннән соң “Труд” дип йөртелә башлый) эшли башлый. Колхозчы хатын-кызлар белән бергәләп бодай , тары һәм башка культураларны утый. “Кырмыскалар кебек эшләдек”, - дип әйтеп үтте әңгәмәдәшебез. Сугыш башлангач, барлык авырлыклар хатыннар, карт-коры, һәм Прасковья кебек үсмерләр иңнәренә төшә. Аны корпуслы сабанда эшләргә куялар. “Ике ат сабанны тарта, дилбегәне муенга һәм сөрергә”, - дип сөйли Прасковья Ивановна. Норма 40 сотый була. Шуны үтәмичә, басудан китәргә ярамый. Урак эшләре башланганчы, урман кисәргә озаталар. Эшчән һәм җаваплы кызны иң авыр һәм куркыныч участокка куялар: иптәше белән бергә ул агачларны тамырдан кисә. Ашлык урып-җыю башлану белән урман хәзерләүчеләр кыр эшләренә әйләнеп кайта. Көзен һәм кышын фермага һәм ат абзарына салам ташый.
Сугышның өченче елы бара. Ул каһәрле һаман да бетми. Фронтка алырдай кешеләр Туган илне сакларга китә. Эш урыннарында – тракторларда һәм комбайннарда – аларны хатыннар һәм буй җиткән кызлар һәм егетләр алмаштыра. Прасковьяны да башка кызлар белән бергә 1943 елда тракторчы булырга укырга җибәрәләр. Уку базасы Михайловскта урнаша. Курсантларны яшәргә фатирларга урнаштыралар. Ашханәдә ашаталар. “Ризык 600 г икмәктән торды. Ул балчык сыман иде. Тагын аш бирәләр иде. Аны аш дип әйтеп тә булмый: суны он белән бутыйлар да – менә шул аш”, - дип искә ала Прасковья Ивановна.
Уку тәмамлангач Краснояр МТСында техниканы чәчүгә әзерлиләр. 1943 елның язында алар беренче тапкыр чәчүдә эшли. Кызлар сынатмый, булдыралар! Башта “СТЗ” тракторларында эшлиләр, аннары “ХТЗ”да. Травма алмаган булса, тагын күпме эшләр иде Прасковья “тимер атта” – билгесез. Терсәкле валга маховикны сугып керткәндә кувалда белән кулын җәрәхәтли. Авыртудан кыз аңын югалта. Кулы бик нык шешә, хәтта бармагындагы йөзекне дә кисеп алырга туры килә. Бу бәхетсезләктән соң Прасковьяны учетчик итеп куялар. Кайда гына эшләми ул!
Прасковья Ивановна үзенең шәхси тормышын бик бәхетле булды дип исәпли. Озын гомерле булуын ул уңышлы гаилә коруы белән бәйли. Үзе әйтүенчә, тормыш иптәше Михаил Михайлович бик яхшы кеше булган – изгелекле, аңлаучан, хәстәрлекле. Алар биш бала тәрбияләп үстергән. Оныкларын тәрбияләшкән, аларның балаларын да күрү насыйп булган.
Булачак ире белән ул Валентиновский авылында таныша. Грубиннар гаиләсе бирегә Гафури районыннан күченеп килгән була. Әти-әнисе белән аларның кече уллары фронтовик Михаил. Ул чибәр егет була. Кызлар аңа сокланып карый. Ә ул Прасковьяны сайлый. Ни өчен аны? Бу сорау кызларны, мөгаен, нык борчыгандыр.
“Мин эшчән идем!” – ди горурлык белән Прасковья Ивановна.
Бөек Ватан сугышы елларында үсеп буй җиткән, аннан соң халык хуҗалыгын тергезгән һәм илнең чәчәк атуы хакына күп көч салган кешеләр өчен “эшчән” сүзе үзенә күрә кешенең югары сыйфат билгесе.
Күрүебезчә, героинябызның сугыш елларына туры килгән балачагы һәм яшьлеге тырыш хезмәттә үтә. Тыныч тормыш башлангач ул колхоз производствосы алдынгылары арасында була. 1978 елдан 2005 елга кадәр Прасковья Ивановна Талалаевкада ферма мөдире булып эшли. Аның җитәкчелегендә ферма күрсәткечләре районда иң яхшыларның берсе була. Аның хезмәте Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары белән билгеләнә, аңа “Стәрлетамак районының почетлы гражданины” исеме бирелә.
Прасковья Ивановна әле дә көр күңелле, ул район тормышы белән кызыксына, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. Коронавирус хакында бик борчыла. “Балаларны саклагыз, үзегез сак булыгыз!” – дип теләде юбиляр.
Үзенең матур гомер бәйрәмен юбиляр туганнары, якыннары арасында каршылады. Кызы Люба, оныклары (аның 9 оныгы, 23 туруны һәм бер турунының баласы бар) аны игътибарлары, хәстәрләре белән уратып алган, Прасковья Ивановнага моңсуланырга бирмиләр. Ул да үзенә шөгыль таба: җайлап кына кибеткә икмәк артыннан барып кайта. Кызы аның болай йөрүенә сөенә генә.
Р.ИЛЬКИНА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.