Барлык яңалыклар
ЮБИЛЯРЛАР
3 февраль 2021, 14:00

КҮРКӘМ ХОЛЫКЛЫ КЕШЕ

Үрге Усылы авылында яшәүче хезмәт ветераны Фатыйха Зариф кызы Вахитовага 2 февральдә 85 яшь тулды

Салават агрофирмасындагы традиция буенча, мондый көнне юбилярларга котлаулар белән киләләр. Урындагы башлангыч ветеран оешмасы рәисе Б.К.Рәфыйков барлык авылдашлары һәм хуҗалык җитәкчелеге исеменнән юбилярларга чәчкәләр һәм бүләкләр тапшыра, хезмәтләре һәм чыдамлыклары, җиңел булмаган тормыш юлын үткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Фатыйха Зариф кызы сугыш балалары буыныннан. Ул Кәримовларның күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән, соңгы, ундүртенче бала була ул. Әти-әнисе колхозда бик күп эшли, тик барыбер ярлы яшиләр. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, тормыш бөтенләй авырлаша. Бала-чагаларның күпләре исән калмый, һәр гаиләдә ачлыктан һәм авырулардан балалар үлә.

Авыр хатирәләр бүген дә ветеранның күңелен борчый: “Әни көне буе колхоз эшендә булды, мин кечкенә килеш еш кына өйдә берүзем кала идем. Хәтеремдә, ачыкканлыкны ничек тә басар өчен, ак балчык белән сыланган мичне ялый идем...”

Балаларның өлкәнрәкләре шулай ук колхозда эшли, ә кайберәүләрен гаиләдән күп чакрымнар еракка урман хәзерләргә яки торф чыгарырга озаталар. Фатыйханың туганнарының берсе, Хәтимә, туган өенә әйләнеп тә кайта алмый – 1943 елда чит җирдә дөнья куя, аңа 18 яшь була. Абыйсы Тимерханга фронтта сугышырга туры килә.

- Сугыш, ачлык. 1941 елда миңа 5 яшь кенә тулган иде, - дип искә ала Фатыйха апа. – Ашау җитми, җылы киемнәр булмый, уенчыклар һәм тәм-том турында сүз дә юк. Ләкин кемнең дә булса өметсезлеккә бирелүен күрмәдем – халык җиңүгә ышанды, хәтта балалар да боекмады, барысы да эшләде: олысы да, кечесе дә.

15 яшеннән Фатыйха өлкәннәр белән беррәттән эшли башлый. Ул колхоз фермасында савучы була. Ә кызга 18 яшь тулгач, авыл егете Зөфәр Вахитов аңа тәкъдим ясый. Тату яшиләр. Гаилә башлыгы Усылы МТСында эретеп-ябыштыручы булып эшли, яхшы хезмәт хакы ала, гаиләдә биш бала туа.

- Әти-әниебез 50 елга якын тату тигез гомер кичерде, - дип сөйли кызлары Әлфия Зөфәровна. – Балачакларында үзләре кыенлыкларны күп күргәч, безнең барысы да булсын, укып чыгып үз тормышыбызны имин башласын, дип тырыштылар. Әтиебез 2006 елда гүр иясе булды. Хәтеремдә калганча, әти- әниебез һәрвакыт эш белән мәшгуль булды, әниебез өй эшләрен дә башкарырга өлгерә иде, производствода да алдынгылар исәбендә булды. Аның бүләкләре әле булса саклана, алар арасында “Алдынгы савучы” дип язылган ал тасма һәм таныклык, аларны аңа 1967 елда тапшырдылар. Бер ара ул участок дәваханәсендә санитарка булып эшләде, ә хаклы ялга яшелчәчеләр бригадасыннан чыкты.

Вахитовларның өч кызы, әтиәниләре үрнәгендә, үзләрен авыл хуҗалыгына багышлаган – Әлфия белән Зөлфия пенсиягә чыкканчы дуңгызчылык комплексында эшләгән, Гөлфара да Рощинскийда эшли. Иң өлкәне Камил һәм кечеләре Наилә Норильск шәһәрендә яши һәм эшли. Балалары әниләрен онытмый, кайткалап торалар, бар яклап та ярдәм итәләр. Оныклары да картәниләрен бик ярата, нәнәләре пешергән бәлешләрдән дә тәмлерәкне бер җирдә дә ашаганнары юк, диләр.

Ветеран оныгы Рилия һәм кияве Илмир белән яши, өйдә барлык уңайлыклар бар, ул якыннарының мәхәббәте һәм хәстәре белән уратып алынган. Мондый игътибарга юбиляр сөенә. Холкы буенча ачык күңелле, изгелекле Фатыйха Зариф кызы яшь буынга көчле һәм чыдам булуларын, намуслы эшләүләрен тели, чөнки бары тик тырыш хезмәт һәм сабырлык, мохтаҗларга ярдәм итәргә әзерлек белән хөрмәт яуларга һәм күп нәрсәгә ирешергә була.

Ветеран Вахитованың бар гомере бу сүзләргә дәлил булып тора. Юбилеең белән, Фатыйха Зариф кызы! Сәламәтлек, бик күп якты, шатлыклы көннәр Сезгә!

Л.ПЫЛАЕВА.

Фото гаилә архивыннан.

Читайте нас: