Авыл тормышы
+17 °С
Дождь
ЮБИЛЯРЛАР
13 Августа , 11:19

Һәр көн шатлык китерсен

Наумовка авыл биләмәсе Покровка авылында яшәүче Флүзә Төхбәтулла кызы Әмирхановага 6 августта 90 яшь тулды

Олы яшьтә булуына карамастан, Флүзә апа көр күңелле һәм битараф булмаган кеше булып кала. Ул эшсез утырырга яратмый һәм, элекке еллардагы кебек үк, авырлыкларга бирешмәскә тырыша.

Флүзә апа Дүртөйле районының Толпар авылында туган, күп михнәт кичергән сугыш чоры балалары буыныннан. Әти-әнисендә алар җиде бала булган. Олы яшьтә булу сәбәпле әтиләрен фронтка алмаганнар, ә хезмәт армиясенә чакырганнар. Ә бүгенге юбилярыбызның абыйсы, Фәйзелгаян Сибәгатуллин, фашист илбасарларына каршы көрәшергә киткән. Ләкин тиздән туган өенә аның хәбәрсез югалуы турында белдерү кәгазе килгән. Сугыштан соң гаиләсе аның ничек һәлак булуын белергә һәм кайда җирләнүен эзләп табарга тырышкан, тик нәтиҗәсез...

Флүзә мәктәптә 3 класс белем алган, аннан соң эшли башлаган. Яшь кенә колхозчыларны басуга һәм фермага эшкә җибәргәннәр. Алар көлтә бәйләгән, печән җыйган, сарык көтүен көткән, ашлык суктырырга булышкан. Торф хәзерләүнең дә нәрсә икәнлеген үз иңнәрендә тоярга туры килгән аларга.

Юбилярның бар гомере хезмәттә үткән. 1959 елда кияүгә чыккач, яшь хатын колхозда эшләвен дәвам иткән, ә бер-бер артлы балалары тугач, көндәлек производство эшенә аларны тәрбияләү дә өстәлгән. Ире, Казыйм Касыйм улы, шулай ук күп балалы крестьян гаиләсеннән булган, гомере буе тракторда һәм комбайнда эшләгән. Гаилә пары җиде бала тәрбияләп үстергән.

- Тормыш иптәшем белән бергә 45 ел гомер кичердек, - дип сөйли юбиляр. – Ирем яхшы, эшчән иде. Мине кыерсытмады, бар яклап ярдәмләшеп торды, балаларны бик яратты, сугыш чорына туры килгән авыр балачагын истә тотып, аларны иркәләде. Ул вафат булгач, мин аны бик юксындым. Шул вакытта Стәрлетамак районы Покровка авылында яшәүче туганнарыма якынрак күченергә карар иттем дә.

Бу 2004 елда була. Флүзә Төхбәтулла кызының балалары инде үсеп буй җиткән, үзаллы тормыш корган була инде. Шундый тәүфыйклы кызлар һәм уллар биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый ул. Алар бергәләп йорт салган, бүген юбиляр шул йөртта көн итә. Анда бөтен уңайлыклар да, караулы зур участок бар. Шулай ук Покровкада төпләнгән кызлары әниләрен игътибарсыз калдырмый. Уфа, Казан, хәтта Ташкенттан якыннары биредә еш кунак була. Бүгенге көндә хезмәт ветеранының 18 оныгы һәм 24 туруны бар!

Менә юбилее көнне дә Флүзә апаның Кояшлы урамында урнашкан йортында кеше күп иде. Күпсанлы туганнары хөрмәтле юбилярны котлады, бүләкләр тапшырды, уңышлары белән уртаклашты. Флүзә апаны күркәм гомер бәйрәме белән котларга күршеләре дә килгән иде. Район ветераннар советы рәисе Владимир Зазулин һәм Наумовка авыл биләмәсе башлыгы Денис Чиликин юбилярга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. “Сез хезмәт белән тулы олы тормыш юлы үткәнсез, бик яхшы балалар, оныклар тәрбияләп үстергәнсез, - диде кунаклар юбилярга гөлләмәләр һәм бүләкләр тапшырып. – Хәзерге яшь буын өчен Сез ныклык, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып торасыз. Һәр яңа көн Сезгә шатлык китерсен, якыннарыгыз мәхәббәт һәм хәстәр белән уратып торсын”.

Л. ПЫЛАЕВА.

Автор фотосы.         

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас