Хезмәт ветераны Зоя Михайловна Родионованы Стәрлетамак районында үз өлкәсендә белемле белгеч һәм профессионал буларак беләләр. Ул “дәүләт бюджеты финансисты” белгечлеге буенча Уфа финанс техникумын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Стәрлетамакта Үзәк саклык кассасы контролеры булып башлый, ә 1966 елда өлкән бухгалтер сыйфатында район Советы башкарма комитетына эшкә күчә. Аннары берничә ел планлы комиссиядә эшли, 1986 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы район Советының бухгалтерлык хезмәтен җитәкли.
Агымдагы елның гыйнвар ае башында З.М.Родионовага 80 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән күп кенә район оешмалары вәкилләре хаклы рәвештә котлый ала, чөнки җирле советларның башкарма комитетлары 90 нчы еллар башында үзгәртеп корылгач, Зоя Михайловнаның вазыйфасы Стәрлетамак районы хакимиятенең баш бухгалтеры дип атала башлый. Бу билгеле бер белемнәр генә түгел, тырышлык, ныкышмалылык, принципиальлек таләп итүче зур һәм мәшәкатьле эш. З.М.Родионова белән бергә эшләгән барлык кешеләрнең фикере буенча, ул эшен бик яхшы башкарган. Аның исәбендәге күп кенә мактау грамоталары һәм рәхмәт сүзләре дә шул хакта сөйли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа икенче класслы дәүләт хезмәте киңәшчесе чины бирелгән.
Табигате буенча Зоя Михайловна битараф булмаган һәм эшлекле кеше. Төп эше белән параллель рәвештә ул сайлау комиссияләре акчаларының исәп-хисабын да алып бара, ә 2002 елдан алып 2006 елга кадәр аны район территориаль сайлау комиссиясе секретаре итеп сайлыйлар. Республика Үзәк сайлау комиссиясенең “БР сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен” Мактау грамотасы юбилярыбызның хезмәт һәм иҗтимагый характеристикасын лаеклы тулыландыра.
Ләкин Зоя Михайловна үз казанышлары турында сөйләргә яратмый, күбрәк үзенә искиткеч кешеләр, җитәкчеләре – М.М.Сөендеков, С.Х.Шакиров, Р.М.Ишморатов, А.И.Силиванов, Л.Ф.Анпилогов, Л.В.Мурсаиков, М.С.Чиликина белән эшләү бәхете тигәнлеген билгели. Финанс мәсьәләләрен хәл итүдә алар һәрвакыт гаделлек һәм намуслылык күрсәткән.
Район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов З.М.Родионова турында бик күп җылы сүзләр әйтә. Әлеге структура төзелгәннән бирле Зоя Михайловна аның эшендә актив катнаша – ул район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы, пенсионерларны торак-коммуналь, көнкүреш хезмәтләндерү буенча даими комиссия рәисе. Бу өлкәдә дә шулай ук бүләккә ия – ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча актив эшчәнлек алып барган өчен аңа Республика ветераннар советы президиумының Мактау грамотасы тапшырылган.
Гаиләсе турында әйтмәсәң, юбилярның портреты тулы булмастыр, мөгаен. Тормыш иптәше Николай Николаевич белән алар иңне-иңгә терәп 56 ел бергә гомер кичерә. Ул педагог, Стәрлетамак белем бирү учреждениеләрендә музыка өлкәсендә хезмәт салган, аның яраткан халык уен коралы – думбра. Алар ике кыз тәрбияләп үстергән. Өлкән кызлары Еленаны, кызганычка каршы, авыр чир бу дөньядан алып киткән. Бүген әти-әнисе янында икенче кызлары Ольга һәм өч оныклары.
“Безнең әни игелекле һәм ачык кеше, - ди Ольга Николаевна. - Тормыш авырлыкларына карамастан, ул күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырыша. Эшеннән тыш, әни һәрвакыт бакчачылык белән дә мавыкты, иң яратканы – помидор һәм борыч үстерү. Оптимист һәм тормыш сөючән әни безнең өчен бар нәрсәдә үрнәк булып тора. Сәламәтлеге нык булсын, ә еллар аны картайтмасын иде”.
Юбилеегыз белән Сезне, Зоя Михайловна! Тормыш кыенлыклары алдында чигенмәс һәм һәр яңа көнгә сөенеп яшәр өчен, характерыгызның шундый асыл сыйфатлары алга таба да Сезнең ышанычлы юлдашларыгыз булсын дип телибез.
Л.ИВАНОВА.
Фото Родионовларның
гаилә архивыннан.