Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 декабрь 2020, 13:00

31 ДЕКАБРЬДӘ ЭШЛИБЕЗМЕ?

Бу уңайдан Владимир Путин нәрсә ди соң?

РФ Президенты Владимир Путин бүген Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Совет утырышында 2020 елның 31 декабрен ил буенча ял көне дип игълан итү турында тәкъдимне хуплады.

Утырыш барышында Дәүләт Думасының “”Бердәм Русия” фракциясе лидеры Сергей Неверов Путинга 31 декабрьне бөтен Русиядә ял көне итеп игълан итүне сорап тәкъдим кертте.

Неверов күп төбәкләрнең үз хокукларын кулланып, бу көнне ял дип игълан итүләрен әйтте.

Путин бу фикерне хуплады. “31декабрь “үзенчәлекле эш көне” булса да, әлеге законнар буенча аны болай кыска арада ял дип игълан итеп булмый. Шуңа күрә мин Сергей Иванович Неверовның тәкъдимен исәпкә алам һәм бу карарны кабул итмәгән төбәкләргә аны эшләп куярга тәкъдим итәм”, – диде ил лидеры.

Илебезнең 30 төбәге 31 декабрьнең эш көнен 26 декабрьгә күчерү турында белдергән иде инде.

Читайте нас: