Вице-премьер – төбәк Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов билгеләвенчә, Русия Президенты Указына ярашлы, федераль методика буенча бәяләмәне исәпләү өчен 11 күрсәткеч кулланыла. Алар икътисади һәм социаль үсеш дәрәҗәсен, шулай ук халыкның урындагы үзидарә органнары эшеннән канәгатьлеген тасвирлый. Җиңүчеләрне билгеләгәндә өч ел эчендәге күрсәткечләр динамикасы исәпкә алына.
Азамат Абдрахманов 2025 ел нәтиҗәләре буенча “Ел казанышы” республика конкурсында җиңүче булган муниципалитетларны да атады.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2020 елның октябрендә Радий Хәбиров конкурс үткәрү тәртибен һәм иң яхшы муниципалитетларны билгеләү өчен рейтинг формалаштыру методикасын билгеләгән указга кул куйды.
Рейтингта территорияләрне өч төркемгә бүлделәр: шәһәр округлары, административ үзәге шәһәр булган районнар һәм авыл районнары.
“Хәвефсез һәм уңайлы территория” номинациясендә Нефтекама шәһәре, Стәрлетамак һәм Бакалы районнары җиңү яулады. Икенче урында – Аскын, өченчедә – Мишкә районы.
- Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән муниципалитет башлыкларын котлыйм. Гади булмаган вакытта шундый әһәмиятле күрсәткечләргә ирешәсез, - диде Радий Хәбиров. – Бу елларда сезнең иңнәрегезгә сезгә хас булмаган шактый күп вәкаләтләр йөкләнде. Ләкин сез барысын да уңышлы башкарасыз. Зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә территорияләрегезнең үсешүен телим.
- “Хәвефсез һәм уңайлы территория” номинациясендә Стәрлетамак районы 1 нче урын алды! Бу бик яхшы! – дип язган Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина җиңү турында. - Уртак эш, хезмәттәшлек итү һәм аңлау өчен барлык белгечләргә, авыл халкына зур рәхмәт! Бергәләп арытабан эшлибез.
Фото: www.glavarb.ru.