Айгөл авылында яшәүче хезмәт ветераны, күпбалалы әни Хрестиния Викентьевна Евдокимовага 90 яшь тулды
Ул бер нәрсәгә дә үкенми һәм тормышында бер нәрсәне дә үзгәртергә телми. Өлешенә сынаулар төшсә дә, аның тормышы үзе кебек авыл эшчәннәре тормышыннан һич аерылмый дип ышана юбиляр. Балачагы сугыш чорына туры килүгә һәм михнәтләр кичерүенә карамастан, ул күп һәм намуслы эшләгән, балалар үстергән, якыннарын югалтканда нык булырга тырышкан.
- Әтием сугыш башланганда ук һәлак булды, - дип искә ала Хрестиния Викентьевна, - фронтка барып җитә дә алмаган, безнең солдатлар белән тимер юл составын немецлар бомбага тоткан. Әнием ике бала белән калды. Авыр яшәдек, иртәдән караңгыга кадәр эш тә эш, шуңа күрә без ачлык-ялангачлыкны тулысы белән кичердек. Сугыш бетеп күп тә үтми үпкә ялкынсынуыннан әниебез дә вафат булды. Ул вакытта миңа 13 яшь иде, һәм мин колхозга дуңгыз караучы булып урнаштым. Сеңлем Зинаны балалар йортына тапшырдылар...
Үсмер кызның бер көтү терлек белән ничек эш итүен бүген күз алдына китерүе дә читен. Бу бит бик авыр эш, өстәвенә ул вакытта барысы да кул көче белән эшләнгән – азыкны әзерләп таратырга, араннарны чистартырга, иң мөһиме үрчемне саклап калырга кирәк булган. “Алла сакласын, бер дуңгыз баласы үлсә, бик каты таләп итәләр, бала дип тормыйлар, өлкән кешегә кебек җәза бирәләр иде”, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Героинябызның алдагы тормышы да хезмәт белән тулы була. Дуңгыз абзарында эшләгәннән соң, башка урыннарда хезмәт куя – Чкалов исемендәге колхозда (соңрак “Урал” колхозы” ашлык җилләтә, бодай, көнбагыш чәчүлекләрен утый, чөгендер басуында эшли. Яшьли кияүгә чыга. Ире, шушы авыл егете, тракторчы, комбайнчы була – иртә яздан башлап көз ахырына кадәр басуда, производствода. Евдокимовлар яхшы исәптә була, аларның портретлары еш кына Почет тактасында эленеп тора.
- Ирем Василий бик яхшы, эшчән иде, - дип дәвам итә Хрестиния Викентьевна. – Без аның белән алты балага гомер бирдек. Йорт салдык, ихата тутырып мал-туар асрадык, бит балаларны аякка бастырырга кирәк иде. Берничә ел сөтчелек комплексында бергә эшләдек: ул – азык цехында, мин – савучы булып. 50 ел тигез тату гомер иттек, Василий 2004 елда бакыйлыкка күчте. Нишлисең инде, хәзер балаларымның да икесе генә калды – Федор һәм Юрий. Мине ялгыз калдырмыйлар, ярдәм итәләр, моның өчен аларга рәхмәт.
Мәрхәмәтле, сабыр булганы, олы яшьтә булуына карамастан, тормыштан ямь-тәм табып яшәргә, эшсез утырмаска һәм кемгә авыр, шуңа ярдәм итәргә тырышканы өчен балалары да әниләренә рәхмәт әйтә. “Үзе 50 килограммнан чак артык булса да, рух көче һәм ышанычлылыгы ун кешегә җитәрлек, - дип уртаклашты улы Юрий. – Ул һәрвакыт яхшы хуҗабикә булды, кулында ут уйнатып торды. Балачакта өс-башыбызга кием-салым тегә иде, хәзер инде шөгыльләнми, ләкин ике тегү машинасы әле булса өйдә саклана. Ә менә оныкларына һәм яраткан киявенә оекбашлар һәм бияләйләр әле дә бәйләп бирә ала. Барысын да ачык йөз белән каршы ала, сыйлый, шуның белән бергә бервакытта да язмышына зарланмый, тормыш заяга узмады, булганына шөкер итәм, ди”.
Әйе, өлкән буын кешеләре, бигрәк тә сугыш чоры балалары, авырлыкларга зарланырга күнекмәгән. Тормышта үзләре ирешкән бар нәрсә – аларның ару-талуны белмәгән хезмәтләре, тырышлыклары һәм зур сабырлыклары нәтиҗәсе. Айгөл авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе П.П.Макеев бүгенге юбилярыбыз турында менә нәрсә сөйләде: “Урал” колхозы сөтчелек комплексын аякка бастыру җиңел булмады. Мине анда мөдир итеп тәгаенләделәр. Хрестиния Евдокимова, Ольга Ефимова, Христина Алексеева, Валентина Евдокимова кебек авыл эшчәннәре һәм, аңлашыла ки, белгечләр һәм барлык терлекчеләр тырышлыгы белән аны проект куәтенә чыгара алдык. Савучылар ул заманда инде машина белән сыер саву операторлары дип аталалар, фермада сөтүткәргеч, корпусларда азык тараткыч эшли иде. Тик шулай да хатын-кызлар эше шундый ук киеренке һәм бик җаваплы булып кала бирде. Хрестиниянең төркемендә 50 сыер исәпләнә, өч тапкыр савалар – соңга калырга, процесс барганда әкрен кыймылдарга ярамый иде... Асылда, колхозның сөт производствосы хатын-кызлар иңендә күтәрелде дә. Кыска вакытта бер сыердан еллык савым 2800-2900 килограммнан 3200 килограммга кадәр артты. Савучыларыбызның хезмәтенә әле булса сокланам. Хәзер андый героик эшчәннәрне, мөгаен, табып та булмыйдыр”.
Хатын-кызлар чыннан да дәртләнеп эшләгән. Иртә белән балаларын яслегә илткәннәр, үзләре автобуска утырганнар да – фермага. Сменадан соң өйләрендә эшләргә, гаиләләрен ашатырга, өс-башларын карарга, юарга, ә кич белән клубка репетициягә барырга да өлгергәннәр. Героинябыз чуаш халкы җырларын җырларга бик яраткан. Әле дә ярата. Кайдан гына көч таба икән...
90 яшьлек юбилеен Хрестиния Викентьевна яхшы кәеф белән каршылый. Даталарны, исемнәрне яхшы хәтерли, ярыйсы гына әйбәт күрә һәм ишетә. Кулдан көч китә, кайчак баш та әйләнә, шунысы кызганыч, ди. Күп кенә авырлыклар кичерергә туры килүгә карамастан, тормышы турында елмаеп сөйли һәм өлешенә төшкән кечкенә бәхеткә дә сөенә белә. Туган көнендә дә Хрестиния Викентьевна бүләкләрне һәм җылы теләкләрне ихлас елмаеп кабул итте. Ә кунаклар – Айгөл авыл биләмәсе башлыгы, район ветераннар советы рәисе, авыл мәдәният йортыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашлары, 95 яше белән дә котларга килергә вәгъдә иттеләр. Озын гомерле юбилярыбызның югары дәүләт бүләкләре булмаса да, аның өчен иң яхшы бүләк тормыш үзе булган. Җиңел булмаган вакытта ныклык күрсәтеп, сугыш еллары авырлыкларын башыннан кичереп, бар булмышын гаиләсенә багышлап, Ватан иминлеге хакына намуслы хезмәт куеп, ул иң мөһименә – яраткан, хөрмәтле, намуслы һәм риясыз кеше булуга ирешкән. Бу да бөек батырлык!
Л.ПЫЛАЕВА.
Г.БИКМӘТОВ фотосы.