Авыл тормышы
+9 °С
Ясно
ЮБИЛЯРЛАР
28 Августа , 09:48

Гомерен белем бирүгә багышлаган

Наумовка авылында яшәүче Александра Николаевна Чиликина юбилеен туганнары арасында каршы алды

80 яшь – ул тулы бер дәвер. Сугыштан соңгы чорга туры килгән балачак, өеннән еракта уку, яраткан һөнәр, зур гаилә, аның турында якты хатирәләр саклаучы бихисап укучылар – барысы да сыйган аңа.

Ул 1946 елда Благовар районының Шәйхәли авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышы башланганчы Куйбышев тимер юл институтының өч курсын тәмамларга өлгергән. Доброволец булып фронтка киткән, кулы яраланып, 1945 ел башында хезмәткә яраксыз дип танылган. Туган ягына кайткач, ул өйләнгән һәм институтта укуын тәмамлаган. Эш урынына юллама алгач, гаилә Благовар районына барып урнашкан, әтисе тимер юлда товар кассиры булып эшләгән.
Ләкин гаилә тормышы барып чыкмаган. Әтиләре киткәч, әниләре балалары белән ярдәмсез һәм тораксыз калган. Тиздән торган урыннарыннан 12 чакрымда Ямбахта разъезды ачылган. Әйләнә-тирәдә башкорт һәм татар авыллары урнашкан булган, гаилә шунда күченгән. Барак тибындагы фатирда яшәгәннәр.
Мәктәп ерак урнашкан, шуңа 2-10 сыйныфларда Александра интернатларда укыган. Башта Чишмә интернатында, ә ул вакытлыча ябылгач, Раевкада, аннан соң – кабат Чишмәдә.
Өенә җәй көне бер айга гына кайта алган. Юл күп вакыт алган, шуңа күрә кыска каникулда кайтып йөрүнең мәгънәсе булмаган. Шулай интернат озак елларга аның икенче йортына әверелгән.

Интернатта тәрбия каты, әмма гадел булган. Укытучылар Антон Макаренко системасы буенча эшләгән, мөстәкыйльлеккә һәм дисциплинага зур игътибар бүленгән. Ике йөзгә якын тәрбияләнүче үзләре тәртип саклаган, кухняда ярдәм иткән, зур бакчаны карап тоткан, яшелчә үстергән. Экскурсияләргә, походларга да барганнар.
Кагыйдәләр төгәл үтәлгән. Карават начар җыештырылган булса һәм кисәтүдән соң берни үзгәрмәсә, барысын да яңадан эшләргә туры килгән. Шуның белән бергә, Александра Николаевна әйтүенчә, педагогларга үпкәләмәгәннәр. Таләпчәнлек һәрчак хәстәр белән үрелеп барган. Бигрәк тә шул елларда тапкан дуслары кадерле аңа. Алар белән дистәләгән еллар дәвамында элемтәдә торалар.
- Без әле булса телефоннан сөйләшеп торабыз. Минем өчен алар туганнарым кебек, 60 яшьлек юбилеема да килгәннәр иде. Төрле җирдә яшәсәк тә, без биш ел саен Уфада очрашып тордык, - дип сөйли Александра Николаевна.
Мәктәп тәмамлаганнан соң, ул Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга кергән. Дәресләрне инглиз телендә алып бару хокукына ия укытучы квалификациясе алган.

Тәүге елны белгечлеге буенча Нефтекамада эшләгән. Ә 1969 елда Алексей Иванович Чиликинга кияүгә чыккан. Ул Рязановка авылы колхозы юлламасы буенча аграр университетта укыган булган. Бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, техник юнәлеш буенча баш белгеч булып эшләгән.
Гаилә пары Рязановкада яшәгән. Анда Александра Николаевна дүрт ел мәктәптә укыткан. Аннан соң гаилә Чишмәгә күченгән, ә тагын өч елдан – Наумовкага. Биредә хезмәт биографиясенең яңа, мөһим этабы башланган.

Наумовка мәктәбендә Александра Николаевна класстан тыш эшне оештыручы һәм математика укытучысы булып эшләгән. Коллективка бик тиз ияләшкән: янәшәсендә көчле, үз эшенә мөкиббән киткән педагоглар булган. Алар өчен мәктәп даими һөнәри үсеш урынына әверелгән. Бу вакытта кабинет системасы үсешкән, укучылар саны арткан, күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортларына кергән. Александра Николаевна беренче квалификация категориясе алган.
Эшенә ул җаваплы караган. “Йомшак күңелле яки таләпчән укытучы булдыммы икән, әйтә алмыйм. Әмма мин алып барган фән шундый: балалар дәрестә үзләрен бик иркен тотса, алар берни үзләштерә алмаячак”, - ди ул.
Аның принципы гади: дәрес тәүге минутыннан алып соңгысына кадәр эш белән узарга тиеш. Һәр дәрестә диярлек үзләштергән материал буенча үзаллы эшләр үткәрелгән. Таләпчәнлеге нәтиҗә китергән: Александра Николаевнаның элекке укучылары арасында педагог һөнәрен сайлаучылар, шул исәптән математика укытучысы булучылар аз түгел.
Эшләгән елларда төрлесе булган, әлбәттә, әмма Александра Николаевна һөнәрне дөрес сайлавына ныклы ышана.
50 яшендә ул пенсиягә чыккан. Бер ел өйдә торган да, эшсез утыра алмавын аңлап, кире эшенә әйләнеп кайткан. Берникадәр вакыт Наумовкада реабилитация үзәгендә математика укыткан.

Александра Николаевна талантлы һәм таләпчән укытучы гына түгел, яраткан хатын, хәстәрлекле әни һәм зирәк картәни дә. Гаиләсе аның өчен һәрчак шатлык һәм көч чыганагы булып тора.
Тормыш иптәше Алексей Иванович белән алар биш бала тәрбияләп үстергән. Юрий “Икътисади иминлек” белгечлеге буенча аграр университет тәмамлаган һәм экономист булып эшли. Галина икътисади белем алган һәм Стәрлетамак физкультура техникумында икътисад фәнен укыта. Денис аграр университетның механика факультетын тәмамлаган һәм бүген авыл биләмәсе башлыгы булып тора. Дина “Инглиз теле” белгечлеге буенча педагогик институт тәмамлаган, “БСК”да эшли. Юлия Уфа сервис институтында тегү предприятиеләре инженер-технологы белгечлеге алган, хәзер ТЭЦта лаборант булып эшли. 

Бүгенге көндә Александра Николаевна белән Алексей Ивановичның 12 оныгы һәм өч туруны бар. Өйләрендә балаларның шатлыклы тавышы яңгырап тора. Хәбәрчеләр килгән көнне ике оныклары – Варвара һәм Егор аларда кунакта иде.
- Мин картәнием һәм картәтием янында булырга яратам. Без бергәләп мультфильм карыйбыз, пазллар җыябыз. Картәнием белән салат ясадык, мин аңа кыяр турарга булыштым. Быел мин беренче сыйныфка барам, - дип сөйләде Варвара.
Александра Николаевнаны 80 яшь-лек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен һәм шатлыклар телибез!

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР фотолары.    

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас