

Гәүһәр Әбдрәхимова озын гомерле булуның серен ачты
Үрге Усылы авылында яшәүче хезмәт ветераны Гәүһәр Гариф кызы Әбдрәхимовага 15 июньдә 90 яшь тулды. Шушы уңайдан район гәзите хәбәрчеләре аның янына кунакка барды.
Авыр балачак
Хуҗабикә безне иркен, якты йорты бусагасында каршы алды. Түргә узарга чакырды, чәй тәкъдим итте һәм, эшләгән чорда алган бүләкләрен, фоторәсемнәрне тезеп, тормышы турында бәян итә башлады. Нинди авырлыклар һәм югалтулар кичерергә туры килүе, ул сынауларны ничек җиңеп чыгуы, шулай ук тормышында булган барлык яхшы вакыйгалар турында сөйләде.
Ул 1936 елда Үрге Усылы авылында Дәминовларның гади крестьян гаиләсендә туган. Бары тик биш балалары гына олы яшькә җиткән, әти-әнисе аларның һәрберсенә лаеклы тәрбия биргән. Юбиляр әтисе һәм әнисе турында җылылык белән сөйли, аларның хезмәт сөючәнлеге һәм хәстәре аркасында үсеп буй җитүләре, тормышта үз урыннарын табулары, гаилә корулары турында әйтә.
Бөек Ватан сугышы башланганда героинябызга нибары биш яшь булган. Ул күп нәрсәне хәтерләми, әмма әтисен фронтка алмаганнарын белә, чөнки ул 1897 елда туган һәм яше буенча хезмәткә ярамаган, аның каравы иртә таңнан караңгыга кадәр колхозда эшләгән, күпмедер вакыт идарә рәисе булган. Балаларны карау әнисе иңендә булган, шуңа карамастан ул да колхозда күп эшләгән. Ул вакытта бөтен халык “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән лозунг астында яшәгән.
1925 елгы абыйсы Әдһәмгә дә повестка килгән. Гәүһәр Гариф кызы аны сугышка ничек озатуларын, юлга чыгар алдыннан әнисенең бары белән сыйлавын, улының башыннан сыйпый-сыйпый: “Ничекләр яшәрсең анда, сине кем ашатыр инде?” - дип әйткәнен хәтерли.
- Абыемнан соңгы хат 1944 елда килде, - дип дәвам итә Гәүһәр Гариф кызы, - анда ул зур һөҗүмгә әзерләнүләре турында язган иде. Фронттан башка хәбәр килмәде, бары тик похоронка. Күп еллар узгач кына балаңны югалту хәсрәтенең никадәр авыр булуын аңладым. Әни кешенең кайгысын бернинди сүз белән аңлатып булмый.
Югалту ачысы
Сугыштан соң тормыш җайлана башлый. Гәүһәр мәктәпне тәмамлап, китапханә техникумына укырга керә, аннары Константиноградовкада, соңрак Стәрлетамакта балалар китапханәсендә эшли. Усылы егете Марат Төхфәт улы Әбдрәхимовка кияүгә чыга. “1964 елда килен булып төштем, бензовозда алып килделәр, - дип сөйли Гәүһәр Гариф кызы. – Салам түбәле, авышкан иске йорт урам читендә тора, тирә-якта ачыклык, көчле җил вакытында тәрәзә рамнары селкенә иде. Йорт хуҗасы, иремнең әтисе Төхфәт, сугыштан кайтмаган, 28 яшендә тол калган әнисе ике улын ялгызы аякка бастырган. Ул соңгы көннәренә кадәр иренең сугыштан кайтуын көтте”.
Малайлар картәнисе һәм картәтисенең ярдәме белән яхшы кешеләр булып үскән. Өлкән улы Ренат ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, төзелеш техникумын тәмамлаган. Мастер һәм прораб булып эшләгән, ләкин бик иртә вафат булган. Героинябызның ире 6 ел армиядә подводник булып хезмәт иткән, Төньяк полюста Ватаныбыз чикләрен саклаган. Гәүһәр Гариф кызы Камчаткага аның янына күрешергә барганын, соңыннан аның әнисе белән ничек тату яшәгәннәрен, яңа йорт салганнарын хәтергә төшерә.
- Марат белән безнең ике балабыз туды, - дип уртаклаша юбиляр. – Ул – колхозда, мин сельпода икътисадчы булып эшләдем (китапханәдән соң читтән торып кооператив техникумын тәмамладым). Зур булмаган хуҗалык тоттык – сыер, кош-корт асрадык, бакча үстердек, шуңа күрә безнең балалар кечкенәдән крестьян хезмәтенә өйрәнеп үсте, мәктәптә дә яхшы укыдылар. Кызыбыз Лилиана югары уку йортының икътисад факультетын тәмамлады, хәзер Төньякта вахта буенча эшли, ә элек колхозда бухгалтер иде. Улыбыз Руслан мәктәпне тәмамлаганнан соң институтка укырга керде, 25 елдан артык педагог булып эшләде, пенсиягә чыгарга өлгерде…
Әңгәмәдәшебезнең күзләре яшьләнде: ире бик иртә мәрхүм булган, ә берничә ел элек улы да бакыйлыкка күчкән. Аңа нибары 51 яшь булган – яшәргә дә яшәргә иде дә бит... Хәзер инде ул әнисенең ничек өзгәләнүен бик еш искә төшерә – мондый кайгыны кичерү өчен күпме сабырлык һәм ныклык кирәк. Йөрәк әрнүе еллар узу белән басыла дип әйтәләр, юк, басылмый, ул яра күңелдә мәңгегә кала…
Тормыш дәвам итә
Гәүһәр Гариф кызы әйтүенчә, сынауларга бирешмәскә, әлбәттә, гаиләсе ярдәм итә. Кайчандыр зур гаиләдән алар икәү генә калган – ул һәм бар гомерен авыл халкының сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган, медицина институтыннан соң ук Усылы участок дәваханәсен җитәкләгән һәм районның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү өчен күп эш башкарган абыйсы Хәләф Гариф улы Дәминов. Юбиляр килене Елена һәм ике оныгы – мәктәп укучылары Самира һәм Камилла белән, аларның хәстәрен тоеп яши. Оныгы Руслана да балалары, юбилярның туруннары белән, кадерле кешеләрен игътибарсыз калдырмый. Ә ул өйдә балалар тавышы яңгыравына сөенә һәм алар белән аралашуны түземсезлек белән көтә – бүген аның биш оныгы һәм дүрт туруны бар. Олы яшьтә булуына карамастан, Гәүһәр Гариф кызының хәтере яхшы. Коръән укый, яңалыклар белән кызыксына һәм әле булса якыннарын һәм кунакларны үзе пешергән тәмле кастыбый, коймаклар белән сыйлый. Ул килгән һәркемне якты йөз белән каршы ала.
- Нәнәебез гаиләбезнең үзәге ул, - дип уртаклашты оныгы Руслана. – Ул йомшак күңелле, әмма берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәк, шелтәләп тә ала. Эшсез утырмаска тырыша, без бәрәңге утаганда кулына китмән алырга да мөмкин. Ул һәрвакыт кул эшенә оста булды – номерлар буенча бик матур картиналар ясый, чигү белән шөгыльләнә иде. Без барыбыз да картәниебезне бик яратабыз, аның тормыш тәҗрибәсенә сокланабыз һәм әле дә аңа киңәш сорап киләбез.
Гәүһәр Гариф кызы һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ул бүген илебезне саклаучы ир-егетләр өчен бик борчыла – кызының ире һәм оныгы Линар әлеге вакытта махсус хәрби операция үткәрү зонасында. Сугышның нәрсә икәнен һәм нинди югалтулар китергәнен белгән әбекәйнең йөрәге алар өчен борчыла. “Бөтен җир йөзендә тынычлык урнашсын, оныкларыбызга һәм туруннарыбызга безнең өлешкә төшкән михнәтләрне кичерергә язмасын”, - ди Гәүһәр Гариф кызы.
Кунакчыл хуҗабикә, безне хуш исле чәй белән сыйлавын дәвам итеп, тормышы турында хикәяләвен уңай нотада тәмамлады: озын гомерле булуның серен ачты. Бак дисәң, сере бик гади икән, бары тик яхшы укырга, намуслы эшләргә, дөрес тукланырга, табигатькә якынрак булырга һәм тормышны яратырга кирәк.
Монда тагын нәрсә өстисең инде... Бу гаҗәеп әбекәйгә карап, шуны аңладым: сугыш чорына туры килгән балачак һәм яшьлек елларындагы авырлыклар күркәм кешегә гомер көзен яхшы кәефтә каршы алырга комачаулый алмый икән.
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.