Барлык яңалыклар
ЮБИЛЯРЛАР
5 февраль 2021, 15:00

ЯЗМЫШ АНЫ ИРКӘЛӘМӘГӘН

1 февраль көнне Максимовка авылында яшәүче Нина Ивановна Рящинага 70 яшь тулды

Тормышта ул позитив һәм көләч кеше, хәтта гади булмаган тормыш хәлләрендә дә оптимизм һәм яхшыга ышанычны ничек саклый алуы турында сорауга, шаярту катыш җавап бирә: “Мөгаен, Советлар Союзында үскәнгә һәм тәрбияләнгәнгәдер. Үз-үземне белгәннән бирле шуны хәтерлим, һәрвакыт авыр булды, әмма без укыдык, эшләдек, максатлар куйдык һәм, үзебез сайлаган эшкә тулысынча бирелеп, аларга ирештек”.

Ул Куганак авыл Советының Покровка авылында күп балалы Жигаловлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе колхозда эшләгән, балалар гади крестьян хезмәтенең нәрсә икәнен бик иртә белгән. “Әти миңа 12 яшь булганда дөнья куйды, – дип искә ала Нина Ивановна, – сигез бала белән калган әнигә җиңел булмады. Без кулдан килгәнчә аңа булыштык – чәчүлекләрне утарга йөрдек, урып-җыю вакытында эшләдек, мәктәптә дә яхшы укырга тырыштык”.

Нина Ивановна гаилә альбомын кулына ала. Андагы әйберләрнең ничек пөхтә саклануы тырыш хуҗабикәнең табигате турында сөйли. Менә 4, 5, 6 сыйныфларда укуда ирешкән уңышлары өчен Нина Жигалованың Мактау грамоталары, ә менә каралы-аклы фоторәсемнәр – аларда ул сыйныфташлары белән мәктәп яны участогында эшли, һәм һәр фотода аның йөзендә ягымлы елмаю чагыла. Мәктәптә Нина башлап җибәрүче булмаса да, зур активист була – аны отряд советы рәисе, кече сыйныф укучылары өчен вожатый итеп сайлыйлар.

Арытаба альбомның целлофан кесәләрендә Нинаның студент еллары турында сөйләүче фотолар: менә ул велоспорт буенча авыл хуҗалыгы институты җыелма командасы әгъзасы, Краснодар краендагы тренировка җыеннарында, аудиториядә лекциядә.

Авыл хуҗалыгы институтына Нина урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ук китә, сайлауга Свердлов исемендәге колхоз рәисе йогынты ясый (ул вакытта А.М.Базанов рәис була). Ул чыгарылыш сыйныф укучылары белән сөйләшә, авылда белгечләр җитмәүгә зарлана, менә берәрсе авыл хуҗалыгы институтына укырга керсә иде, ди. Ике кеше ризалаша, шул исәптән Нина да…

Вузда уку аңа җиңел бирелә. Агрономия факультетын уңышлы тәмамлап, кыз Жданов исемендәге колхозга юллама ала һәм хезмәт эшчәнлеген агроном-орлыкчы буларак башлый. Аннары аны 3,5 мең гектардан артык сөрүлек җирләре беркетелгән трактор бригадасы агрономы итеп билгелиләр. Яшь белгеч өчен бу бик зур һәм җаваплы эш була.

Тәүге мәлдә җиңел булмый, көннәр киләчәк уңыш турында кайгыртып үтә. Әмма аңа һәрвакыт үз эшен намус белән башкару, яхшы нәтиҗәләргә ирешү теләге ярдәм итә. Аның тырышлыгы, эшкә дөрес каравы аркасында хуҗалыкта гектарыннан 28 центнерга кадәр бөртеклеләрне җыеп алалар, сызма культуралар уңышы да сөендерә. 1980 елда Н.И.Рящинага БАССРның атказанган агрономы исеме бирелә.

Киеренке эшкә карамастан, характеры буенча активист Нина җәмәгать эшләреннән дә баш тартмый, колхозның комсомол оешмасы секретаре була, ә 1982 елда республиканың 75 делегаты составында ил профсоюзларының XVIII съезды эшендә катнаша.

Рящина хезмәт биографиясенең икенче өлешен урындагы үзидарә өлкәсенә багышлый – 17 ел ул Максимовка авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятен җитәкли. Бу вазифа хәзер шулай атала, ә 1990 елда ул авыл Советына эшләр идарәчесе булып килә, кыска гына вакыт эчендә рәис итеп сайлана.

- Авыр булдымы?

- Намус белән эшләү бер җирдә дә җиңел түгел. Шуңа күрә агрономияне калдырдым да, чөнки эшкә башкача шулкадәр көчне бирә алмадым – өч бала игътибар һәм хәстәр таләп итә иде.

Әмма идарәче эше алай ук җаваплы түгел, дип кем әйтте. Шулай Нина Ивановна бу өлкәдә дә тырышып эшли, бар булмышын халык проблемаларын хәл итүгә багышлый. Һәм монда ихтыяҗ бик катгый булганлыктан түгел, ул исә башкача эшли белми. Шуның өчен дә авылдашлары хөрмәтен яулый.

– Авыл Советлары эшендә район җитәкчеләре – Ф.И.Машкин, Х.Х.Шагиев, Р.С.Хафизова, Л.Ф.Шәяхмәтова зур ярдәм күрсәтте. Торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Минемчә, кешеләр өчен ничек җитте, шулай эшләү ярамый.

Нина Ивановна бергә тату эшләгән, бер-берсенә сүз белән генә түгел, ә эш белән дә ярдәм иткән хезмәттәшләрен – Н.Н.Шишкова, Н.А.Федорова, М.И.Девенко, Н.П.Коновалова, М.Н.Алексеева һәм башкаларны искә алды.

- Бернигә дә үкенмим, – ди юбиляр, – гомерем бәхетле булды. Балалар үсте, белем алды, үз гаиләләре бар – яшиләр һәм эшлиләр, миңа бик яхшы оныклар бүләк иттеләр, мине игътибарсыз калдырмыйлар. Әгәр барысын да яңадан башларга мөмкин булса, мин берни дә үзгәртмәс идем.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: