Наумовка авылында яшәүче Валерий Викторович һәм Любовь Ивановна Онищенко күркәм юбилейларын билгеләде. Кулга кул тотынышып гомер юлыннан 50 ел бергә атлый алар.
Һәр гаилә ике кешенең тормышын мәңгегә үзгәрткән беренче очрашудан башлана. Любовь Ивановна белән Валерий Викторовичның мәхәббәт тарихы 1975 елда Стәрлетамак шәһәрендә башлана. Уфада укуын тәмамлагач, кызны Валерий Викторович эшләгән мебель фабрикасына эшкә җибәрәләр. Башта алар коллегалар кебек кенә аралаша, ә хезмәт коллективы җыелышларының берсендә намуслы хезмәтләре өчен икесен дә Мактау грамоталары белән бүләкләгән көнне барысы да үзгәрә. Тантаналы өлештән соң Валерий Любаны өенә кадәр озатырга тәкъдим итә. Беренче тапкыр бергә саф һавада йөрү, тегесе-монысы турында сөйләшү һәм ихлас елмаюлар – болар барысы да зур һәм якты мәхәббәтнең башлангычы була.
Гашыйклар 1976 елның 21 февралендә өйләнешәләр. Шуннан бирле ир белән хатын һәрвакыт бергә, шатлыкларны да, авырлыкларны да уртак бүлешәләр. Башка гаиләләр кебек үк, алар да сынаулар аша үткән: ил белән бергә авыр вакытларны кичергәннәр, предприятиеләрдә айлар буе хезмәт хакы түләнмәгән вакытта тормыш-көнкүрешәрен корганнар, балаларын аякка бастырганнар. Ләкин нәкъ менә шушы җиңел булмаган чаклар аларны бер-берсен яхшырак аңларга, авыр минутларда ярдәм итәргә һәм хәтта кечкенә вакыйгаларда да шатлык табарга өйрәткән.
Алтын юбилярларның иң якты хатирәләре, әлбәттә, балалары туу белән бәйле. Беренче булып кызлары Оксана дөньяга килгән. Ул әнисенең ярдәмчесенә әверелгән – бәләкәйдән бергә бәлеш пешергәннәр, бәйрәмнәргә өйне бизәгәннәр, тәртип урнаштырганнар.
Берничә елдан соң язмыш гаиләгә тагын бер шатлык бүләк иткән – уллары Андрей туган. Беренче тапкыр кебек үк, тормыш дулкынландыргыч мизгелләр белән тулган – бала биләүләре, тәүге тешләр һәм беренче адымнар. Мәхәббәт, җаваплылык һәм уртак мәшәкатьләр белән бәйләнгән гаилә тагын да ныгыган.
Любовь белән Валерий озак вакыт Стәрлетамакта яшәгән. 2002 елда алар Наумовка авылына күченгән. Шәхси йорт аларга иркенлек, ирек һәм бәхетле гаилә тормышы өчен яңа мөмкинлекләр бүләк иткән. Балалары үскән һәм әти-әниләре кебек, тормышта үз урыннарын тапкан. Кызлары Оксана гаиләсе белән Наумовка авылында төпләнгән, үз йортында бәхетле оя гына түгел, ә уңышлы “СадОкс” питомнигын да булдырган. Моңа ул яраткан тормыш иптәше һәм гаиләсе ярдәмендә ирешкән. Стәрлетамакта гаиләсе белән яшәүче уллары Андрей үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган – ул Росгвардиядә хезмәт итә, ә кыюлыгы һәм ныкышмалылыгы аңа җаваплы эшендә ярдәм итә.
Бүген Онищенколар авылда хөрмәтле гаилә, аларның биш оныгы, һәм бер туруны бар. Олы оныгы гаиләсе белән Кыргызстанда яши, елына бер туганнарын күрергә кайта, алар бу очрашуларны түземсезлек белән көтә һәм моның белән чиксез бәхетле. Калган оныклары янәшәдә яши, һәрвакыт килеп йөриләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Әгәр кирәк булса, хуҗалыкта да булышалар – яшьләр әби-бабасына һәрнәрсәдә ярдәм итә.
Гаилә пары күптән инде хаклы ялда, шуңа карамастан, Валерий Викторович эшләвен дәвам итә: ул Наумовкадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәгендә каравылчы. Әмма аның өчен эш – актив калу мөмкинлеге генә түгел, ә кешеләргә файда китерү дә. Ә өйдә аны сөекле хатыны тудырган җылылык һәм уңайлылык көтә.
Бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә? Бу сорауга Онищенколар гади генә җавап бирә: бер-береңне хөрмәт итүдә, ышануда һәм мәхәббәттә. Ике кешенең мөнәсәбәтләрен ныгыта торган иң мөһим нәрсә – ул ярдәм һәм кайгырту, ди Валерий Викторович һәрвакыт. Ә Любовь Ивановна, мәхәббәт һәм хөрмәт вак-төякләрдән: җылы сөйләшүләрдән, бәхәсләшкәндә сабыр булудан, янәшәңдә сине һәрвакыт аңлаган һәм ярдәм иткән кешең булган өчен рәхмәт әйтә белүдән башлана, ди. Ә яшь парларга алар бер-берсен саклауларын, ышануларын, аңлый, тыңлый һәм ишетә белүләрен теләде.
Валерий Викторович белән Любовь Ивановнаны алтын юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тагын күп еллар бергә гомер итүләрен телибез.
Н. ЗАЙКИНА.
Наумовка авылы.