



Загородный авылыннан Александр Андреевич Новиков гомер буе тракторчы булып эшләгән, һәм 90 яшендә дә йорт яны участогында мотоблок белән җиңел идарә итә, эшсез тора алмыйм, ди.
Ярты гасырга якын ул Стәрлетамак ашлык совхозында иң төп авыл хуҗалыгы машиналарында эшләгән – җир сөргән, чәчкән, тракторда мал азыгы һәм төзелеш йөкләре ташыган, урып-җыю вакыты җиткәч, комбайнга күчеп утырган. Һәр участокта намус белән, бар күңелен салып, тырышып эшләгән. Намуслы хезмәте өчен бик күп наградалар белән билгеләнгән, алар арасында өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, “Хезмәт ветераны” медале, 50-90 нчы елларда бик күп мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. Югары күрсәткечләре өчен ул берничә ел рәттән социалистик ярышларда җиңүче дип танылган, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесенә ия булган. Чыннан да, авыл производствосы гомер-гомергә шундый хезмәт ияләренә – үз эшләренә мөкиббән киткән һәм авыр физик хезмәттән курыкмаган һөнәрманнарга таянган.
Александр Андреевичның юбилее алдыннан без аның өендә кунакта булдык. Дөресен генә әйткәндә, аңа үз яшен биреп тә булмый: озын буйлы, таза, чын рус баһадиры. Һәм 20, 30 ел элек булган кебек егәрле. Ә ветеранның зиһенлелегенә сокланырлык! Күп еллар элек бергә эшләгән кешеләрнең исемнәрен, даталарны, саннарны шунда ук әйтеп бирә.
Ветеран безгә үзенең туган предприятиесе тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты, бит аның балачагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, ә яшьлеге, аннан соңгы бөтен тормышы кебек үк, гаилә һәм кече туган ягы хакына фидакарь хезмәт белән тулы булган.
Күлмәклек тукыма һәм бер уч он
Бүгенге героебыз Богырыслан авыл Советының Саратовка авылында крестьян гаиләсендә туган. Өч бала арасында Александр иң өлкәне булган. Сугыш башланганда аңа биш яшь тә тулмаган була, ләкин әтисен фронтка озатуларын, берничә айдан соң ук Ленинград янында фашистларга каршы сугышта алган яралардан госпитальдә үлүе турында хәбәр килгәч әнисенең бик нык елаганын яхшы хәтерли. Ул заманда кешеләргә ничек авыр булганын да онытмый: өлкәннәр иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләгән, ә олырак һәм тазарак балалар басуда, ындыр табагында булышкан, өстәвенә аларга иркәләрен дә карап торырга туры килгән.
“Ходай сакласын, ниләр генә кичерергә туры килмәде. Яз көне басудан өшегән бәрәңге җыеп, шуңа алабута оны кушып көлчә пешерә иде әни , - дип көрсенә юбиляр. Без ачлыктан үлмәсен өчен ул барысын да эшләде, рәхмәт аңа. Производствода да ялсыз хезмәт куйды, тыл эшчәне буларак “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Яшь чагыннан ук сандыгында бик күп матур әйберләре бар иде (урта хәлле гаиләдә туган, бабасы үз теләге белән колхозга кергән, шуңа күрә кулаклаштыруга эләкмәгән), сугыш чорында ул әкренләп үзенең бөтен бирнәсен ризыкка алмаштырды. Матур күлмәген йә бер уч онга, йә яулыгын берничә бәрәңгегә алмаштырып кайта иде. Сугыш вакытында зур кыенлык белән саклап калган сыер да зур ярдәм иде, аны әни “туендыручыбыз” дип йөртә иде.
Бензин – керосин – лигроин
1948 елда Новиковлар Стәрлетамак ашлык совхозының Комсомольский бүлекчәсенә күченә. Александр ул вакытта инде үсмер була. Гаиләдә үги әти барлыкка килә, янә өч бала өстәлә, барлыгы алтыга җитәләр. Монда инде уку кайгысы калмый, Саша Новиков өлкәннәр белән беррәттән эшли: җәен атка тага торган ургыч белән ашлык җыюда булыша, печәнне тырмалый һәм чүмәлә сала, кышын үгез җигеп фермага басудан салам ташый, ә 1951 елның февралендә аны рәсми рәвештә тракторчы итеп кабул итәләр. Бу аның беренче мөстәкыйль эше була. Унбиш яшьлек малай үзенә ышаныч белдерүләре белән бик горурлана һәм ир-егетләрдән калышмаска тырыша. Аның беренче тракторы – чылбыр тәгәрмәчле, керосинда йөрүче СХТЗ-НАТИ. Аны кабызганчы, манма тиргә батарга туры килә. Тракторның кабинасы тәрәзәсез һәм ишексез, тимер түбәсе генә була – тракторчыга бөтен яктан җил өрә. Тик Александрны бернинди кыенлыклар да куркытмый, ул чордагы алдынгы авыл хуҗалыгы техникасы аңа буйсынуына һәм, ниһаять, үзенең энеләре-сеңелләре өчен тулы хокуклы туендыручы була алуына сөенә ул.
Аннары С-60 ЧТЗ чылбырлы тракторы була, аны “Сталинец” дип йөрткәннәр, ул лигроинда (бензинның бер төре) йөргән, ә двигательне эшләтеп җибәрү өчен бензин кулланылган. Бу техникада Александр йөзләрчә гектар җирне туңга сөргән. “Һәрвакыт эшемдә мине беркем дә узып китмәсен дип тырыштым, - дип горурланып сөйли бүген тракторчы-ветеран, – андый хәл була калса да, төшенкелеккә бирелмәдем, ачуланмадым, тагын да тырышыбрак эшләргә тотына идем – техникага мәхәббәт һәм беренче булу теләге шулкадәр зур иде”.
Шурка сынатмый
Первомайский совхозында механизация мәктәбенең алты айлык курсларын тәмамлагач, Новиков комбайн белән идарә итү хокукына ия була. Бу өлкәдә дә иң югары нәтиҗәләргә ирешә. Кагыйдә буларак, үз уңышларын җыеп алып беткәч, совхозның иң яхшы игенчеләре күрше районнарга ярдәмгә китә.
- Стәрлебаш районының Киров исемендәге колхозына командировкага китәр алдыннан бүлекчә управляющие П.С.Перепелкинның: “Кара аны, Шурка, сынатма, якташларыма булышырга барасың, атаклы игенче намусын югары тот”, - дигән сүзләрен беркайчан да онытмаячакмын.
Шурка сынатмый. Мактау грамотасы белән кайта, ә тагын яхшы комбайнчы Новиковка стәрлебашлылар бүләккә бер тонна бодай да китереп бирә. Әнисе улының уңышларына сөенеп туя алмый. Көз ахырында, басуда эш кимегәч, ашлыкны тегермәнгә алып барып тарттыралар һәм он алып кайталар. Аннары алар әнисе пешергән тәмле, хуш исле күмәчләр белән сыйланалар.
Яшь чагында да, өлкән яшьтә дә Новиков нинди дә техника белән оста идарә иткән. Армиядән кайткач өч чәчкеч тагылган ДТ-54 тракторында –1000-1200 га, ә инде дүрт чәчкечле Т-4 тракторында аннан да күбрәк – 1700 гектар ашлык чәчкән. 1960 елда 960 гектар икмәк җыеп алган – бу республика буенча икенче күрсәткеч булган (лидердан нибары 3 гектарга калышкан), ә 1970 елда районда беренче булып 17 мең центнер ашлык суктырган.
Тормыш дәвам итә
Юбиляр бәхетле гомер кичергән. Данлыклы хезмәтчәннең ышанычлы тылын тәэмин итүче төп таяныч аның хатыны Раиса Леонтьевна була. Кызганычка, ул нәкъ бер ел элек бакыйлыкка күчкән-алар 58 ел да 9 ай бергә яшәгән. Биш балага лаеклы тәрбия биргәннәр. Уллары Андрей һәм Сергей әтиләре үрнәгендә тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, ә махсус хәрби операция башлангач, Украинага киткән. Язмыш юбилярны инде ничәнче тапкыр сыный: аның улы, 1970 елгы Андрей Александрович Новиков, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаганда һәлак булды.
Якын кешеңне югалту кемгә дә җиңел түгел, ә балаңны югалту-бигрәк тә авыр. “Беркайчан да елаганым булмады, - ди Александр Андреевич, - ләкин бу очракта күз яшьләрен тыя алмадым. Мин улларым белән горурланам, эшчән, кыю, авыр минутларда ярдәм итәргә әзер чын ир-егет булып үстеләр. Без аларны балачактан ук шулай тәрбияләргә тырыштык”.
- Бабабыз изге күңелле һәм игътибарлы, - дип уртаклашты юбилярның оныгы Екатерина. - Үзенең героик хезмәт елларыннан күп нәрсәне хәтерли һәм сөйли. Казанышлары һәм аны хөрмәт итүләре белән горурланабыз. Бөтен балачагыбыз авылда үтте, аның нинди хезмәт сөючән булуын, барыбыз турында да кайгыртуын яхшы беләбез. Ул безгә, оныкларына, ә хәзер инде безнең балаларыбызга, үзенең туруннарына, яхшы эшләргә, намуслы булырга кирәк – шул чакта гына кешеләрнең күзенә карау оят булмаячак, ди.
Юбиляр Загородный авылында кызы Светлана йортында яши. Бирегә алар совхоздан 2013 елда хатыны белән күчеп килгәннәр. Монда түтәлләре һәм җиләк-җимеш бакчасы булган зур йорт яны участогы бар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Александр Андреевичны еш кына бакчада күрергә була, ә яз көне ул, хуҗаларча мотоблокка тотына һәм соңыннан яңа шытымнар барлыкка киләчәк җирне сөрергә керешә. Тату Новиковлар гаиләсендә 13 онык һәм шулчаклы туруннар бар. Тормыш дәвам итә.
Кадерле юбилярыбызга авыр, ләкин намуслы хезмәте, җирне яратуы һәм мул уңышы өчен рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек һәм иминлек, тыныч күк йөзе, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәвен телибез!
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.