Барлык яңалыклар
ЮБИЛЯРЛАР
19 март 2021, 13:00

УЛ РАЙОННЫ ПРОЕКТЛАШТЫРГАН

Фәридә Сәмигулла кызы Әлхамованың бөтен хезмәт юлы – ул архитектурага гимн. Кырык елга якын ул башкорт архитектурасын үстерүгә, нәтиҗәле булышлык итте, шуның утыз елдан артыгын – Стәрлетамак районының тышкы күренеше өстендә эшләде.

Фәридә Сәмигулла кызы Әлхамованың бөтен хезмәт юлы – ул архитектурага гимн. Кырык елга якын ул башкорт архитектурасын үстерүгә, нәтиҗәле булышлык итте, шуның утыз елдан артыгын – Стәрлетамак районының тышкы күренеше өстендә эшләде. Бу еллар эчендә үзен профессиональ архитектор итеп кенә түгел, проект һәм шәһәр төзелеше эшен талантлы оештыручы буларак та күрсәтте. Районның архитектура үсеше үзгәртеп кору елларыннан башлап хәзерге заманга кадәр аның күз алдында узды.

“Мин үз һөнәремне бик яраттым. Бу еллар кызыклы эш белән тулы булды", - дип характерлый үзенең хезмәт биографиясен Фәридә Сәмигулла кызы. Бу минутта аның йөзе шатлыклы елмаюдан балкый, ә күзләре бәхеттән нур чәчә.

Архитектура юлы аңа язмыш тарафыннан әзерләнгән була. Ул нәселдән килгән архитектор түгел. Киресенчә, Фәридә әти-әнисе юлыннан китсә, су каналы эшчесе яки хезмәткәр булыр иде. Ул мәктәп эскәмиясеннән үк укытучы һөнәре турында хыяллана. Хәтта Стәрлетамак шәһәренең 3 санлы мәктәбен тәмамлагач, документларын максатлы рәвештә педагогия институтына тапшыра. Әмма хыялын чынга ашырырга бер-ике балл җитми кала.

- Вакытны бушка уздырмас өчен беренче туры килгән уку йортына керергә карар иттем. Бер ел укырмын да, аннары яңадан педагогия институтына керү имтиханнарын тапшырырмын, дип уйладым. Стәрлетамак төзелеш техникумына сәнәгать һәм гражданлык төзелеше бүлегенә укырга кердем, - дип искә ала Әлхамова.

Техникумда уку шулкадәр үзенә җәлеп итә ки, кыз аны уңышлы тәмамлавын сизми дә кала. 1972 елда Фәридә хезмәт эшчәнлеген ул вакытта химзавод идарәсендә урнашкан “Гипрохлор” Мәскәү институты филиалының Стәрлетамак комплекслы бүлегендә башлый. Генпланның төзелеш төркемендә проектчы булып эшли. Җитештерү объектлары, химия заводы цехлары проектларын сыза.

- Бу катлаулы, әмма кызыклы эш иде. Менә сиңа объект бирәләр, һәм син фундаментын исәпләүдән алып түбәгә кадәр аның проектын төзисең. Проектларны Мәскәүдә килештерделәр. Бу проектлауда искиткеч тәҗрибә булды, - дип уртаклаша Фәридә Сәмигулла кызы.

1980 елда инде тәҗрибәле проектчы Әлхамова районга килә. Капиталь төзелеш бүлегенең проект-смета төркеме инженеры булып эшли башлый. Тиздән төркемнең баш инженеры, бүлек начальнигы вазифасына кадәр үсә. 1994 елдан 2004 елга кадәр Фәридә Сәмигулла кызы – Стәрлетамак районының баш архитекторы.

- Бу еллар эчендә күпме төрле проектлар гамәлгә ашты! – дип сөйли ул. – Торак йортлар, социаль, мәдәни тәгаенләнештәге объектлар. Аларның һәркайсы артында – авыл эшчәннәре тормышы, аларның мәдәни ялы, мәгариф үсеше. Мин һәрчак авыллар төзелешләре билгеле таләпләргә туры килсен дип кенә түгел, ә күзләрне сөендерерсен, матур, уңайлы һәм төзек булсын дип тырыштым. Әлеге вакытта берәрсе билгеле бер торак пунктны искә алганда таныш йортлар, биналар, урамнар күз алдына килеп баса...

Архитектура үсешенә зур өлеш керткәне өчен Фәридә Әлхамовага “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелгән. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте министрлыклар һәм ведомстволарның Мактау грамоталары белән билгеләнгән.

Төп эшеннән тыш, Әлхамова җәмәгать эшләре өчен дә вакыт таба. Шулай, ул сайлау комиссияләре эшчәнлеген оештыруда даими катнаша. Ә 2010 елда Стәрлетамак районы территориаль сайлау комиссиясен җитәкли. Беренче карашка бу кызыклы булмаган эш аңа аеруча ошый. Фәридә Сәмигулла кызы аны тере һәм эчтәлекле дип атый. Нәкъ менә ул аңа авыр югалтуны – тормыш иптәшенең вафатын кичерергә ярдәм итә. Күп еллар ире аның өчен терәк һәм таяныч була. Алар бергә балалар тәрбияләп үстерә, оныкларын көтеп ала.

Бернигә дә карамастан, Фәридә Әлхамова тормышын уңды, дип саный. Аның бар нәрсәсе дә була: яраткан эше, менә дигән коллективы, зирәк остазлары. Ул ярдәм иткән, өйрәткән, киңәш биргән, аңа ышанган кешеләрнең исемнәрен дулкынланып искә ала. Алар арасында Л.Ф.Анпилогов, Р.С.Хафизова, М.С.Чиликина, Л.Ф.Шәяхмәтова һәм башкалар бар. Әйткәндәй, Фәридә Сәмигулла кызының балачак хыялы педагогик юнәлешне сайлаган кызында тормышка аша. Ә героинябызның архитектурадагы юлын дизайнер һөнәрен алган оныгы дәвам итә.

Шушы көннәрдә Ф.С.Әлхамова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны хезмәттәшләре, дуслары, якыннары һәм туганнары җылы котлады. Без туган көне уңаеннан барлык изге теләкләргә кушылабыз, сәламәт тормыш, күтәренке кәеф һәм актив еллар, оптимизм, елмаюлар, сәяхәтләр, гармония телибез!

А.САРЫ

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы

Читайте нас: