Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 декабрь 2020, 19:00

ЯШӘҮ МИНИМУМЫ АРТТЫРЫЛДЫ

11 декабрьдән Башкортстан Республикасында яшәү минимумы күләме җан башына 9908 сум тәшкил итә, эшкә сәләтле кешеләр өчен – 10544 сум, пенсионерларга – 8059, балаларга – 9925 сум.

11 декабрьдән Башкортстан Республикасында яшәү минимумы күләме җан башына 9908 сум тәшкил итә, эшкә сәләтле кешеләр өчен – 10544 сум, пенсионерларга – 8059, балаларга – 9925 сум.

1 сентябрьдән башлап 31 декабрьгә кадәр чорда сроклары чыгачак социаль түләүләр аларны озайтуны сорап мөрәҗәгать итмәгән гражданнарга, гариза һәм документлар тапшырмый, алдагы 6 айга озайтыла. Шушы ук чорда гражданнар гариза белән шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта, түләүләрне бирү турындагы карар филиал тарафыннан гариза һәм тәкъдим ителгән документлар нигезендә кабул ителә.

Шуның белән бергә, хокукны югалтуга китерүче сәбәпләр җитүгә бәйле, бирү срогы тәмамланган түләүләр чыгарма булып тора.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Стәрлетамак шәһәре буенча филиалына кабул итүгә рәсми сайт яки 8 (3473) 25-15-72 телефоны аша язылырга була.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең рәсми сайтында “Гражданнарны кабул итү” бүлегендә “Документларга алдан заказ бирүгә күчәргә” вкладкасында таләп ителгән урын буенча справкага заказ бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Дәүләт уңайлыклары төбәк порталында социаль ярдәм чараларын тәгаенләү өчен электрон төрдә гаризалар бирү мөмкинлеге бар.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Стәрлетамак шәһәре буенча филиалында (К.Маркс урамы, 103) социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү эш көннәрендә башкарыла: 8.30дан 17.30 сәгатькәчә, тел.: 8 (3473) 25-08-46, 25-09-07, 25-02-07, 25-67-64. Барлык сораулар буенча филиалның “кайнар линия” телефоннары аша: 8 (3473) 25-02-07, 25-09-07 мөрәҗәгать итәргә була.

Республика күп функцияле үзәге халыкка социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны шушы адреслар буенча кабул итә: Стәрлетамак шәһәре, Октябрь проспекты, 71; Ходайбирдин урамы, 83.

Читайте нас: