Авыл тормышы
+1 °С
Снег
ЮБИЛЯРЛАР
2 Октября , 04:59

Кешеләрнең ышанычын яулаган

Калинин исемендәге агросәнәгать предприятиесе җәмгыяте җитәкчесе Николай Анатольевич Коваленко үзенең барлык эшчәнлеге белән авылның югары технологияле, табышлы һәм заманча була алуын исбатлый.

title

Быел Николай Анатольевич ике юбилеен билгели. Берсе һөнәри эшчәнлеге белән бәйләнгән – тиздән аның хуҗалык белән җитәкчелек итүенә ун ел тула, ә барлыгы агросәнәгать комплексына чирек гасырга якын гомерен багышлаган. Икенчесе – шәхси. Энергиясе ташып торган кеше (Коваленко турында коллективта шулай диләр) 2 октябрьдә үзенең 50 яшен билгели.

“Калинин исемендәге агросәнәгать предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – бүген безнең төбәкнең бренды һәм горурлыгы. Агропроизводство флагманы, новаторлык һәм инновацион технологияләрне тормышка ашыру үрнәге, югары культуралы игенчелек хуҗалыгы эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча ел саен яхшы күрсәткечләргә ирешә. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай Коваленко җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиесе, үзе җаваплы булган территориядә авыл эшчәннәренең социаль якланганлыгын, иминлеген һәм тормыш сыйфатын тәэмин итеп, тотрыклы үсешкә ышанычлы курс тота.

Предприятие голштин токымлы терлек үрчетү буенча нәсел заводы статусына ия. Мөгезле эре терлекнең гомуми саны 12 меңнән артык, шул исәптән – 5 меңгә якын сыер. Терлекләр абзарларда асрала, шуңа да ышанычлы азык базасы белән тәэмин ителә. Хуҗалык ел саен җитәрлек күләмдә сусыл, тупас, концентрат азык хәзерли. Стәрлетамак районында гына 30 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар, анда бөртекле, бөртекле-кузаклы, майлы культуралар, мал азыгы өчен үлән үстерелә.

Николай Коваленконы кабинетында очрату бик авыр. Аның эш көне бик тыгыз. Белгечләр белән планеркалар, басуларга бару, галимнәр белән консультацияләр, партнерлар һәм заказчылар белән очрашулар. Планлаштырылмаган эшләре дә күп, җитәкче аларга да күп вакытын һәм энергиясен сарыф итә. Шуңа карамастан, ул бар җирдә дә өлгерә – һәрвакыт элемтәдә, һәрвакыт производство эшләре үзәгендә. Николай Анатольевич бик зур абруйга ия. Коллективта аның турында сүзе артында һәрвакыт эше торган, иртәгәсе көнгә ышаныч тудырган җитәкче дигән фикер яши. Баш белгечләрнең сүзләре дә моны раслый.

Наил НӘҖМЕТДИНОВ, баш зоотехник:

- Хуҗалыкта 1987 елдан бирле эшлим. Шуны әйтәсем килә, җитәкче Коваленколар династиясе – туган ягыбыз өчен зур плюс. Юбилярның әтисе, Анатолий Николаевич, җирне яратучы һәм хезмәтчәннәр турында кайгыртучы хөрмәтле рәисебез, эшне улларына тапшырып, коллектив мәнфәгатьләре белән яшәвен дәвам итә. Николай Анатольевич яңа формация җитәкчесе, аның стратегик карашы, гаять зур энергиясе һәм эшкә бирелгәнлеге предприятиегә алдынгылар исәбендә калырга мөмкинлек бирә. Барлык яктан да ул уңай кеше. Эштә ул чын уникум. Һәрвакыт заман белән бергә атларга, ниндидер яңалык кертергә һәм аны ахырына кадәр эшләп бетерергә тырыша. Безнең терлекчелектә мондый караш тукландыру технологиясен үзгәртүдә чагылды, бу сыерларның продуктлылыгын арттыруга китерә. Сөтчелек комплексы – “акыллы” ферма төзү һәм эшләтеп җибәрү терлекчелекнең киләчәгенә кыю адым булды, анда меңләгән сыерның сәламәтлеген һәм продуктлылыгын ясалма интеллект күзәтә.

Александр ВЕРЕТЕННИКОВ, баш агроном:

- Николай Анатольевич гадел һәм намуслы кеше. Баш белгечләрнең инициативасын беркайчан да кире какмый һәм карарлар кабул иткәндә безнең фикерне дә исәпкә ала. Коваленко производствода заманча интенсив технологияләр тарафдары. Коллективны сыйфатлы нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтә белә. Кеше ничек яшәргә, балаларны ничек аякка бастырырга, дип уйланмасын, ә ышандырылган участокта тынычлап эшләсен өчен эшләүчеләргә уңайлы шартлар тудырырга тырыша. Шәхсән минем өчен ул – җитәкче эталоны.

Алексей ГРЕЧКО, техника буенча өлкән инженер:

- Николай Анатольевич алдан күрүчән һәм акыллы карарлар кабул итә белүче җитәкче. Бүгенге санкцияләр һәм импортны алмаштыру чорында бу сыйфат аеруча мөһим. Аның яңа технологияләргә, заманча энергияле техникага тартылуы ошый. Николай Анатольевич, әлбәттә, таләпчән кеше, ләкин җитәкче шундый булырга тиеш тә дип уйлыйм. Коллектив аны хөрмәт итә. Кешеләр күбрәк акча эшләргә һәм яхшы яшәргә тиеш, ә моның рецепты бер – тырышып эшләргә, яңага, алдынгыга ачык булырга кирәк, дип ышана ул. Николай Анатольевич яшь кадрларга бик игътибарлы, коллективның һәм үзенең дә эшен ул “үзебездән соң нәрсә һәм кемгә калдырабыз” дигән принцип буенча төзи.

Алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләү – стратегик фикерләү, зирәклек һәм туган җирне ихлас яратуны таләп итүче гаять зур хезмәт ул. Николай Коваленкога бу сыйфатларның барысы да хас. Ул җитәкләгән хуҗалык аягында ныклы басып кына тормый, ә алдынгы технологияләрне һәм инновацияләрне кертеп, үсешә дә.

Җирдәге эшен ничек бәяләве, тормышында нәрсә төп ориентир булып торуы һәм туган предприятиесенең киләчәген нинди итеп күрүе турында аның юбилее алдыннан сөйләштек.

- Николай Анатольевич, ярты гасырлык юбилеегызны нинди кәеф белән каршылыйсыз?

- 50 яшь йомгак ясау, ниндидер чикләр билгеләр вакыт дип уйламыйм: эшнең чиге юк, иң мөһиме – авыл эшчәннәренең тормыш сыйфатын яхшырту. Ел саен яңа чакырулар барлыкка килә, яңа бурычлар туа, шуңа күрә даими рәвештә эш режимындамын.

- Төп остазыгыз кем булды?

- Мин Стәрлетамак районының Дергачевка авылында тудым. Һөнәр сайлаганда әтиемнең үрнәге зур роль уйнады: мин һәм энем Александр (кызганычка, ул берничә ел элек вафат булды) үзебезне авыл хуҗалыгына багышладык. Беренче сыйныфка Николаевка мәктәбенә төштем, чөнки ул вакытта әти Калинин исемендәге колхоз рәисе иде. Аның белән еш кына басу-кырларга бардым, фермада, ындыр табагында булдым. Хәтеремдә, бик тә руль артына утырасым килә иде, һәм әти кайчак рөхсәт итте. Миңа авыл романтикасы һәм әтинең колхоз хуҗалыгы турында барысын да белүе, кешеләр белән гади аралашуы ошый иде, кайчакта нәрсәнедер төзәтүне таләп итеп, азрак ачуланырга да мөмкин иде. Җитәкче эшенең ничек авыр һәм кешеләргә ни дәрәҗәдә кирәк булуын, шуңа да җирдә эшләүнең бик җаваплы булуын соңрак кына аңладым. Уфада аграр университетны тәмамлагач, аспирантурада укыдым, аграр производство белән идарә итү кафедрасында укыттым, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алдым. Әмма күңелем чын эшкә тартылды. Шуңа да ул вакытта район башлыгы булган Х.Х.Шаһиевның Шевченко исемендәге колхозны, аннан соң “Стәрлетамак” хуҗалыгын җитәкләргә тәкъдим итүенә бик теләп ризалаштым.

- Авыл хуҗалыгы предприятиесенең булачак уңышлы җитәкчесе буларак карьерагыздагы министрлык чоры Сезгә нәрсә бирде?

- 2007 елда республика хөкүмәтенең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Ш.Х.Вахитов үз командасына, үзе әйткәнчә, яшь һәм перспективалы белгечләрне җыйды. Аның игътибарына мин дә эләктем. Төбәк аграр ведомствосында мин ун ел диярлек эшләдем – башта беренче урынбасар булып, аннан соң министр итеп тәгаенләндем. Һичшиксез, минем өчен бу яхшы мәктәп булды, ул минем профессиональ карашымны тулысынча үзгәртте, идарә итүнең масштабларын аңларга булышты һәм шактый зур административ тәҗрибә бирде.

- Һәм янә туган җир чакырды...

- Әйе, 2016 елның декабрендә мин районга кайттым. Монда инде күп нәрсә үзгәргән иде. Колхоз юкка чыккан, Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте барлыкка килгән иде. Анда мине финанс-икътисади мәсьәләләр буенча директор вазыйфасына кабул иттеләр, аннан соң предприятие коллективын җитәкләдем. Бу елларда яңа производство объектлары төзелде, бригадалар заманча куәтле техника белән җиһазландырылды. Ләкин минем өчен иң мөһиме һәрчак коллектив булды. Бүген бөтен бүлекчәләрдә эшләүчеләр якынча 800 кеше исәпләнә. Саллы өлеше, әлбәттә, җирле эшчәннәр, әмма җәлеп ителгәннәр, сезонлы эшчеләр, вахта буенча эшләүчеләр дә бар. Хәзер замана шундый: авыл хуҗалыгында кадрлар белән җиңел түгел. Шуңа күрә республиканың профильле уку йортларына булышабыз, шул исәптән Николаевка авылындагы аграр мәктәпкә, аграр университет белән дусбыз.

- Кадрларны авылда калдыру өчен нинди чаралар күрәсез?

- Эш эзләүче кеше өчен төп проблема – торак. Безгә күрше районнардан һәм башка төбәкләрдән дә киләләр. Без алар өчен актив рәвештә торак төзибез, халыктан иске йортлар сатып алабыз, ремонтлыйбыз, төзекләндерәбез һәм безгә гаиләсе белән күчеп килергә теләгән кешеләргә тәкъдим итәбез. Ялгызлар өчен тулай тораклар реконструкцияләнә. Тагын бер мөһим мәсьәлә – хезмәт хакы. Без конкурентлы хезмәт хакы тәкъдим итәбез, ә сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт өчен өстәп түләнә. Терлекчеләр, механизаторлар хезмәте барлык вакытта да җиңел булмады, бөтен производство процесслары да югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган булса да, әле дә шулай кала. Эшчәннәрнең сәламәтлеген ныгыту өчен ел саен берничә кешене республика шифаханәләренә ял итәргә җибәрәбез. Шулай ук кешегә яки аның гаилә әгъзасына катлаулы операция таләп иелсә, акча белән ярдәм итәбез.

- Хезмәткәрне нәрсә өчен мактарга, ә нәрсә өчен каты сорарга мөмкинсез?

- Эшкә ихлас мөнәсәбәтне һәм иҗади якын килүне хөрмәт итәм. Беләсезме, урыннарда белгечләргә бурычны ничек әйбәтрәк үтәргә һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге яхшырак күренә. Ә эшлекле инициативаны без һәрчак хуплыйбыз. Эшкә салкын карау, игътибарсызлык, киресенчә, уртак эшне тоткарлый. Андый хезмәткәрләр белән юлыбыз бер түгел.

- Буш вакытыгызны ничек үткәрсез?

- Бу бик катлаулы сорау (көлә. – Авт.). Мин иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эштә, шулай булгач буш вакыт бик аз. Әлбәттә, аны гаиләмә багышлыйм. Тормыш иптәшем Анастасия Васильевна белән 20 елдан артык бергә яшибез, өч бала үстерәбез. Сәламәтлегем турында кайгыртуга килгәндә, көн саен 30-40 минут саф һавада йөрим һәм спорт залында шөгыльләнүне калдырмаска тырышам. Табиблар “тимер” белән күнегүләр сәламәтлекне ныгыту һәм стресска чыдамлык формалаштыру өчен бик актуаль ресурс булуын әйтә.

- Предприятиенең киләчәген нинди итеп күрәсез?

- Вакыт тыныч кына түгел, ләкин без бер урында туктап торырга җыенмыйбыз. Терлекчелеккә зур өметләр баглыйбыз, аның продукциясенә тотрыклы ихтыяҗ бар. Арытабан техник модернизация, эш белән кызыксынган грамоталы белгечләр командасын туплау һәм коллективта яхшы атмосфера тудыру – шушы төп мәсьәләләрне хәл итү безгә алга атларга ярдәм итәчәк.

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Николай Анатольевич, юбилеегыз белән Сезне! Ныклы сәламәтлек, тугры дуслар, ышанычлы партнерлар һәм гаилә бәхете телибез.

Л. ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.

Р. ЦУКУР фотосы.

Гөлнәфис ГАФИЕВА, Николаевка авыл биләмәсе башлыгы:

-  Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте база предприятиебез булудан бик уңдык. Аның җитәкчесенең ярдәме белән авыл биләмәсе территориясе ел саен төзекләндерелә һәм ямьләнә. Коваленколар гаиләсе – туган җирләренең чын патриотлары. Предприятие безнең авылларда гамәлгә ашырылучы барлык социаль проектларда катнаша.

Авыл халкы өчен ял парклары ачыла, медицина пунктлары ремонтлана, үткән елда гына Николаевкада ике балалар мәйданчыгы кулланышка кертелде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан ярдәм булмаса, биредәге мәдәният йорты эше күптән сүнгән булыр иде. Аның булышлыгы белән артистларыбыз конкурсларга һәм фестивальләргә бара. Хәзер калининлылар авыл халкына бик кирәкле беренчел медицина ярдәме объекты булган ФАПны ремонтлый.

Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятенең махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәме бәяләп бетергесез. Алгы сызыкка төрле җирдән үтә алган берничә автомобиль озатылды. Предприятие эшчәннәре гумконвойлар формалаштыруда катнаша, ярдәм фондына акча күчерә, мобилизацияләнгәннәрнең һәм доброволецларның гаиләләрен хәстәр белән уратып тора. Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә өлеш кертү өчен Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте җитәкчесе Николай Коваленко “Фронтка ярдәм иткән өчен” медале белән бүләкләнде. Ул “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены кавалеры.   

Читайте нас