Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 декабрь 2020, 14:45

ЯЗЫЛДЫЛАР ҺӘМ ОТТЫЛАР

“Сельские нивы” – “Авыл тормышы” гәзите редакциясе ел саен үзенең гәзит укучыларына, басмага тугры калулары өчен, изге традиция буенча призлар тарата.

“Сельские нивы” – “Авыл тормышы” гәзите редакциясе ел саен үзенең гәзит укучыларына, басмага тугры калулары өчен, изге традиция буенча призлар тарата.

Агымдагы елда районка гәзиткә язылган 17 кешегә шатлык бүләк итте. Без бакча инвентаре, табалар, мендәрләр, катнаш азык, бүләк карталары, хәтта чебешләр бүләк иттек!

2021 елның беренче яртысына гәзиткә язылу кампаниясе кысаларында призлар уйнату җиңүчеләре арасында Людмила Кузьмина һәм Алена Афанасьева да бар. Икесе дә Косяковкадан. Бер атна арасы белән икесе дә 25шәр килограмм он һәм шикәр отты.

- Районканы 70 нче елларда ук алдыра башлаган идек. Шул вакыттан бирле аннан аерылмадык. Гәзит районда булган вакыйгалар һәм яңалыклар турында белергә ярдәм итә, - дип уртаклашты Людмила Николаевна.

Кузьминнар өчен бу беренче тапкыр отулары. Үзләре әйткәнчә, бер капчык он гадәти бүләк түгел, әмма бик ярап калган.

- Онсыз икмәк булмый, ә икмәк барыннан да өстен, - дип билгели Владимир Ильич Кузьмин (фотода). Аның өчен бу гади сүзләр генә түгел, ә хезмәттә үткән гомер еллары, аларның күбесен ул авыл хуҗалыгына багышлаган. Шуңа да аграр темага мәкаләләр һәм хезмәт кешеләре турында язмалар – аның фаворитлары.

- Гәзитне тормыш иптәшем белән бергә беренче битеннән башлап соңгысына кадәр укыйбыз, безгә барысы да кызыклы. Районның лаеклы кешеләре һәм юбилярлар, гади авыл эшчәннәре турында күп язуыгыз сөендерә. Пенсия, салымнар, медицина турында файдалы мәгълүмат күп – без, пенсионерлар өчен, барлык яңалыклар һәм аңлатулар бик кирәкле. Мондый материалларны җыеп барабыз һәм документлар арасында саклыйбыз. Уңайлы: алып кабаттан укыйсың да, хәтереңә төшә, - дип гәзит турында үз фикере белән уртаклашуын дәвам итте Владимир Ильич.

Районканы олылар гына түгел, яшьләр дә укый. Смартфоннар һәм Интернет заманы булуга карамастан, яшьләр анда үз “фишкаларын” таба. Менә, мәсәлән, Алена Афанасьева гәзитнең басма вариантын уку гадәтен болай аңлата:

- Интернетта мәгълүмат бик күп. Анда ориентирлашу җиңел түгел. Кайвакыт фейкны чын хәбәрдән аеру кыен. Ә гәзиткә ышаныч бар: барысы да төгәл, анык һәм дөрес. Шул ук вакытта гәзит – коры документ түгел, материалларга күңел, хисләр салынганлыгы тоелып тора.

Алена – гәзитне социаль челтәрләрдән укый. Почта аша подписканы гел генә оформить итми. Әйткәндәй, соңгысын, отышлысын, күп балалы ана буларак аңа район Советы депутаты Юрий Спиридонов бүләк иткән.

- Яңа ел алдыннан безнең зур гаиләбез өчен икеләтә шатлык, - дип елмая Алена. – Башта безгә гәзиткә подписка бүләк иттеләр, аннары без көтмәгәндә бер капчык шикәр оттык. Бу бик яхшы! Балалар әниләре пешергән татлы камыр ризыкларына шатлана, ә без тормыш иптәшем белән – барлык яңалыклардан хәбәрдар булачагыбызга.

Барлык җиңүчеләребезне отышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез! Сез дә язылыгыз. Бәлки бәхет сезгә дә елмаер!

Гәзит редакциясе.

Читайте нас: