Барлык яңалыклар
ЮБИЛЯРЛАР
25 декабрь 2020, 14:10

ХАЛЫК СУДЬЯСЫ

Валерий Миңнеәхмәт улын район һәм шәһәр судьялары арасында аксакал дип кыю әйтергә була. Ә аны белгәннәр, һәм аның белән бергә эшләгәннәр, шул исәптән элекке халык утырышчылары да, аны чын халык судьясы дип саный һәм юбилее уңаеннан котлаулар җиткерә.

ХАЛЫК СУДЬЯСЫ

хшы кеше белән очрашу һәрвакыт уңай тойгы калдыра. Ә аның белән бергә эшләгән кешеләргә ничек яхшы! Әгәр ул сезнең җитәкчегез булса, бигрәк тә әйбәт. Район суды коллективында рәис Валерий Миңнеәхмәт улы Усманов турында нәкъ шулай дип әйтәләр иде.

Яхшы кеше, әлбәттә, - һөнәр түгел. “Яхшы” сүзе үзе дә күпкырлы, һәм, беренче чиратта, ул характерланучы затның игелеклелеген, әдәплелеген, гаделлеген күрсәтә. Ә дәүләт тарафыннан гаепләнүченең гаепле булу-булмавын билгеләү ышандырылган судья өчен бу сыйфатларның булуы мотлак. В.М.Усманов әлеге таләпләрнең барысына да җавап бирә.

Валерий Миңнеәхмәт улы Стәрлетамак районы судында 28 ел судья була, алардан 11 елын – суд рәисе булып. Усманов безнең республикада бер урында озак вакыт эшләгән судьяларның берсе! Хәтта 2008 елда отставкага чыккач та, контракт буенча тагын дүрт ел судья булып эшли.

Тик һөнәрчелек училищесын тәмамлаган Валерий Усмановка юридик өлкәдә шундый карьера ясаячаксың дип әйткән булсалар, ул, мөгаен, бик гаҗәпләнер иде. Тизрәк эшли башларга теләп, ул хәтта урта мәктәпне дә тәмамлап тормаган. Унбер бала үскән ишле гаиләдә ул икенче бала булган. Усмановлар бай яшәмәгән, әмма бик тату булганнар. Миңнеәхмәт Садыйк улы һәм Нурзидә Шәрифҗан кызы бик зирәк әти-әни булганнар. Балаларын үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр, бер-берсен кайгыртыр- га өйрәткәннәр. Гаиләдә белем культы булган. Яхшы китапларның кадерен белгәннәр, сәясәт белән кызыксынганнар. Стеналарда гәзитләрдән кисеп алынган шул заман геройлары, башка билгеле шәхесләр портретлары эленеп торган. Шуңа да өлкән улларына легендар герой-очучы Валерий Чкаловның исемен биргәннәр.

Кече туганнарын аякка бастырырга әти-әнисенә ярдәм итүне Валерий үзенең бурычы дип санаган. Шуңа да тизрәк белгечлек алу өчен 8 нче сыйныфтан соң Стәрлетамак шәһәренең 15 санлы һөнәрчелек училищесына документларын тап- шырган. Әмма урта белем алырга үзенә сүз биргән.

Уңышлы укып, бер елдан контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча электрослесарь дипломы алып юллама буенча химзаводка эшкә килгән. Эшләгән һәм кичке мәктәптә укыган. Валерий сүзендә торган: армиягә ул урта белем алганнан соң киткән. ХХ гасыр- ның 60 нчы елларында бу югары бәяләнгән. Хезмәт характеристикасы да бик яхшы булган. Шуңа өстәп холкы да күркәм – игелекле, ярдәмчел, җиңел. Валерий Усманов элиталы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән. Бу турыда армия биографиясеннән бер чагу факт сөйли: дивизионның 500 солдаты арасыннан шушы хәрби подразделениенең секретлы часте мөдире булуны аңа гына ышанып тапшырганнар. Җаваплылык бик зур! Кече сержант Усманов йөкләтелгән эшне уңышлы башкарган.

Хәрби хезмәт, документлар белән эшләү аңа ошый. Һәм армиядән соң арытабан уку турында уйланганда, армия хезмәте тәҗрибәсе булачак һөнәрне сайлаганда Валерийга этәргеч бирә. Демобилизацияләнгәч, белгечлеге буенча сода заводында эшли һәм буш вакытында вузга укырга керергә әзерләнә. Бер елдан соң имтиханнарны уңышлы тапшырып Свердловск юридик иниституты Уфа филиалының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Берьюлы укый да, эшли дә.

Җырда җырланганча, мәхәббәт көтмәгәндә килә. Бер уйласаң, мәхәббәт кайгысы юк – укырга кирәк! Әмма ул кабына! Аның Сашасы, Александра Васильевна, Усмановлар яшәгән Шахтау поселогына фармацевтика техникумын тәмамлаганнан соң килә. Күренүенчә, үзенең язмышы белән очрашырга килгән булып чыга. Укуы Валерийга сөйгәненә тәкъдим ясау өчен комачау итми. 1974 елның ноябрендә яшьләр өйләнешә.

Дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен читтән торып укучы студентлар практик эш турында белешмә тапшырыр га тиеш була. Шуңа өстәп белгечлекне сайларга кирәк була. Валерий Миңнеәхмәт улының күңеленә адвокат эше якын була. Шуңа бишенче курста ук ул Республика адвокатлар коллегиясенә керә һәм үзен эшкә җибәрүләрен сорый. Аңа Шаран районында колхозларны хезмәтләндерү буенча адвокат вазыйфасы тәкъдим итәләр. Үзе генә китә: торак әлегә бирмиләр, шуңа яшәп торырга бүлмә алырга

туры килә. Чагыштырамача кыска вакыт эчендә яшь юрист үзен күрсәтеп өлгерә. Бер нәрсә генә начар була: вәгъдәләнгән торакны районда бирмиләр. Ләкин бер михнәткә бер рәхәт дип юкка гына әйтмиләр. Республика адвокатлар коллегиясе рәисе, легендар “Кара генерал” (Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое) Даян Баян улы Мурзин бу турыда белгәч, шунда ук Усмановны Стәрлетамакка күчерергә боерык бирә, яшь гаиләнең анда торагы була. Бу вакытка Усманов институтны тәмамлаган була инде.

Аны юридик консультациягә адвокат булып эшләргә чакыралар. Элек оешма берничә районны хезмәтләндергән була. Яшь адвокатны командировкаларга еш җибәрәләр. Озакламый Усманов турында компетентлы юрист, яхшы иптәш, изге күңелле, ярдәмчел, әдәпле, җаваплы кеше буларак сөйли башлыйлар. Валерий Миңнеәхмәт улын белгәннәр бу характеристикага тагын бик күп җылы сүзләр өсти ала. Судья булгач та ул кешеләр белән эшләүдә үз принципларына тугры кала. 1980 елда Стәрлетамак районы судында халык судьясы вазыйфасына кандидатура турында мәсьләлә хәл ителгәндә (совет заманында судьяларны сайлыйлар иде) нәкъ менә аның кешелек сыйфатлары мөһим роль уйнавын ассызыклап үтәргә кирәк. Әлбәттә, кандидатураны күрсәтү мәсьәләсе партия райкомында хәл ителә. Башка мәсьәләләр белән бергә хокук саклау органнары эшенә кураторлык иткән өченче секретарь Р.С.Хафизова беренче секретарь Ф.И.Машкинга Усмановның кандидатурасын тәкъдим итә. Расиха Сәфәргали кызы район кешеләренең аның турында җылы сөйләүләренә таяна. Күрүебезчә, ялгышмаганнар. Еллар да, югары вазыйфа да героебызны үзгәртмәгән. Ул элеккечә ачык, аралашучан, әдәпле, сөйкемле кеше.

Валерий Миңнеәхмәт улы бар яклап та үрнәк: бик яхшы гаилә башлыгы, кайгыртучан ир, хәстәрлекле әти, оныкларының яраткан картәтисе. Бигрәк тә картәтисен аның эзеннән киткән оныгы Дмитрий сөендерә, ул юридик колледжны тәмамлый, югары белем алу турына хыяллана.

24 декабрьдә Валерий Миңнеәхмәт улына 75 яшь тулды. Үзен яхшы физик формада тотарга аңа спорт ярдәм итә. Еллар үтү белән дә ул коллегалары белән яраткан зур теннисны уйнау өчен спорт залына йөрү гадәтенә тугры кала. Пандемия сәбәпле әлегә тренировкаларга йөрми. Әмма авылда яшәүче

буларак аңа йорт тирәсендә дә шөгыль табылып тора. Яшен “алдарга” аңа үз-үзе һәм тирә-яктагылар белән тату яшәү ярдәм итә. Һәм инде сигез ел хаклы ялда булуына карамастан, Усманов туган коллективы белән бәйләнешне өзми. Цех буенча коллегалары аны хөрмәт итә һәм ярата.

Валерий Миңнеәхмәт улын район һәм шәһәр судьялары арасында аксакал дип кыю әйтергә була. Ә аны белгәннәр, һәм аның белән бергә эшләгәннәр, шул исәптән элекке халык утырышчылары да, аны чын халык судьясы дип саный һәм юбилее уңаеннан котлаулар җиткерә.

Р.ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: