

Узган җомгада Үрге Усылы мәдәният йортының зур бию залында күркәм вакыйга булды – авыл халкы гомер юлыннан биш дистә ел кулга-кул тотынышып атлаган дүрт парны котлады.
Бу чара шуның белән дә әһәмиятле – ул Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елы һәм Халыкара гаилә көне кысаларында үткәрелде, ә чакырылган барлык парлар язмышларын туган авыллары белән бәйләгән. Любовка авылыннан ике пар – Вера Николаевна һәм Иван Николаевич Агафоновлар, Людмила Николаевна һәм Николай Порфирьевич Ивановлар. Үрге Усылыдан бәйрәмгә Зоя Александровна һәм Фәварис Сәлах улы Абдуллиннар, Мария Габдрәхимовна һәм Илдар Хәмидулла улы Фәткуллиннар килгән иде.
Парлар залга дулкынландыргыч Мендельсон маршына керде, аларны алкышлар белән каршы алдылар, шуның белән һәр парның җиңел булмаган тормыш юлына тирән ихтирам белдерделәр. Ләкин алар үз өлешләренә төшкән барлык сынауларны һәм авырлыкларны лаеклы үткән.
Вальс, җылы котлаулар, чәчкәләр һәм бүләкләр – барысы да 50 ел элек булгандагы кебек. Тик хәзер алар тормыш тәҗрибәсе туплаган әти-әни, озак еллар дәвамында җылы хисләрне, үзара ихтирам һәм тугрылыкны саклап калу өчен гаилә мөнәсәбәтләрен ничек корырга кирәклегенә авылдашларына, иң әүвәл якыннарына, лаеклы үрнәк күрсәтүче сөекле картәни һәм картәти.
Алтын юбилярларны Усылы авыл биләмәсе башлыгы Юрис Вахитов, район Советы секретаре Люция Шәяхмәтова котлады. Район ЗАГС бүлеге вәкилләре һәр гаилә парына Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан сәламләү хаты һәм чәй сервизы тапшырды. Үрге Усылы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән артистлар башкаруында матур җырлар, биюләр бүләк итте.
Кунаклар юбилярларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туганнары арасында озын-озак бәхетле гомер кичерүләрен теләде.
Л. ИВАНОВА.
Район ЗАГС бүлеге фотосы.
Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Гаилә – нинди дә җәмгыятьнең нигезе, һәм нәкъ менә гаилә кыйммәтләре традицияләрне сакларга, тәҗрибәне буыннан-буынга тапшырырга һәм тотрыклы җәмгыять формалаштырырга ярдәм итә. Ныклы гаиләләр – көчле Башкортстанның нигезе. 2026 елны һәр гаиләдә җылылык, хәстәр һәм чын дуслык елы итик! Бербөтен булып берләшеп, республика халкы иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле.