



Һәр җитәкченең язмышы – ул һәрвакыт киеренке хезмәт һәм көчле характер һәм, әлбәттә, табигый талант кушылмасы. 10 октябрьдә үзенең юбилеен билгеләгән Наилә Миңнебай кызы Дудникны безнең районда зур һәм уңышлы предприятие – район кулланучылар җәмгыятенең азык-төлек комбинаты директоры буларак беләләр.
Наилә Миңнебай кызы күптән инде хаклы ялда. Аның белән күп еллар бергә эшләгән кешеләр аның турында гаҗәеп хезмәт сөючән кеше буларак искә ала. Тормышта ул барысына да ныклы һәм максатка омтылучан характеры, аралашучанлыгы аркасында ирешкән, бик эшлекле һәм энергияле җитәкче булган.
Әмма азык-төлек индустриясендә эшләү турында ул беркайчан да хыялланмаган, балачактан укытучы булырга теләгән. Мәктәптән соң документларын педагогия институтына тапшырган. Конкурс буенча үтмәгән, әмма хыялыннан баш тартмаган. Район мәгариф бүлегенә юл тоткан, аны Константиноградовка авылына эшкә җибәргәннәр.
Күрәсең, язмышы шулай кушкандыр, авыл яшь мөгаллимә өчен икенче туган ягына әверелгән. Монда ул үзенең мәхәббәтен очраткан, гаиләдә бер-бер артлы уллары Валерий һәм кызлары Галина дөньяга килгән. Ул укучылар һәм аларның әти-әниләре белән бик тиз уртак тел тапкан, тирә-юньдәге хәлләргә битараф булмавы белән авыл халкында абруй казанган. Константиноградовка авылында егерме ел яшәү дәверендә Наилә Миңнебай кызы физкультура укытучысы, интернатта озайтылган көн группасында, балалар бакчасында тәрбияче, авыл Советы депутаты, аннары авыл Советы рәисе булган, үзен оештыручы һәм авылдашларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер җәмәгатьче буларак таныткан.
Бу сыйфатлары безнең героиняга барысын да яңадан башларга һәм бөтенләй башка өлкәдә уңышка ирешергә ярдәм иткән. Гаиләсе белән шәһәргә күченгәч, Наилә Дудник район кулланучылар җәмгыятенең азык-төлек комбинатына эшкә урнашкан. Аңа кондитер цехында урын тәкъдим иткәннәр. Ул ризалашкан. Ә тиздән монда да аның инициативалы һәм алдынгы эшче булуы турында сөйли башлаганнар. Кондитер цехы, аннары колбаса, балык, эчә торган су тутыру цехлары мастеры вазыйфасын ышанып тапшырганнар. Нинди генә участокта эшләмәсен, ул производство нечкәлекләренә тиз төшенгән, инициатива күрсәткән. Шуңа күрә, азык-төлек комбинаты директоры турында мәсьәлә килеп тугач, Наилә Дудник кандидатурасын сайлаганнар.
- Бу авыр 90 нчы еллар иде, предприятиеләр арасында элемтәләр бозылган, бөтен җирдә бартер хакимлек итә иде, - дип искә ала Наилә Миңнебай кызы. – Предприятие эшләсен өчен, төрле юллар эзләдек. Безгә район хакимияте башлыгы урынбасары М.С.Чиликина, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Н.А.Миронов бик нык ярдәм итте, бит безнең төп бурыч район халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү иде. Аена 50 тоннага кадәр икмәк җитештердек, күмәчләр, прәннек һәм башка кондитер изделиеләре пешердек, сало, кош ите ысладык. Шунысы мөһим, чималны башлыча халыктан сатып алдык, шул рәвешле авыл халкына булыштык.
Заманча җиһазлар сатып алу белән азык-төлек комбинаты җитештергән продукция күләме һәм ассортименты арта. Наилә Миңнебай кызы һәрвакыт авыл кибетләренә тәмле һәм сыйфатлы азык-төлек китерелү яклы була. Су тутыру цехында көмеш ионнары булган чишмә суы кулланыла (сүз уңаеннан, Константиноградовка авылы янындагы чишмә шундый үзлекләре белән дан тота), ә ыслау камералары табигый материаллар – салам һәм пычкы чүбендә эшли.
Район кулланучылар җәмгыяте каршында рус йөк аты токымлы атлар үрчетү буенча “Стәрлетамак” кооперативын һәм арытабан кымыз җитештерүне оештыру азык-төлек комбинаты директорына мәшәкать өсти. Мал азыгы турында кайгыртырга, моның өчен арпа, солы үстерергә, уңышны җыеп алырга, шул ук вакытта азык-төлек комбинатының төп цехлары эшен дә игътибарсыз калдырмаска кирәк була. Ә тагын – конкурсларда катнашырга һәм җиңәргә, ярминкәләргә һәм Сабантуйларга йөрергә. Кыскасы, героинябыз эшенә бар көчен сала. Намуслы хезмәте һәм һөнәрманлыгы өчен Н.М.Дудникка республиканың атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре исеме бирелгән. Аның күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар.
Хәзерге вакытта Наилә Миңнебай кызы шәһәрдә шәхси йортта яши. Актив тормыштан күчү кыенлыкларына һәм сәламәтлеге торышына карамастан, алар ире Петр Васильевич белән төшенкелеккә бирелми. Балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Бакча үстерәләр, кечкенә генә участокта тавыклар да тоталар.
- Авыл рухыннан башка берничек тә булдыра алмыйм, - дип елмая Наилә Миңнебай кызы. – Иртән әтәч тавышына сөенәм. Өстәлдә һәрчак йомырка һәм файдалы ит булсын өчен итләч һәм йомырка сала торган чебешләр алып үстерергә тырышабыз.
Без юбиляр белән аларның иркен йортында сөйләштек. Зур телевизор, уңайлы диван һәм кресло, урындыкта яңа гына башланган кул эше ята. “Балачактан ук бәйлим. Мин бит Стәрлебашта туып үстем, безнең якта һәркем бу осталыкка ия, - дип аңлатты хуҗабикә. – Әнием мамык шәлләр бәйләде, мине дә өйрәтте. Хәзер буш вакытым күп, бияләйләр һәм оекбашлар, хәтта диванга плед һәм урындыкка япма да бәйлим. Күңел өчен, якыннарым һәм дусларым өчен бәйлим”.
Наилә Миңнебай кызына юлланган күпсанлы котлауларга без дә кушылабыз! Сәламәтлегегез беркайчан да сынатмасын, йөрәгегездә яз яшәсен, һәр көн Сезгә кадерле кешеләрегез белән күңелле очрашулар бүләк итсен.
Л. ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы.