

Аның балачагы авыр сугыш чорына туры килгән, әтисез үскән (Волхов фронты составында фашист илбасарлары белән сугышта 1900 елгы Андрей Гаврилович Алексеев Бөек Ватан сугышы башында ук һәлак булган). Авырлыкларга карамастан, Игнатий һәрвакыт белемгә тартылган – Усылыбаш җидееллык мәктәбеннән соң Бәләбәй механизация һәм электрлаштыру техникумын, ә соңрак нефть институтының махсуслашкан факультетын тәмамлый. Гомумән алганда, Игнатий Андреевич энергетикага кырык биш ел гомерен багышлаган.
– Тормышым вакыйгаларга бай булды, - дип уртаклаша юбиляр, – һәм бу уңайдан үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки ул замандагы иң кызыклы һәм мөһим бурычны үтәдем – без авыл хуҗалыгын электрлаштыру белән шөгыльләндек.
Игнатий Андреевичның язмышы “Сельхозэнерго” тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Техникум белеме һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә энергетик тәҗрибәсе булган юбилярга партия райкомы хозрасчеттагы предприятиене җитәкләргә куша.
“Сельхозэнерго” директоры вазыйфасындагы эшне И.А.Алексеев үзенең район үсешенә керткән төп өлеше дип исәпли. Асылда, ул авылны энергия белән тәэмин итү өлкәсендә иң амбициоз бурычларны хәл итү көченнән килгән югары класслы белгечләр коллективын оештырган. Кушма станцияләр һәм электр тапшыру линияләрен төзү, белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә, терлекчелек биналарына, электр яктылыгы, җылылык җибәрү, хуҗалыклар белән элемтә булдыру (46 радиостанция урнаштырыла, шул исәптән алар җитәкчеләр автомобильләрендә дә була) исәбенә кыска гына вакыт эчендә районда электр энергиясен куллану йөзләрчә тапкырга арта. Моннан тыш, электр товарлары җитештерү һәм сату оештырыла, электр двигательләрен ремонтлау буенча мастерской эшли, ул республиканың берничә районын һәм Стәрлетамак шәһәрен хезмәтләндерә. Игнатий Андреевич гаять зур мәсьәләләрне бергәләп хәл иткән кешеләрнең исемнәрен яхшы хәтерли, алар: Ф.И.Зюзин, Н.В.Маслов, Л.Н.Бирюкова, шулай ук С.Н.Миронов, В.И.Замятина.
Предприятие хезмәткәрләре саны арта, парк тотрыклы рәвештә автомашиналар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тулылана. Авылны энергия белән тәэмин итү өлкәсендә район алдынгы урыннарны били, предприятие нигезендә семинарлар оештырыла, шул исәптән республика масштабындагы.
Барлык участокларның грамоталы, бердәм эше аркасында предприятие авыр 90 нчы елларда да чыдый, ә 1996 елда “Агропромэнерго”га үзгәртеп корыла.
Югары класслы белгеч һәм яхшы оештыручы И.А.Алексеев пенсия яшенә җиткәч тә яшь буын белән үзенең бәяләп бетергесез тәҗрибәсе белән уртаклашуын дәвам итә – биш ел дәвамында махсуслаштырылган эшләрне механикалаштыру идарәсендә (УМСР) баш энергетик булып эшли. Хаклы ялга 72 яшендә генә китә.
Игнатий Андреевич, үткәннәргә әйләнеп карап, бу күпкырлы эшкә көч, энергия һәм теләк ничек җитте икән дип гаҗәләнә. Ул оста җитәкче һәм оештыручы гына түгел, ә кешеләргә – эшлекле партнерларга һәм кул астында эшләүчеләргә бик игътибарлы була. Кайберләре белән әле дә аралаша һәм тормышларындагы шатлыклы вакыйгаларга һәрвакыт сөенә. Авыр моментлар булгаласа да, яхшылары күбрәк булды, дип ышана ветеран. Ә югалтуларны һәм уңышсызлыкларны кичерергә күңеленә якын һәм кадерле кешеләре –гаиләсе ярдәм иткән.
Юбилярның тормыш иптәше Елена Ивановна да (алар 61 ел бергә) Усылыбаштан. Белеме буенча медицина хезмәткәре, ул хаклы ялга чыкканчы күп еллар район санитар-эпидемиология хезмәтендә эшләгән. “Мин Игнатийдан яшьрәк, өч класс түбән укыдым, шуңа күрә беркайчан да якыннан таныш булмадык. Олыгайгач кына күрештек, сөйләштек. Бу олы юлда булды, икебез дә шәһәргә китү өчен транспорт тота идек. Аның миңа биргән беренче соравы: “Син кияүдәме?” Игнатий Андреевичның асылы шундый: туры сүзле, намуслы һәм шул ук вакытта бик әдәпле дә. Аннары очраша башладык, дус булдык. Ул техникумны тәмамлагач – өйләнештек", - дип елмаеп сөйли Елена Ивановна.
Алексеевлар дус-тату яши, җәй көне Загородный авылында үз йортларында, кыш көне шәһәр фатирында. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп һәм үзара ярдәмләшеп яшиләр. Уллары Андрей фаҗигале вафат булгач, соңрак оныклары – махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены кавалерын югалткач та бер-берсенә терәк булганнар.
Шулай да, олы яшьтә булуына һәм югалтуларга карамастан, Игнатий Андреевич һаман да егәрле. Сирәк-мирәк кенә булса да хатыны белән иске “семерка”сында йөреп кайта. Аңа бу автомобиль 30 ел элек Совмин линиясе буенча энергетика системасын үстерүгә өлеш керткән өчен бирелгән булган – ничек кенә булмасын, элеккеге хезмәт батырлыклары турындагы истәлек ул…
Кадерле юбилярга киләчәктә дә шундый булып калуын телибез. Игнатий Андреевич, Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, рух күтәренкелеге һәм бары тик яхшылыклар гына телибез!
Л. ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы.