Авыл тормышы
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ЮБИЛЯРЛАР
6 март , 09:52

“Әни янда булу – бәхет”

17 февральдә Николаевка авылының Үзәк урамында 8 нче йортта хөрмәтле хуҗабикә адресына җылы һәм ихлас котлаулар яңгырады – хезмәт ветераны, “Почет билгесе” ордены кавалеры Александра Ивановна Пимкинага 90 яшь тулды.

“Әни янда булу – бәхет”
“Әни янда булу – бәхет”

17 февральдә Николаевка авылының Үзәк урамында 8 нче йортта хөрмәтле хуҗабикә адресына җылы һәм ихлас котлаулар яңгырады – хезмәт ветераны, “Почет билгесе” ордены кавалеры Александра Ивановна Пимкинага 90 яшь тулды. Хезмәте белән туган як үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән гади авыл эшчәне тормышындагы мөһим датаны авылдашлары һәм районнан килгән кунаклар шатланып билгеләде. Аларны юбилярның иң якын кешеләре – кызлары Елена һәм Наталья кунакчыл каршы алды. “Әнинең янда булуы – бәхет. Ул безнең өчен үрнәк һәм таяныч, гаиләбезнең үзәге”, - ди алар.

Олы яшьтә булуына карамастан, Александра Ивановна ихлас елмая, аннан позитив һәм тормыш сөючәнлек сирпелә. Иңенә күп авырлык төшсә дә, ул тормышына зарланмый.

Александра Ивановна Пимкина сугыш чоры балаларының героик буыныннан. Николаевка авылында дөньяга килгән. Әтисе, 1913 елда туган Иван Григорьевич Трунов, 1939 елда армиягә алынган, Бөек Ватан сугышын узган. Үзен белгәннән бирле Александра һәрвакыт эштә. Сугыштан соң аңа озак укырга туры килмәгән, хуҗалыкны торгызырга кирәк булган. Әтисенең, нигә укырга теләмисең, дип ачуланганын һәм үзенең, бөтен җирдә эшче куллар җитешми, мин инде зур, дип җавап кайтарганын хәтерли ул.

- Ул вакытта миңа 12-13 яшь иде, - дип елмая юбиляр, - сигез ай май заводында эшләдем, аннары кошчылык фермасына чакырдылар. Дуңгыз караучы да булдым, ашлык урып-җыюда да эшләдем. Әмма барыннан да күбрәк фермада савучы булып хезмәт куйдым.

Александра Ивановна Калинин исемендәге колхозның сөт производствосында өч дистә ел эшләгән. Нинди дә һава торышында ул көн саен фермага эшкә барган. Хатын-кызлар сыерларны кул белән сауган, азыкны ат белән ташып, малларга үзләре тараткан – сәнәк белән эш итүдә ир-атлардан һич калышмаганнар, кышын туң силос чапканнар.

- Александра Ивановнаны күптәннән беләм, - дип сөйли колхоз ветеранын юбилее белән котларга килгән районның почетлы гражданины Анатолий Николаевич Коваленко. – Колхоз рәисе булып эшли башлаганда, бу хатын-кызлар үзләренең тырыш хезмәте белән миңа бик нык булышты. Ул заманда фермаларда машина белән саву яңа гына кертелә башлаган иде, савучылар бу могҗиза-аппаратлардан курка иде. Александра яңа эшкә беренчеләрдән булып тотынды, аның артыннан башкалар да иярде. Намуслы хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен ул “Почет билгесе” ордены, “В.И.Ленинның тууына 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде. Ул вакытта бүләкләрне таратмадылар, аларны эшләп алдылар.

Николаевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гөлнәфис Гафиева, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Андрюшенкова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Владимир Зазулин хөрмәтле юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтте. Кунаклар аның озак еллар дәвамында намуслы хезмәт куюын билгеләде, аңа чәчкәләр һәм бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде. Александра Ивановна барысына да игътибарлары һәм хәстәрләре өчен рәхмәт белдерде. Өлкән буынга үзләрен онытмауларын һәм хөрмәт итүләрен тою бик мөһим булуын әйтте. “Рәхмәт, кадерлеләрем, барыгызга да бәхет һәм изгелекләр телим, авырмагыз, сау-сәламәт булыгыз...”, - дип кабатлады.

Юбилярның өендә чиста, якты, китәсе дә килми. Агартылган стеналар һәм буялган киң идән такталары, караватларга өелгән бизәкле япмалы кабарып торган мендәрләр, гобелен җәймәләр һәм кабырчык рәвешендәге тоткалы комодлар – биредә якты һәм уңайлы, әйтерсең вакыт хуҗабикәнең яшь чагында, үзе шикелле үк шат күңелле һәм энергиясе ташып торган ахирәтләре белән фермада эшләгән чорда туктап калган.

Вакыт аяусыз, бик тиз үтә. Бүген хезмәт ветераны Александра Ивановна Пимкинаны кызлары хәстәр белән уратып алган. Ире, Петр Иванович, күптән инде бакыйлыкка күчкән, озын гомерле юбилярның ике оныгы һәм бер туруны бар, алар аның янына килеп йөри, әбиләрен игътибарлары белән сөендерәләр. Ул вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырыша, телевизордан яңалыклар карый, махсус хәрби операцидә катнашучы яугирләр өчен ихлас борчыла һәм тиз арада җиңүләренә өметләнә. Озын гомерлелек серен ачуын соравыбызга гади генә җавап бирде: ялкауланмаска, эшләргә, кешеләргә күңел җылысын кызганмаска һәм тормышны яратырга.

Александра Ивановна, Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез!

Л.ПЫЛАЕВА.

Автор фотосы.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас