Авыл тормышы
+21 °С
Облачно
ЮБИЛЯРЛАР
24 Июля , 06:44

Изге күңеллелеге өчен бүләккә – озын гомер

Талач авылында яшәүче Флүрә Әфләтунова 90 яшьлек юбилеен каршылый

Флүрә Әбҗәлетдин кызы олуг юбилеен якыннары арасында билгеләячәк. Күпне кичерергә туры килүгә карамастан, озын гомерле әбекәй үзен бәхетле кеше дип исәпли. “Балаларым яхшы кешеләр булып үсте. Алар безгә унөч онык һәм өч турун бүләк итте. Туруннарымның да балалары бар инде. Бу минем иң зур байлыгым һәм сөенечем. Шатлыкта да, кайгыда да якын кешеләрем һәрчак янәшәдә – ярдәм итәләр, тынычландыралар, күңел җылысы бүләк итәләр”, - дип елмая юбиляр.

Тормыш иптәше Сафиулла Сәхи улы вафат булган. Гаиләсендә аны һәрчак җылы сүз белән искә алалар. Ул 12 яшеннән колхозда эшли башлаган, 7 сыйныф белеме булганга күрә, соңрак аны учетчик итеп куйганнар. Аннан соң ул сарык көтүен караган, дуңгызчылык фермасы мөдире булган, яшелчәчеләр бригадасында эшләгән, мәктәптә, дәваханәдә һәм колхозда завхоз булган.

Флүрә Әбҗәлетдин кызы терлекчелектә дә, яшелчә плантацияләрендә дә һәрвакыт ире янәшәсендә булган, йорт хуҗалыгында да эшләргә өлгергән, әйткәндәй, ул шактый зур булган. Гаилә пары 60 елдан артык тормыш юлыннан бергә атлаган. Җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да белем биргәннәр, олы тормышка чыгарганнар.

Олы уллары Фәрит тормышын Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итүгә багышлаган, район һәм шәһәр уголовный розыск бүлеген, ә соңгы елларда районара наркоконтроль бүлеген җитәкләгән. Аның ике улы һәм сеңлесе Гөлүзәнең улы аның эзеннән киткән. Юбилярның икенче улы, Фәнил, “Йолдыз” колхозында баш зоотехник булып эшләгән, ә кече улы, Фәнүр, ферма мөдире булган.

- Әниебез олы йөрәкле, якты күңелле һәм бик эшчән кеше, - ди юбиляр турында улы Фәрит Сәфиуллович. – Ул һәрчак эштә булды. Сабыена кырык көн тулу белән ул колхозга эшкә чыга иде. Ике класс белемле гади авыл хатыны булган әниебез авылдашлары арасында ихтирам казанды, намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Өйдә дә барына да өлгерде – хуҗалыгыбызда һәрчак сыерлар, сарыклар, кош-корт булды. Барыбыз да крестьян хезмәтен хөрмәт итеп үстек. Балаларыбызны һәм оныкларыбызны да шулай ук тәрбияләргә тырышабыз. Кызганычка, ике энем арабызда юк инде. Һәр әни өчен бу чиксез зур кайгы. Без аны хәстәребез, игътибарыбыз белән уратып торырга тырышабыз. Әниебез безнең белән озаграк булсын иде дип телибез. Аның нәселендә озын гомерле кешеләр бар: әниебезнең туган апасы тиздән 100 яшьлек юбилеен билгеләячәк.

Олы яшьтә булуына карамастан, Флүрә апа эшсез утырырга яратмый. Күрәсең, сугыш чорына туры килгән балачагы һәм җиңел булмаган яшьлек еллары үзен сиздерәдер. Тик ятканнан кеше тагын да ныграк чирләп китәргә мөмкин, дип исәпли ул. Кайчак  күрше-күлән белән аралашырга капка алдына чыга. Бакчада да ярдәмләшергә тырыша – быел карлыган җыйган, хәтта сарымсакны казып алган. “Кулларда элекке көч юк шул хәзер, - дип уфтана ул, - элгәре барына да өлгерә идем – өйне дә карарга, балаларны да тәрбияләргә. Йон оекбашлар, бияләйләр, мамык шәлләр бәйләдем, пешеренергә яраттым, һәм, кешеләр әйтүенчә, бик яхшы килеп чыга иде...”

Флүрә Әбҗәлетдин кызы еш кына балачагын искә төшерә һәм авыр сулап куя: “Авырлыкларга карамастан, кешеләр бер-берсенә ярдәм итте, олылар кечерәкләр турында кайгыртты – ул вакытта бөтен кеше дә җиңел яшәмәде...”

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары биш яшь булган. Әтисе фронтка киткән, ләкин аңа өенә кайтырга һәм үзе киткәннән соң туган икенче кызын күрергә насыйп булмаган – хәбәрсез югалган. Еллар узгач кына гаиләсе белгән: Бүреказган авылында туган солдат Әбҗәлетдин Хәбибулла улы Рәхимов 1943 елның сентябрендә һәлак булган һәм Смоленск янында туганнар каберлегендә җирләнгән...

- Әтисез үскән балалар язмышын тулысы белән татыдык, - дип сөйли юбиляр. – Ачлык-ялангачлыкны кичердек, кечкенә килеш авыр эштә булдык. Хәзерге яшьләргә мондый хәсрәтләрне күрергә язмасын дип телим. Әлеге вакытта махсус хәрби операция баруын беләм. Ул тизрәк җиңү белән тәмамлансын иде. Тынычлык урнашсын һәм оныкларыбыз, туруннарыбыз бәхетле булсын иде.

Флүрә апа сөйли, ә карашында – яктылык һәм изгелек, йөзендә – елмаю. Бәлки, шуңа да Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер бүләк иткәндер дә.

Л. ПЫЛАЕВА.

Автор фотосы.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас