

Валерий Владимирович 1946 елда Преображеновка авылында туган. Сугыштан соңгы авыр чорда колхозларда хатын-кызлар һәм фронттан имгәнеп кайткан ир-атлар гына эшләгән. Валерий әнисенең бердәнбер баласы булган, әтисен ул хәтерләми. Ярлы, ачлы-туклы яшәгәннәр, мичкә ягарга утыннары булмаган, шуңа да балачагы, ул чактагы бөтен балаларныкы кебек үк, күңелсез булып исендә калган. Мәктәптә җиде класс белем алгач, егеткә укуын ташларга туры килгән.
Механизация училищесына яше тулмау сәбәпле аны укырга алмаганнар. Шулай да “Сталь” колхозында егеткә трактор биргәннәр. Аңа чылбырлы “ДТ-54” тракторында эшләргә туры килгән. Аның нинди машина булуын ветеран-механизаторлар яхшы хәтерли. Ул хәзерге техника белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә, әмма ул вакытта яшь тракторчы үзенә җитди машина тапшыруларын һәм ышанычны акларга кирәклеген яхшы аңлаган.
Тырышып эшләгән: җир сөргән, чәчкән, басудан фермага салам ташыган, авыл юлларын, ферма территорияләрен кардан чистарткан – кыскасы, ел буе колхоз эшендә кайнаган. Производстводан аерылмыйча, трактор һәм асылмалы җиһазлар төзелеше буенча белем алган. “Мин, малай кешенең, чәчүчеләре олы яшьтәге колхозчылар иде, олы яшьтә булулары сәбәпле алар трактор рычагы артына утыра алмыйлар, ләкин игенчелек эшен яхшы беләләр иде. Мине өйрәттеләр, кайчак мактадылар, ялгышлык җибәрсәм ачуландылар да. Бит моның өчен бөтен звено премиядән мәхрүм кала иде. Остазларымның исемнәрен яхшы хәтерлим – Василий Евлампиевич Кононов, Владимир Буренин, Петр Федорович Япрынцев. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен”, - дип елмаеп искә ала юбиляр.
Авыл механизаторының хезмәте җиңел түгел, әмма Валерий Владимирович намуслы эшләгән, башка маркалы тракторларны да үзләштергән. Соңрак аңа “ДТ-75” тракторы, аннан соң “С-100” бульдозеры, “К-700” биргәннәр. Еш кына эше ерак юлга чыгу белән бәйле булган – Бөрҗәнгә яки Белоретка агач материаллары артыннан барган, ә аннан бер көндә генә әйләнеп кайтып булмый. Кайчак юлда 3-4 көн дә булган. Бураннар, язгы юл өзеклеге чоры булсынмы, эшне ул һәрвакыт төгәл үтәгән. Ышанычлылыгы һәм һөнәрманлыгы өчен тракторчы Сухоруковны колхозда хөрмәт иткәннәр, медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр.
Преображеновка авылы башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәмилә Хөсәенова әйтүенчә, Сухоруковлар хезмәт сөючән һәм тату гаилә. Юбилярның хатыны Таисия Павловна хаклы ялга чыкканчы фермада эшләгән, бозау караучы, савучы булган һәм хуҗалыкны үстерүгә үз өлешен керткән. Алар 57 ел бергә яши, өч ул тәрбияләп үстергәннәр, алар да хезмәт юлын “Сталь” колхозында башлаган. Барысы да, әтиләре кебек үк, армиядә хезмәт итеп кайткан, гаилә корган. Өлкән уллары Юрий Преображеновкада төпләнгән, Александр һәм Сергей авылдан киткән, ләкин туган йортын онытмыйлар һәм әти-әниләре белән бик горурланалар. Ничек горурланмаска, әниләре – уңган хуҗабикә, хәстәрлекле һәм ягымлы. Эштә дә аны мактап торганнар. Әтиләре – атаклы игенче, ул “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” (1970), “Хезмәт батырлыгы өчен” (1973, 1979) медальләренә ия, югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Рәхмәт хатларын, социалистик ярышлар җиңүчесе, бишьеллыклар ударнигы, коммунистик хезмәт ударнигы билгеләрен санап бетерерлек түгел.
Әмма иң зур байлыклары – якыннары. Сухоруковларның биш оныгы, дүрт туруны бар. Гаилә бергә җыелып, өйдә көндәлек эшләр, шатлыклы вакыйгалар турында сөйләшүләрне ишетү өлкәннәр өчен иң зур бәхет.
- Минем икенче гаиләм – ул бергә эшләгән коллективым, - ди юбиляр. – Гомеремнең төрле елларда талантлы кешеләр – В.В.Шишков, Х.Х.Шаһиев җитәкчелек иткән “Сталь” колхозына бәйле булуы белән бәхетлемен. Алар аркасында хуҗалык нык, алдынгы булды, ә колхозчылар елдан-ел яхшырак яшәде.
Бу туган җиренә тугры булган һәм аны яраткан чын хезмәтчән сүзләре. Монда ирексездән буыннар арасында параллель үткәрәсең. Преображеновкада туган Советлар Союзы Герое Алексей Яковлевич Сухоруков – бүгенге юбилярыбызның икетуган абыйсы. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы өчен авылда аның бюсты куелган, мәктәп һәм Преображеновка урамнарының берсе А.Я.Сухоруков исемен йөртә. Геройның нәсел дәвамчылары аның хәрби батырлыгын онытмый, намуслы хезмәт куя һәм изге истәлекне хөрмәтләп саклый.
Л. ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы.