Барлык яңалыклар
ЮБИЛЯРЛАР
23 гыйнвар , 12:05

"Герой ана" исеме - аның төп бүләге

Талач авылында яшәүче Роза Дәүләтгани кызы Сәгыйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде.  

"Герой ана" исеме - аның төп бүләге
"Герой ана" исеме - аның төп бүләге

Республикада Ана елы дип игълан ителгән 2001 елда Уфада “Зеленая роща” шифаханәсендә ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләр өчен махсус заезд оештырылды. Алар арасында Талач авылыннан Роза Дәүләтгани кызы Сәгыйдуллина да булды.

Заездны оештыручылар герой аналарга нинди ихтирам белән карауларын ул әле булса онытмый. Җырлар, биюләр белән концерт куйганнар, тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Котларга республика президенты килгән, аның исеменнән тантана сәбәпчеләренә чәй сервизлары бүләк иткәннәр. Сәгыйдуллиннар аны әле дә куллана – кадерле кунаклар килгәндә ул һәрвакыт өстәлдә. Мәсәлән, хуҗабикәнең 90 яшьлек юбилее көнне нәкъ шулай булды. Бу вакыйганы юбилярның туганнары һәм якыннары, авылдашлары, районның җәмәгать оешмалары вәкилләре бердәм һәм күңелле итеп билгеләде.

Талачта туган һәм үскән, гомере буе биредә яшәгән Роза Дәүләтгани кызы Сәгыйдуллина тирә-якта билгеле һәм хөрмәт казанган кеше. Ул – хезмәт ветераны, колхозда, ә аннары ялгыз яшәүче авылдашларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ару-талуны белмәгән эшчәннең 50 елдан ашу гомуми стажы бар. Районга бар гомерен багышлаган юбиляр Стәрлетамак районының почетлы гражданины ал тасмасын горурлык белән күрсәтә. Ә Герой-ана исемен ул үзенең төп бүләге дип исәпли. Тормыш иптәше Сәяхетдин Хөснетдин улы белән Роза апа ун бала үстергән. Иренең бик иртә бакыйлыкка күчүенә җаны әрни аның – балаларының хезмәт сөючән, ихтирамлы, лаеклы кешеләр булып үсүенә ничек сөенер иде ул. Ә оныклары, туруннары нинди яхшылар – бүген алар бер взвод хәтле, 60ка якын кеше, шул исәптән биш турунының баласы да! Картәниләре һәркайсына ягымлы сүз таба, тәмле ризыклар пешерә, зирәк киңәшен бирә, юата.

Олы яшьтә булуына карамастан, Роза Дәүләтгани кызы туган авылындагы һәм илдәге вакыйгалар белән кызыксына. Украина белән конфликт сәбәпле бик борчыла. Менә бит ничек килеп чыга – сугыш чорына туры килгән балачагында үзе бик күп михнәт кичергән (әтисе 1941 нче елда фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган – фашистлар белән сугышта һәлак булган), ә хәзер яшь буын шундый ук бәлагә тап булды. Якын кешеңнең хезмәттән кайтуын көтүнең нәрсә икәнлеген һәм моның өчен күпме көч, батырлык, өмет һәм ана мәхәббәте таләп ителүен ул ишетеп кенә белми. Улы Гаяз чирек гасыр гражданнар тынычлыгы һәм иминлеге сагында торган, бүген ул запастагы милиция подполковнигы. Махсус хәрби операция башлану белән улы Раил ярты ел конфликт зонасында хезмәт иткән, контракт ахырында гына якыннары әнисенә аның нинди “командировка”да булуы турында сөйләгән. Аның артыннан оныгы Фәнзил, кызы Фәйрүзәнең улы, Ватан суверенитетын яклаучылар сафына баскан. Роза Дәүләтгани кызы көн саен догада, Аллаһы Тәгаләдән җирдә тынычлык урнашуны, әтиләр, уллар, абыйлар, оныкларның исән-имин әйләнеп кайтуларын сорый.

Роза апа һәрвакыт шәфкатьле күңеле һәм юмартлыгы белән аерылып торган. Аның күркәм сыйфаты бар – мохтаҗларга ярдәм итү, кешеләрнең хәленә керә белү. Бәлки, бу сугыштан соңгы авыр үсмерлек чорыннан яки хезмәт һәм хәстәр белән тулы өлкән үзаллы тормыштан киләдер. Күп кенә авылдашы аңа халык чаралары белән сырхауларны дәвалаганы, үз куллары белән ясаган кирпечтән салкын өйдә яңа мич чыгарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтле. Кешеләр аның авыру авылдашларын һәм балаларны үз кәҗәләре сөтеннән ясалган кымыз белән дәвалавы, хуҗалыгында күпләп мал-туар асраганда һәрвакыт сөт һәм каймак белән юмарт уртаклашуы турында сөйли.

Роза апа хәзер дә эшсез утырмый, ялкауланырга күнекмәгән. Элек декрет яллары да бирмиләр иде, ди: балага кырык көн тулгач та – эшкә! Өйдә дә өлгергән, колхозда да уңган эшчән буларак танылган, өстәвенә үзешчән сәнгатьтә катнашкан, клубта концертларда җырлаган һәм биегән. Кәҗә мамыгыннан матур җылы шәлләр бәйләргә дә вакыт тапкан. Сәгыйдуллиннарның балалары барысы да яхшы укыган, тамаклары тук, өсләре бөтен булган. Бүген бәхетле балачаклары, ярдәме, назы һәм мәхәббәте өчен әниләренә аларның һәркайсы рәхмәтле. “Безгә әни янында узган һәр минут кадерле, – ди юбилярның балалары һәм оныклары, – хәзер аңа җылылык һәм хәстәр бүләк итәргә безнең чират җитте. Озак яшәсен, сау-сәламәт булсын һәм гомере буе әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашкан оптимизмы, күңел күтәренкелеге сүрелмәсен”.

Л.ПЫЛАЕВА.

Г.БИКМӘТОВ фотосы.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас