

Аның тормыш сөючәнлегенә һәм оптимизмына хәтта 30 яшьлекләр дә көнләшергә мөмкин. Күп кенә яшьтәшләре күбрәк табиблар белән аралаша, ә ул чирләр турында уйламаска тырыша – кызыксынып гәзитләр укый, көн саен саф һавада йөрергә чыга, кайчак үзе белән скандинав йөреше өчен таяклар да ала. Үзенең “Лада Калина”сы руле артына да утыргалый – кибеткә яки күрше авылда яшәүче кызына бару өчен. Шул кадәре саллы яшь булуга ышанырлык та түгел, ди. Аңа барысы да кызыклы, бар нәрсә турында белергә һәм үз фикерен белдерергә тели. Бар гомерен туган ягына багышлаган, вазыйфасы буенча һәм күңел юмартлыгы белән башкаларга ярдәм иткән кешенең характеры шундый.
Биктимер Корбангали улы Рәфыйковны туган авылында гына түгел, бөтен районда, хәтта республикада да беләләр. Чөнки аның барлык хезмәт биографиясе кешеләр белән уртак тел таба белү, аларны ышандыра алу, шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашу таләп ителгән өлкәләр белән бәйләнгән. Кайсы гына вазыйфасын алсаң да – комсомол оешмасы секретаре, колхоз парторгы, авыл Советында эшләр идарәчесе, юрисконсульт яки башлангыч веераннар оешмасы рәисе – ул бөтен урында да туган колхозының чәчәк атуы һәм эшчәннәр иминлеге өчен җан атып торган, авыл кешеләренең мәнфәгатьләрен яклаган. Монда аңа тумыштан килгән кызыксынучанлыгы һәм әдәплелеге, туган җирен яратуы, иртәгәсе көнне кешеләр тагын да яхшырак яшәсен дип хезмәт куярга омтылуы ярдәм иткән.
Колхоз чабанының улы танылган җәмәгать эшлеклесенә, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалерына, Русия ветераннары советының мактау билгесе иясенә кадәр ничек үсеп җитүе турында гәзитебез бер тапкыр гына сөйләмәде. Биктимер Корбангали улы БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия, аның исеме Башкортстан ветераннар советы һәм Салават исемендәге колхоз почет кенәгәләренә кертелгән. Аның өендә булган Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын санап бетерерлек түгел. Алар арасында КПСС өлкә комитетыннан һәм БАССР Югары Советы Президиумыннан да бар. Ә Стәрлетамак районының почетлы гражданины ал тасмасын Рәфыйков аерым горурлык белән күрсәтә. Бары тик туган җир кешегә көч-куәт бирә, нинди дә башлангычында уңышка өмет уята, дип исәпли ул. Усылы җирендә аның хезмәт биографиясе 65 ел дәвам иткән, пенсиягә чыккач та хезмәт ветераны актив җәмәгать эшен туктатмаган – район ветераннар советы президиумы әгъзасы һәм Җәмәгать советы әгъзасы сыйфатында олы яшьтәге авыл кешеләренә ярдәм итү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл иткән. Ул 22 ел Усылы башлангыч ветераннар оешмасын җитәкләде.
Җәмәгать эше өлкәсендә янып яшәү кайдан килә соң? Бу сорауга Биктимер Корбангали улы гади җавап бирә: “Күз алдыңда Социалистик Хезмәт Герое Рәис Гобәйдулла улы Баһаветдинов, РСФСРның атказанган агрономы Мәгасүм Мәхмүт улы Яппаров кебек талантлы оештыручылар һәм танылган шәхесләр үрнәге булганда башкача эшләргә буламы соң. Аларның эшкә һәм кешеләргә мөнәсәбәте мине һәрчак сокландырды һәм дәртләндерде, мин бар яклап аларга охшарга тырыштым”.
Бергә эшләү, алардан күп нәрсәгә өйрәнү бәхете тигән башка кешеләрне дә Рәфыйков һәрвакыт рәхмәт белән искә ала. Бу – район комсомолы башлыгы Иван Максимович Лукин, КПСС Стәрлетамак райкомының беренче секретарьлары Василий Никитович Крупеня һәм Федор Иванович Машкин. Аларның ярдәме һәм зирәк остазлыклары аркасында яшь комсомолец, ә аннан соң партияле ул заманда иң алдынгы булган Салават исемендәге колхоз парторгы булып үсеп җиткән.
- Алдагы эшемдә өлкән иптәшләр биргән сабакларның кирәге чыкты, - дип елмая юбиляр, - бигрәк тә Усылы авыл Советы эшләр идарәчесе вазыйфасында, анда мин 16 елдан артык хезмәт куйдым. Шулай ук ветераннар өлкәсендә дә. Мине берничә тапкыр БАССР Югары Советына сайлаулар буенча сайлау комиссиясе рәисе, шулай ук район суды һәм Башкортстан Югары суды халык утырышчысы итеп тәгаенләделәр.
Район һәм республика ветераннар хәрәкәтен үстерүгә Рәфыйков керткән саллы өлеш турында шундый факт ачык сөйли: 2021 елда аның 85 яшенә Уфадан республика Башлыгы Р.Ф.Хәбировтан җылы котлаулар белән телеграмма килгән.
Биктимер Корбангали улын гаилә бәхете дә урап узмаган. Тормыш иптәше Рәйсә Хәлиулла кызы белән алар тигез, тату гомер иткән, дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Рәмилә белән Әлфия тормышларын медицина өлкәсе белән бәйләгән, Нәзирә тегүче булган, ә Зөлфия Усылы авылы китапханәсендә мөдир булып эшләгән. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән Рәфыйковларның тугыз оныгы һәм 13 туруны бар.
Кызганычка, Рәйсә Хәлиулла кызы 2024 елда бакыйлыкка күчкән. Тормыш иптәше кайгыра, бит алар 68 ел иңне иңгә терәп, шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашып яшәгән... Рәфыйковларның яшь буыны аны ялгыз калдырмый, алар һәрвакыт әтиләренә ярдәм итәргә әзер. Өч кызы гаиләләре белән авылда яши, әтиләре янына еш киләләр, хәлен белешеп торалар. Әниләре каты авырый башлагач, һәм әтисенә даими ярдәм кирәк булгач, Әлфия Биктимер кызы Уфадан туган йортына күчеп кайткан. Ул әтисен карый, тәмле ризыклар белән сыйлый, өйдә тәртип урнаштыра. Ире Рифкать Рафаил улы әлегә эшли, ялларда Усылыга кайта – хуҗалык буенча ир-ат мәшәкатьләре аның өстендә.
Юбилее көнне, әлбәттә, якыннары һәм авылдашларыннан җылы сүзләр һәм теләкләр күп булды, чәчкәләр һәм бүләкләр белән районнан кунаклар килде. Безнең редакция дә котлауларга кушыла, бит Биктимер Корбангали улы күп еллар район гәзитенең авыл хәбәрчесе булды, хезмәт ярышлары, алдынгы колхозчылар һәм ветераннар турында мәкаләләр китереп торды, шуның белән якташларының һәм район гәзите журналистларның хөрмәтен казанды.
Хөрмәтле Биктимер Корбангали улы! Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз, без сезне совет чорында тәрбияләнгән зирәк аксакал буларак беләбез, арытабан да акыллы, игелекле, сабыр, ышанычлы һәм батыр булып калуыгызны телибез. Ныклы сәламәтлек, иминлек Сезгә, һәр көнегез яраткан һәм якын кешеләрегезнең күңел җылысы белән тулы булсын!
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.
Е.Ф. СПЕВАК,
Стәрлетамак районының почетлы гражданины:
- Биктимер Корбангали улын 1976 елдан, партия райкомына эшкә килгәннән бирле беләм. Бу вакытта ул Салават исемендәге колхоз парторгы иде. Рәфыйков танышуның тәүге минутларыннан ук ачыклыгы, әңгәмәгә әзер булуы белән җәлеп итте. Ул грамоталы, укымышлы һәм тәрбияле кеше. Ул җавап биргән өлкә шактый киң иде – колхоз коллективы эчендә социалистик ярышлар оештыру, вымпелларны туры басуда тапшырып җиңүчеләрне хөрмәтләү, үзешчән артистларның һәм агитбригадаларның игенчеләр һәм терлекчеләр алдында күчмә чыгышларын оештыру аның өстендә иде. Ә Германия, Әфганстан һәм башка илләрдән килгән делегацияләрне Стәрлетамак җирендә каршы алу, шулай ук ГДР Галле округы Тиссен кооперативына җавап визитлар оештыру парторгтан нинди зур оештыру сәләтләре таләп итә иде.
Башка вазыйфаларда да Рәфыйков эшне шулай ук грамоталы алып барды – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хуҗалык эшләренә беркайчан да катнашмады, кешеләр дәртләнеп эшләсен өчен хезмәт куйды, производство ветераннарының тормыш шартларын яхшырту турында кайгыртты, колхоз составына кергән авылларны төзекләндерү өчен күп эш башкарды.
Р.Т. БАЙБӘКОВ,
2000-2019 елларда Усылы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы, бүгенге көндә башлангыч ветераннар оешмасы рәисе:
- Юбилярыбызның бай биографиясендә Усылы авыл Советында эшләр идарәчесе булып эшләве аерым урын алып тора. Бу вазыйфа игътибарлылык, пөхтәлек һәм, әлбәттә, авыл кешеләренең үтенечләренә кешелекле мөнәсәбәт таләп итә. Биктимер Корбангали улы барлык шушы сыйфатларга ия. Туган авылында яшәп һәм эшләп, ул авыл биләмәсенең һәр кешесен – яшен дә, картын да белә, шуңа да документлар белән бәйле мәсьәләләрне грамоталы хәл итә, кешеләргә юридик киңәшләре белән ярдәм итә. Рәфыйков ветеран оешмасы өлкәсендә дә конкрет эшләре белән эз калдырды. Ул бик яхшы гаилә башлыгы, тормыш иптәше белән җитмеш елга якын яшәделәр, дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр. Гаилә яшь буын өчен үрнәк булып тора.
А.И. БАҺАВЕТДИНОВ,
1982-2000 елларда Стәрлетамак районы хакимияте эшләр идарәчесе:
- Биктимер Корбангали улын 1980 елдан бирле беләм. Шул вакытта ук ул тәҗрибәле партия-сәясәт хезмәткәре иде инде. Б.К.Рәфыйков ныкышмалылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. 30 елдан артык колхозда парторг булып эшләде, аннары 10 елдан артык авыл Советында эшләр идарәчесе булды. Хаклы ялга чыккач, үзенең юридик белемен һәм бай тормыш тәҗрибәсен риелтор эшендә кулланды, авыл кешеләре өчен шәхси торакны, корылмаларны, җир пайларын хосусыйлаштыруга документлар оформить итте. Моннан тыш, күп еллар башлангыч ветераннар оешмасын җитәкләде.
Юбиляр бүген дә актив һәм күтәренке рухлы. Узган елларны искә алып, ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белән район җитәкчеләре, шулай ук актив авыл кешеләре исемнәрен телгә ала. Ә аның тормыш девизы булып, минем карашка, тормышны ярату һәм кешеләрне хөрмәт итү тора.
Яшә һәм исән-имин бул, Биктимер Корбангалиевич – остазым һәм өлкән иптәшем!