Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 декабрь 2020, 11:29

АВЫЛ ВЕТЕРИНАРИЯ ТАБИБЫНЫҢ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

“Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекне үрчетү буенча нәсел репродукторы булып тора. Мондый фермада ветеринария табибы булу, беренче карашка тоелган сыман, җиңел түгел.

“Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекне үрчетү буенча нәсел репродукторы булып тора. Мондый фермада ветеринария табибы булу, беренче карашка тоелган сыман, җиңел түгел. Биредә үзенчәлекле күнекмәләр һәм белем таләп ителә, моннан тыш хайваннар турында кайгыртырга, алар артыннан көн саен күзәтү алып барырга, шулай ук һәр сыер буенча диярлек эшне берничә айга алдан планлаштырырга кирәк.

Бу характеристикаларның барысы да хуҗалыкның баш ветеринария табибы Артур Умербаев (фотода уңда) эшенә бик төгәл туры килә. Ир хуҗалыкның терлекчелек тармагында ун елдан артык эшли, ул анда Наумовка авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң ветфельдшер булып килә. Аннары армиядә хезмәт итә һәм янә фермада эшли, параллель рәвештә БДАУның ветеринария факультетында укый.

Артур үз һөнәрен әти-әнисе үрнәгендә сайлавын әйтте – әнисе фермада сыер савучы булган, ә әтисе гомеренең күп өлешен механизатор эшенә багышлаган. Авыл егете буларак, ул да тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булган.

Башта тәҗрибәсез белгечкә җиңел булмый: фермада аны бер кулына ветеринария дәреслеге һәм икенчесенә шприц тоткан килеш еш кына күрергә мөмкин булган. Хәзер Артур күпкә ышанычлырак эшли, визуаль рәвештә хайваннарның халәтен билгели, диагнозны дөрес куя, дәвалау билгели ала.

Хәзер аның карамагында 1200 баш мөгезле эре терлек бар. Кара-чуардан тыш, хуҗалыкта симменталь терлек тә бар. Белгечләргә кытлык булганлыктан, баш ветеринария табибына төп вазыйфаларыннан тыш башка бик күп эшләр дә башкарырга туры килә. Без Төрешледә 2 санлы сөтчелек фермасында булган көнне Артур сыерларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә иде. Дистәләрчә сыердан торган чират белгечне һич борчымады – барлык манипуляцияләрне ул тыныч һәм ышанычлы башкарды. “Бу эштә ашыгырга ярамый, - дип елмайды ул, беразга эшеннән аерылып. – Асылда, хәзерге вакытта без хуҗалыкның терлекчелек нигезен тәэмин итәбез, чөнки бу чараны ничек уздыруга уңышлы бозаулау, яшь терлекләрнең иминлеге, савымнар һәм артымнар, димәк, тоташ хуҗалыкның икътисад дәрәҗәсе дә бәйле. Безнең хезмәтнең бурычы – сыерларны даими бозаулатуга ирешү, җитештерелә торган сөткә һәм сатылган нәселле терлеккә яхшы бәя алырга мөмкинлек бирүче карауны тәэмин итү”.

Хуҗалык җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары Довран Халмурадов сөйләвенчә, бүгенге көндә Артур Умербаев үз эшенең остасы буларак

“Фрунзе”да гына билгеле түгел, ул район һөнәри конкурсларның даими катнашучысы, орлыкландыручы техниклар арасында берничә тапкыр призлы урыннар да яулаган. Белемле һәм җаваплы белгеч, производство өчен ул бар күңелен бирә.

- Ялгыз кулдан тау чыкмас, нәтиҗәләргә уртак тырышлыктан башка ирешү кыен, - дип тыйнак кына җавап бирә Артур. – Әйтергә кирәк, монда һәркайсыбыз үз эшен генә башкарып калмый, ә бер-беребезне тулыландырырга тырышабыз. Сыер савучылар бик яхшы ярдәм итә, аларны да ахыргы нәтиҗә кызыксындыра. Хәзер, мәсәлән, без машина белән сыер саву операторы Мария Фаткуллинаның төркемендә эшлибез. Аның сыерлары, ә бу 50 баш, тәүлегенә уртача бер тоннадан артык сөт бирә. Районара ветеринария станциясе белгечләре дә нинди дә булса проблемалар барлыкка килгән очракта ярдәм итәргә, файдалы киңәш бирергә һәрчак әзер. Аңлашыла ки, безнең барлык тырышлыгыбыз хайваннарның сәламәтлеген тәэмин итүгә һәм аларның продуктлылыгын югалтмауга юнәлтелгән.

Умербаев яшь белгеч, аңа нибары 30 яшь. Ул өйләнгән, хатыны Таңчулпан белән (әйткәндәй, шулай ук зур активист) ике бала тәрбияли. Аның фикер йөртүенә һәм сайлаган эшенә никадәр җаваплы булуына караганда, бу кеше туган хуҗалыгын алга таба үстерү өчен күп эшләячәк әле.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: