Авыл тормышы
+19 °С
Облачно
ЮБИЛЯРЛАР
4 Сентября , 04:58

“Берүзем яшим, ләкин ялгыз түгелмен!”

Талач авылында яшәүче Миңнегөл Нурислам кызы Биккуловага 6 сентябрьдә 90 яшь тула

Язмыш аны иркәләмәгән, аның яше үк күп нәрсә турында сөйли. Сугыш чоры баласы, ул Бөек Ватан сугышы еллары һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын башыннан үткәргән кешеләр буыныннан, ачлык-ялангачлыкны, якыннарын югалту ачысын кичергән. Авырлыкларга бирешмәгән, сынмаган-сыгылмаган, яңа буыннар бәхетле һәм тыныч яшәсен өчен гомер буе эшләгән кешеләр тирән хөрмәткә лаек.

Шулай килеп чыккан ки, Миңнегөл Нурислам кызының үз гаиләсе юк. Ул әти-әнисе йортында үзе генә яши, ләкин үзен ялгыз хис итми. Менә инде ун ел хезмәт ветеранын Рәсимә Үтәева карый. Алар бер урамда яшиләр, шуңа да көн саен иртән, төш вакытында, кичен бергәләр – Рәсимә әбекәйнең өен җыештыра, ашарга әзерли, юындыра, керләрен юа. Әмма иң мөһиме, өлкән яшьтәге кешенең сөйләшер, аралашыр кешесе бар. Рәсимә Рафаэль кызы әйтүенчә, хәзер инде ахирәтенә әйләнгән әбекәй тормышка беркайчан да зарланмый, бары тик үткәннәрне искә төшерә, һәм барын сакларга кирәк, ди.

- Миңа “кызым” дип дәшә, шуңа да олы кешегә күңел җылысын тагын да күбрәк бирәсе килә, - ди Рәсимә. – Хуҗалык буенча ирләр кулы кирәк җирдә – печән чабарга, ишегалдында нәрсәнедер төзәтергә ирем һәм улым ярдәм итә. Әбине карау миңа авыр түгел, чөнки мондый тәҗрибәм бар иде инде: әтием каты авырый башлагач, аны карарга гаиләбез белән Талачка күченеп кайттык. Өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт. Миңнегөл әби якты һәм изге күңелле кеше. Ул Коръән укый һәм кунакларга һәрвакыт бик шат.

Миңнегөл Нурислам кызы үзенең шатлыксыз балачагын яхшы хәтерли, авыр физик хезмәтнең нәрсә икәнен һәм тыныч тормышның нинди бәягә төшүен яхшы белә. Ул дүрт класс белем алган, аннары абыйлары һәм апасы кебек, иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләгән әти-әнисенә булышкан. Сугыштан соң да колхозчы булган – үсмер чагыннан алып хаклы ялга чыкканчы яшелчәчеләр бригадасында эшләгән. “Йолдыз” хуҗалыгы яшелчә үстерүдә ирешкән уңышлары белән дан тотты, “Талач суганы” бөтен илгә билгеле иде – монда Миңнегөл Биккулованың да өлеше бар. Намуслы хезмәте өчен 1966 елда аның исеме колхозның Хезмәт даны китабына кертелгән.

- Хәзер Миңнегөл апа кеше ярдәменнән башка тора алмый, - дип дәвам итә Рәсимә Рафаэль кызы. - Элек безгә куна килә иде, хәзер, ерак, йөри алмыйм, ди. Ә кайчандыр кулында ут уйната иде. Колхоз эшеннән кайткач, йорт хуҗалыгындагы эшкә тотына иде. Мал-туар, кош-корт асрады, бакча үстерде – табынында һәммәсе дә үзенеке иде. Колхозда намуслы эшләде, клубка йөрде, үзешчән сәнгатьтә катнашты һәм авылдашлар арасында бик актив булды.

Юбилярның өендә чисталык, тәртип хакимлек итә. Стенада туганнарының фотосурәтләре, алар арасында борынгы сәгатьләр эленеп тора (берсенә йөз елдан артык, ди, ә берсе 1956 елгы). Савыт-саба белән сервант, янәшәдә артлы урындыкта зур дерматин чемодан, ә аның өстендә бәйләнгән матур салфетка. Һәрбер әйбер хуҗабикәнең характеры, гомеренең һәр чорын хәтерендә саклый белүе, тормышны яратуы һәм һәр көнгә сөенеп яшәү сәләтен югалтмаска ярдәм иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуы турында сөйли.

“Сугыш чоры балалары” буыны турында язмалар гәзит битләрендә даими рәвештә чыгып тора. Бу көчле рухлы һәм хезмәт сөючән кешеләр. Әмма бүгенге тарих күршеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе ике якка да файдалы ихлас дуслыкка әверелүе турында да. Берсе өчен бу – өлкән яшьтә үз өендә яшәү, хәстәрлек күрү һәм җанлы аралашу мөмкинлеге, икенчесе өчен – үзенең файдалы булуын аңлаудан шатлык кичерү һәм еш кына акыллы киңәшләр алу.

Юбилярны шушы күркәм дата белән котлыйбыз! Аңа һәм мәрхәмәтле ярдәмчесенә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм үзара аңлашу телибез.

Л. ПЫЛАЕВА.

Автор фотосы.

 

 

Читайте нас