Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 декабрь 2020, 17:00

ЯҢА ЕЛ БҮЛӘГЕН АЛДЫГЫЗМЫ?

Путин вәгъдә иткән акчалар килә башлады.

Ел саен уза торган матбугат конференциясендә 17 декабрь көнне ил Президенты Владимир Путин 7 яшькәчә балаларга 5000 сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән иде.

Һәм менә ни сөенеч, Башкортстанда яшәүче әти-әниләрнең исәпләренә бүген, 21 декабрь иртәсендә, вәгъдә ителгән акчалар күчә дә башлады. Хәтерегезгә төшерәбез, бу акчаларны алыр өчен бернинди документлар тутырырга, гариза язарга һәм кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 5000 сумны җәен пандемиягә бәйле түләүләр күчергән исәпләргә җибәрәчәкләр.

“Быел чикләүләр кертелү сәбәпле, балалар чыршылары булмаячак. Ә бәйрәм бит гади түгел, ул якты өмет-хыяллар, могҗизалар көтү белән бәйле. Без дәүләт балаларга бүләк ясарга дип сөйләштек. 7 яшькәчә (7 яшьләре тулганнарга да) балаларга 5әр мең сум акча бирергә хәл иттек. Гаиләдә шундый яшькә туры килгән һәр бала бу түләүне алачак”, – дгән иде матбугат конференциясендә Владимир Путин.

Читайте нас: