

Валентина Николаевна һәм Николай Федорович гомерләрен авыл балаларына математика һәм физика укытуга багышлаган. Икесе дә
РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәрләре. Николай Федорович мәктәптә эшләвен дәвам итә, ә Валентина Николаевна хаклы ялда, һәм инде үзенең яраткан шөгыленә күбрәк вакыт бүлә ала. “Үсемлекләр дә, балалар кебек, игътибар һәм хәстәр таләп итә”, - ди хуҗабикә.
Дөрес, авыл йортында эш-мәшәкать җитәрлек. Хәзер бу яшелчә түтәлләре, җимеш агачлары үскән һәм чәчкәләрнең хуш исе таралган бакча. Ә кайчандыр Прасловлар мал-туар да асраган, моны гаилә бюджеты өчен яхшы ярдәм дип исәпләгән. Улларын тәрбияләп үстергәннәр, ул МДУны тәмамлаган, Мәскәүдә эшли. Чәчкә үстерү Валентина Николаевна өчен чын мавыгуга әверелгән. Ул үсемлекләрне бик ярата, хәтта алар белән сөйләшә, осталыгын, фантазиясен кушып эшли.
Прасловлар участогында
купшы дәлияләр, чалмабашлар, гортензия, нәзакәтле розалар һәм лаләләр, петуния, кашкарыйлар һәм ромашкалар – тәрәзә каршындагы клумбаларда, койма буенда тезелеп, утыздан артык төр берьеллык һәм күпьеллык чәчкә үсә. Зур участокта кояштан ышыкланыр өчен беседкага һәм декоратив агачларга да урын табылган – монда пихта, нарат, чыршы, юкә, ирга, һәм камыр агачы үсә.
Хуш ис таратучы, төрле төсле чәчкәләр патшалыгы, әлбәттә, игътибар таләп итә. Утау, су сибү, күчереп утырту, өстен ябу-ачу, кисү – яздан алып көз ахырына кадәр бетмәс-төкәнмәс эш. Аның каравы бу матурлык йорт хуҗаларының һәм кунакларның, шулай ук авылдашларының күзләрен иркәли.
- Сәламәтлегем элекке кебек түгел инде, - дип уртаклаша Валентина Николаевна, -әмма чәчкәләремнән башка үземне инде күз алдына китерә алмыйм. Алар көч бирә, шатландыра һәм илһамландыра. Бакчачылык серләре белән уртаклашуымны сорасалар, моның бер сере дә юк дип исәпләсәм дә, баш тартмыйм. Бары тик җирне яратырга һәм эшләргә ялкауланмаска кирәк.
Валентина Николаевна авылда туган. Балачактан ук хезмәткә өйрәнеп үскән. Әти-әнисенең бакчасында бәрәңге, чөгендер, кишердән тыш, чәчкәләр дә үскән. Дөрес, алар гадирәк булган – бакча ромашкасы һәм алтын шар. Әмма Валентина шул вакытта ук үсемлекләрне тәрбияләү буенча тәүге күнекмәләрне алган. Еллар узу белән бу чын мавыгуга әверелгән.
Бүген Прасловларның чәчкәләр патшалыгында күпьеллык үсемлекләрне салкыннарга әзерләү бара. Аларны кисәләр, калий һәм фосфор ашламалары белән тукландыралар. “Бу тамырлар ныгысын, чәчәк бөреләре барлыкка килсен өчен кирәк, - дип аңлата хуҗабикә. – Зелпе органиканы ярата, ә чалмабашлар августта балык яки сөяк оны белән тукландыруны көтә. Язын исә, үсемлекләр яшел масса тупласын өчен, күбрәк азот бирәбез”.
Уңган хуҗабикәнең бакчасы игътибарны җәлеп итә. Күп кенә авылдашлары, Прасловларның үрмә розасы чәчәк атканын ерактан ук күреп сок-
лана һәм шундый матурлык янында фотога төшәргә рөхсәт сорый. Ә кайберләрендә үз участокларында чәчкәләр үстерү теләге туа. Чын педагог һәм тәрбияче буларак, Валентина Николаевна моңа шат кына: бит караулы, матур ихаталар күбрәк булган саен, авыл да күркәмкрәк булачак.
Л. ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы.