Авыл тормышы
+24 °С
Облачно
ЮБИЛЯРЛАР
8 Мая , 09:30

Йөзендә – якты елмаю

Хөрмәтле юбилярыбыз 1931 елның 20 апрелендә Стәрлетамак районы Петропавловка авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Евдокия һәм Парфен Мельниковларның өч баласы арасында ул иң кечесе булган. Ләкин балачагы ваемсыз гына узмага

Йөзендә – якты елмаюЙөзендә – якты елмаю
Йөзендә – якты елмаю

Үрге Усылыда яшәүче Зинаида Парфеновна Богдановага 95 яшь тулды

Хөрмәтле юбилярыбыз 1931 елның 20 апрелендә Стәрлетамак районы Петропавловка авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Евдокия һәм Парфен Мельниковларның өч баласы арасында ул иң кечесе булган. Ләкин балачагы ваемсыз гына узмаган: авыл кешеләре сугышка кадәр дә җиңел яшәмәгән – ачлык булып торган, хәллерәк крестьяннарны кысрыклаганнар һәм раскулачить иткәннәр. Ә совет җиренә фашист илбасарлары аяк баскач, халык өлешенә бөтенләй авыр сынаулар төшкән.

Сугыш

Эшче куллар һәр тарафта җитмәгән, чөнки бөтен сәламәт ир-егетләрне фронтка алганнар, ә яше яки сәламәтлеге буенча ярамганнарны хезмәт армиясенә озатканнар. Күпләр өйдә хатыннарын, кечкенә балаларын, олыгайган әти-әниләрен калдырып, доброволец булып киткән. Монда инде уен һәм курчаклар кайгысы калмаган – тылдагылар җиңүне якынайтырга ярдәм иткән.

Сугыш башланганда Зинаидага 10 яшь булган. Өлкән туганнары колхозда эшләгән, әтиләрен Салаватка кирпеч производствосына эшкә җибәргәннәр. “Әти анда озак булды, без өйдә калдык: әнием өлкән туганнарым белән иртәдән төнгә кадәр колхоз эшендә булды, ә мин йорт хуҗалыгын карадым, - дип сөйли әбекәй. – Нинди дә булса азык хәстәрләргә, бакчаны утарга, су сибәргә, мал-туарны карарга кирәк иде. Сыерыбыз һәм берничә тавыгыбыз бар иде. Алар исәбенә яшәдек тә инде. Кемдә сөт юк, аларга кыенрак булды. Күп кенә күрше балаларның якын-тирәдәге авылларга хәер эстәргә барганын хәтерлим. Хәерне күбрәк кечкенә эне-сеңелләре белән йөргәннәргә бирүләрен сөйлиләр иде – бездә халык йомшак күңелле, мәрхәмәтле...”

Зинаида 5 класс белем алган, башкача укырга туры килмәгән, бит сугыш елларында балалар өлкәннәр белән беррәттән җир сөргән, чәчкән, басуларда ашлама тараткан. Героинябыз бик тә атта эшләргә яратканын әйтә – кышын чанада печән ташыган, урак вакытында – басуда эшләүчеләргә су китергән, ә аннан ашлык алып кайткан, тик элгәре аны чиләкләп зур арбага төяргә кирәк булган. Башта ат җигә алмаган – көче җитмәгән, шуңа күрә олырак малайлардан ярдәм итүләрен сораган. Аннан соң үзе дә өйрәнгән, һәм нинди дә эшне өлкәннәрдән һич калышмый башкарган.

Җиңү

- Җиңү көнен хәтерлисезме?

- Бик яхшы хәтерлим! Авылда ул көтеп алынган вакыйга турында белмиләр иде әле. Колхоз рәисе репродуктор сыйфатында ни өчендер мине сайлады. Үз карарын ул, “син хәзер олы инде” дип аңлатты, ул чакта миңа 14 яшь тулган иде. Яңгырлы көн иде, кызыл флаг бирделәр, өстемә плащ кидерделәр һәм авыл буйлап үтеп, “Җиңү! Җиңү!” дип кычкырып игълан итәргә куштылар. Бар кеше дә урамга йөгерешеп чыкты, шатландылар, кемдер елады, кемдер көлде, кочаклаштылар, бер-берсен котладылар...

Гаиләсе

Ире Таһир Хаҗи улы Богданов белән бергә алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ире Усылыдан булган, 1951 елда туй үткәргәннән соң ул аның янына кечкенә саман йортка күчеп килгән. Яшьләр хуҗалык тота башлаган, соңрак яңа өй салганнар – ире РТСта эретеп ябыштыручы, аннары шунда ук нормировщик булып эшләгән. Күп еллар “Коммунизм байрагы” район гәзите белән хезмәттәшлек иткән, якташлары һәм колхоз тормышы турында мәкаләләр язган. “Ул бик эшчән кеше иде, - дип сөйли юбиляр, - тату яшәдек, аны колхозда да хөрмәт иттеләр, безгә өй төзегәндә булыштылар. Аннары ул иҗади кеше иде, мандолинада оста уйнады. Шәһәрдә курсларда укып, соңгы елларда хаклы ялга чыкканчы Үрге Усылы мәдәният йортында директор булып эшләде. Мин дә концертларда катнаштым – зур бәйрәмнәрдә җырладым һәм биедем. Хәзер дә җырларга яратам һәм тормышка зарланмыйм”.

Балалары

Богдановлар һәрвакыт зур хуҗалык тоткан, көчләрен кызганмыйча, хезмәт куйганнар, балаларының бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә үсүен теләгәннәр. Бүген инде олы кызлары юк, Зинаида Парфеновна яраткан Таһирын да җирләгән. Бик юксына…

Әбекәй моңсу гына иске фоторәсемнәрне карый, хатирәләрен яңарта. Үсмер чагыннан ук ул гомере буе туган иле иминлеге хакына хезмәт куйган. Җиңүнең юбилей медальләре белән горурлана, чөнки сугыш елларында колхозда хезмәт салган, аларны кадерләп саклый, тантаналы мизгелләрдә кия. Йөри алганда, мәдәният йортына чараларга барган, үзе кебек үк, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр сынауларны кичергән яшьтәшләре белән аралашкан. Хәзер сәламәтлеге мөмкинлек бирми – аякларында көч юк, күзләре дә начар күрә, кайчакта саф һава суларга гына чыга. Шулай да Зинаида Парфеновна зарланмый, балаларының уңышларына сөенә: кызы Светлана әтисе эзеннән киткән, ул – БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, гаиләсе белән Мишкә районында яши; улы Рим Наумовкада төпләнгән, кызы Римма – Дергачевка мәктәбендә укытучы. Шундый балалар белән ничек горурланмыйсың инде! Юбилярның тугыз оныгы, егерме туруны һәм бер турунуның баласы бар. Якыннары әбине ялгыз калдырмый, янына килеп йөриләр, һәрьяклап ярдәм итәләр. Шуңа да хезмәт һәм сынаулар белән тулы 95 ел гомерне авыл хатыны Ходайның бүләге итеп кабул итә. Шуңа да йөзендә якты елмаю балкый.

Л. ПЫЛАЕВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

        

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас